Хәрби хезмәттәге Арча һәм Әтнә егетләренә «глава» үзе хат яза

Хәрби хезмәттәге Арча һәм Әтнә егетләренә «глава» үзе хат яза

Русиядә армиягә көзге чакырылыш дәвам итә. 1нче октябрьдә башланган иде, 31нче декабрьгә кадәр барачак. Чакырылышның иң кызган чорында Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз БОРҺАНОВ белән очрашып әңгәмә кордык. Булачак солдатларны башлангыч класстан ук тәрбияләү, армиядәге егетләргә район башлыгы исеменнән хатлар җибәреп тору һәм хәрби комиссариатның без белеп бетерми торган башка эшләре хакында сөйләде ул.

– Алмаз әфәнде, бүген егетләрдә, аларның ата-аналарында армиядән курку бармы?

– Безнең Арча һәм Әтнә районнары чакырылыш буенча планны үтәп килә. Бүген 150ләп егетебез Русиянең 50ләп хәрби частендә хезмәт итә. Барысы да – үз теләге белән хезмәткә китүчеләр. Бу – бик зур күрсәткеч. Димәк, бу балалар дөрес итеп тәрбияләнгән, сау-сәламәт. Армиядә хезмәт итүчеләр – җәмгыятьнең индикаторы ул.

Шул ук вакытта качып йөрүчеләр, төгәлрәк итеп әйтсәк – хәрби хезмәткә барырга теләк белдермәүчеләр дә бар. Алар «Ни өчен мин 1 елымны армиягә әрәм итәргә тиеш соң әле?» дип уйлый. Андый егетләргә болай дип аңлатам: без армиягә чакырып, сугышка алмыйбыз. Без бер елга армиягә алабыз, шул вакыт эчендә егетләр хәрби һөнәр алып кайтырга тиеш. Аллаһ сакласын, сугыш була күрмәсен, тик әгәр була калса, армиядән һөнәр алып кайткан егетләр илне якларга китә. Военкоматның төп мәгънәсе – сугышка резерв әзерләп кую. Ир-атлар гомер-гомергә яклаучы-саклаучы булган, шулай булырга тиеш тә. Тик бүген борынгы заманнардагы кебек көрәк-сәнәк тотып чыга алмыйбыз. Бүген профессионаллар кирәк. Армия менә шул профессионалларны тәрбияли.

Военкоматның эше армиядән качып йөрүче егетләрне чүпләү генә түгел. Безнең төп эшебез – туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Патриотик тәрбия дип әйтәбез икән, безнең халык телендә ул сугышка әзерләү дип кабул ителә. Алай түгел. Патриотик тәрбиянең төп мәгънәсе – балаларда туган илгә мәхәббәт уяту. Монда шул ук әти-әнигә, укытучыларга, дусларга, үз-үзеңә хөрмәт тә керә.

– Ул тәрбия ничек, нинди чаралар ярдәмендә алып барыла?

– Хәзер без балаларны үзебез тәрбияләмибез. Мәктәп – әти-әнигә, әти-әни мәктәпкә калдыра. Бала уртада кала, аны интернет тәрбияли. Ә анда кирәкмәгән нәрсәләр бик күп. Хәзер балаларны берләштерә, дуслаштыра торган күмәк уеннар да юк бит. Безнең буын күмәк булып үсте. Урамда малайлар белән «сугыш-сугыш» уйный, велосипедта ярыша, узыша-узыша йөзә идек. Колхозда, мәктәптә дә күмәкләшеп эшләдек. Хәзер мәктәптә коллектив эш тә юк. Балаларны эшләтергә ярамый. Менә бу иң беренче баланың үзен бетерә. Бүген һәркем үз-үзе өчен генә. Класста 30 бала бар, шуның 1-2се отличник, ди. Менә шул 2 бала материалны үзләштерсә, дәрес темасы үтелде, дип санала. Калыша торган бала тагын да артка кала. Ә бит һәр баланың үз психологиясе, үз акыл дәрәҗәсе, һәрберсенә якын килергә кирәк. Шул мәктәптә биреп бетерелмәгән аркасында балага өйдә әти-әнисеннән эләгә. Әти-әниләр бүген иртәдән кичкә хәтле эшли, тормыш алып барырга акча табу белән мәшгуль. Бала белән шөгыльләнергә вакытлары да, көчләре дә калмый. Мәктәптән «икеле» алып кайткан баланы надан дип сүгәләр. Аңлашыла инде, балада кызыксыну калмый, интернетка чума. Менә шул бала тәрбиясен күтәрсәк, бала патриот булып үсә. Ә патриот, әйткәнемчә, илен генә түгел, әти-әнисен дә, укытучыларын да, дусларын да хөрмәтли.

