Ә сез нәрсә эшләр идегез?

Әгәр сезгә яшәргә бары бер ай калды дисәләр, нәрсә эшләр идегез? Бик сәер һәм коточкыч куркыныч сорау, шулай бит? Ничектер, берсүзсез катып, хәрәкәтсез каласың. Тәгаен берәү дә, бүген ничек яшәсәм, нәкъ шулай ук яшәр идем, дип җавап бирмәс иде. Шунда ук башка исәпсез уй-фикерләр, һичшиксез эшләнергә тиешле эшләр, нәкъ менә хәзер әйтелергә тиешле сүзләр искә төшә. Һәм барысын да эшлисе, әйтәсе килә, соңга калмаска иде, дип курка башлыйсың. Бу сорау озакка сузылган йокыдан уята сыман. Без, нигәдер, мәңге яшәрбез, дип уйлыйбыз. Һичшиксез, иртәгә булачак, һәм, әлбәттә, берсекөнгә, ә аннары күп көннәр, айлар, еллар… Үлем турында да бөтенләй онытабыз яки искә төшерергә теләмибез. Хәер, мондый чүп-чар белән башны катыру кирәк микән? Ә ул бик якын, үзе турында искәртеп тора, еш кына бөтенләй көтмәгәндә, һәм, беренче карашка, бик урынсыз чакта алга килә.

Мин аны җәйге кафеда иптәш кызым белән утырганда очраттым. Кич, , биюләр… Бөтен кеше ял итә, күңел ача, эчә. Проблемалар онытыла, һавада исерткеч шәраб һәм тәмәке исе белән беррәттән, җиңеллек, рәхәтлек тоемлана. Башкалардан аермалы буларак, ул мәйданыннан бөтенләй диярлек кермәде. Кызу хәрәкәтләре һәм иреннәреннән төшмәс елмаюы белән ул, әйтерсең, кешеләрне биергә, тик утырмаска өндәде. Хәтта башкалар арып, урыннарына утырганда да, үзенең мөлаем йөзе, күңел күтәренкелеге белән тартып торган егет, тирә-якны яңгыраткан көйгә кушылып, биюен дәвам итте. Ләкин кинәт ниндидер бер мизгелдә ул туктады да, ике кулы белән чигәсен кысып, урындыкка барып утырды. Вакыт узды, әмма ул урыныннан кузгалмады, бары тик азрак алга иелә төште.

– Нәрсә булды? Хәлең начарландымы?

Ул башын бераз күтәрде дә, елмаеп:

– Юк, барысы яхшы, баш кына… хәзер уза… – диде.

– Бәлки, табиб чакырыргадыр?

– Юк, рәхмәт. Соңгы вакытта ардым мин ул ак халатлылардан.

– Еш күрәсеңме әллә?

– Әйе. Ярты ел элек әнием үлде. Ә берникадәр вакыттан миндә дә яман шеш булуы ачыкланды. Башымда. Ул чынлап та нәселдән күчә, ахры. Миңа өч ай чамасы яшисе калды…

Бу сүзләргә нәрсә дип җавап биреп була? Күз алдыгызга китерегез: сезнең алда, беренче карашка, сау-сәламәт, шат күңелле, үз тормышы белән канәгать булган сөйкемле, яшь егет, елмаеп, аңа бары берничә ай гына яшисе калганын әйтә…

– Ә сиңа ничә яшь соң?

– 23.

– Сәламәтләнү курсын узасыңмы?

– Нәрсә турында әйтәсең? Химиятерапияме? Әллә наркотик дарулармы? Нәрсәгә? Бу авыру дәваланмый, мин моны бик яхшы беләм. Шатлана алганда, бу дөньяның һәр минутына сөенеп каласым килә.

Сәер иде бу сөйләшү. Урынсыз. Әйтерсең, ниндидер кинофильмга икенче сценарийның бер өлешен алып ялгап куйганнар, һәм бу ялганган өлеш үзенең үзгәлеге белән күзгә бәрелеп аерылып тора. Дөрес түгел, табигый түгел бу.

Аның йөзендәге аклыгы алсулык белән алышынды, күзләрендә әлеге дә баягы нурлы шаянлык барлыкка килде, ул елмая башлады.

– Ярар, җитәр, әйдә биибез!

Ә аннары, күз ачып йомганчы, янә биючеләр арасына кереп, берни булмагандай, селкенә башлады.

Бик аз гына вакытың калганын белеп, ничек яшәргә? Киләчәк алдында үз көчсезлегеңне тойганда, нәрсә эшләргә? Ыңгырашып, елап утырыргамы? Депрессиягә бирелергәме? Ә бәлки, калган санаулы көннәреңне әрәм итми, бирелгән гомерең өчен Ходайга шөкер итеп, һәр мизгелеңнән тәм табып, аларны үзеңә файдага уздырыргадыр?

Алда ни көтәсен белеп булмый. Никадәр мөһим эшләрне без иртәгә калдырабыз, күпме әйтелмәгән сүзләр үз чиратын көтеп күңелдә саклана, ничаклы очрашулар киләчәккә күчерелә. Ә булачакмы соң ул киләчәк? Кем тәгаен үзенә күпме яшәргә калганын белә? Һәм кем ышанып, бүгенге көн соңгы түгел, дип әйтә ала?..

Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.

Казан.

Комментарии