Менә әле генә башлангыч класслар арасында патриотик темага рәсем конкурсы үткәрдек. 200ләп эш килде. 30 баланы чакырып, матур итеп бүләкләдек. Хәрби бәйрәмнәр уңаеннан шулай йә рәсем, йә инша, йә шигырь язу бәйгеләре оештырабыз.

9нчы декабрьдә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттек. Мәскәүдән кунакка Русия Герое Дмитрий Сафин кайтты (Герой белән без дә күрештек! – Авт.). Аның белән биш ел элемтәдә торабыз инде. Төрле мәктәпләргә йөрибез, ул үзенең хәрби юлын сөйли. Балалар тере герой белән очраша, аның белән сөйләшә, фотога төшә! Гомумән, Арча һәм Әтнә районнарындагы һәр мәктәпкә Русия Геройлары исемен биреп чыктык.

2010нчы елда ике райондагы запастагы офицерларны берләштердек. 36 кеше булды. Барысын да мәктәпләргә бүлеп чыктык. Хәзер алар үзләренә беркетелгән мәктәпләргә барып, тәрбия эшләре алып бара, ОБЖ, физкультура укытучылары белән бергәләп эшли.

Шулай ук «Юная армия» хәрәкәте эшләп килә. Ул элек булган «Тимурчы командасы», кадетчылар кебек. Анда теләсә кемне алмыйбыз – тәртибе, яхшы укуы белән аерылып торган егет-кызларны гына алабыз. Аларга район бюджеты хисабыннан форма тектерәбез. Бу егетләр һәм кызлар укуда калышучы классташларына ярдәм итә, укытучыларына, ялгыз ветераннарга булыша. Хәзерге көндә безнең «Юная армия» сафында 431 бала, анда эләгергә ашкынып торалар. Үзебезнең гимнны да яздырдык. Районда «Юная армия» лагеры да эшләп килә. Анда армиядәге тәртип: билгеле бер вакытта йокыдан тору-яту, урын-җирне дөресләп җыю, гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү. 10 көнлек лагерьдан балалар яхшы якка үзгәреп кайтып китә, ата-аналар рәхмәт әйтә.

Менә болар барысы да – патриотик тәрбия. Өстән кушылган түгел бу, үзебезнең теләк белән башкара торган эшләр.

– Егетләр белән эшләү генә җитми – «баламны армиягә җибәрмим» дигән ата-аналар да бар бит…

– Шуңа күрә безгә олылар белән дә эш алып барырга кирәк. Дәүләтебезгә, җитәкчеләргә карата мөнәсәбәтләрен яхшы якка үзгәртергә. Хәзер ата-аналарның күбесе «минем эшем юк, дәүләт мине эш белән тәэмин итми» ди, шуңа күрә дәүләткә нәфрәтләнә. Нишләп соң әле минем балам анда барып, кемнедер сакларга тиеш, дип уйлый. Менә шушы барьерны җимерергә кирәк безгә.

– Хуш, егетләр кече яшьтән үк рәсем конкурсларында катнаша, «Кем ул патриот?» дигән темага иншалар яза, 18 яше тулгач армиягә китеп бара… Һәм шуның белән шулмы, армия сафында үз көннәрен үзләре күрәме?

– Без бер генә егетебезне дә онытмыйбыз (Алмаз Борһанов әнә шулай үз итеп «егетләребез» дип сөйли. – Авт.). Үзебезнең шефлык итә торган хәрби частебыз бар – Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге хәрби часть. Анда ике чакырылышка 45-50 егет җибәрәбез, ул часть белән даими элемтәдә торабыз. Тик шул 50 егетнең генә хәлен белеп торабыз дигән сүз түгел. Көзге чакырылышны япкач, мин үзебезнең егетләр хезмәт итә торган барлык частьларның командирларына да хат язам. Сезнең частьта безнең Фәлән Фәләнов исемле егетебез хезмәт итә, без аны шушы яшенә кадәр тәрбияләдек, сау-сәламәт килеш армиягә озаттык, бүген аның сәламәтлеге ничек, армиягә карашы, башка солдатлар белән мөнәсәбәте ничек, дип сорыйм. Һәм командирлар җавап бирә. Бу язышу 2009нчы елдан бирле бара, шулай ук берәү дә кушкан эш түгел. Бу хатым белән мин командирларга, менә бу бала сак-яклау астында, ул безнеке, аны кыерсытырга ярамый, дип күрсәтәм. Командирлар җавап язгач, аны тантаналы шартларда баланың ата-анасына тапшырам, шундый ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Аларның да күңеле була.

Икенчесе: егетләрне туган көннәре, 23нче февраль белән котлап торабыз. Бу да командирга «без бу егетне ташламадык, без аның белән горурланабыз» дип күрсәтү. Шулай итеп зурлап котлагач, ул баланың командирлары каршында да, дуслары каршында да дәрәҗәсе үсә. Ә 23нче февраль белән котлау хаты район башлыгы исеменнән китә. Шундый очраклар да булганы бар: командирлар егетләрдән «глава синең туганың мәллә? раз син шундый «блатной», нәрсәгә армиягә килдең соң?» дип сорыйлар икән. Бөтен солдатны да военком туган көне белән, район башлыгы 23нче февраль белән котламый бит!

– Ә армиядә кыерсыту очраклары булса, военкомнан ярдәм көтәргә буламы?

– Беренчедән, без армиягә китәсе егетләрне җыеп, инструктаж үткәрәбез. Ул озатуга әти-әниләр дә, район башлыгы да, имам да килә. Һәр егетебез дога белән чыгып китә. Шул ук чарада инде хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары да тапшырабыз.

Рәсми рәвештә әйтәм: бүген армиядә «бабайлык» юк. Алайга китсә, хәзер «дедовщина» балалар бакчасыннан ук башлана: ясле төркеменә йөрүче бала олылар төркеменә керсә, аны типкәләп чыгаралар. Эшкә яңа хезмәткәр килсә дә, бер караганда, анда да «бабайлык» күренешләре булып ала. Тик никтер армиядә генә «дедовщина» дип уйлыйлар…

Аерым кыерсыту очраклары гына булырга мөмкин. Әйтик, солдат ялкауланса, аның аркасында бөтен взвод, төркем артта сөйрәлсә, аны акылга утыртырга мөмкиннәр. Тик бу «бабайлык» түгел. Егетләрчә тәрбияләү чарасы гына. Арча һәм Әтнә районнарында армиядән кайткан теләсә кайсы егеткә шалтыратып сорый аласыз: «дедовщина» юк дип әйтәчәкләр. Чөнки хәрби хезмәттән кайткач, мин алар белән шәхсән күрешеп сөйләшәм, берсенең дә «бабайлык»ка зарланганы юк. Әгәр инде берәр ата-ана «баламны армиядә кыерсыталар икән» дип килеп әйтсә, мин шундук ул бала хезмәт итә торган частька телеграмма сугам. Әйткәнемчә, армиягә китте, дип бер генә егетне дә ташламыйбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии