Яшәргә дә яшәргә

Телне саклыйк дип саклап булмый. Саклыйлар складта, архивта, музейда. Телне үстерик, яшәтик, дип әйтергә өйрәник без. Язганда хаталарсыз языйк, сөйләгәндә хаталарсыз сөйлик. Безгә сәламәт, акыллы, белемле булырга кирәк. Бүтән халыкларны начар димим, үзебезнекеләр дә мактанырлык түгел. Безнең файдага эшләнгән эшләр бик аз: тәрбия буенча да, телебез, милләтебез өчен дә. Югалтулар күп. Ничек тә телебезгә, динебезгә, байлыгыбызга үзебез хуҗа булырга тырышасы иде. Рус, инглиз, төрек телләрен өйрәнәбез, дип, үз телләрен оныта татар балалары. Телне белмичә торып, милләтне башка яктан үстерү мөмкин түгел. Телне белмәсәң, гәҗит-журналын да, әдәбиятын да укый алмыйсың. Телен белмәгән кешегә аның мәдәнияты да кирәкми.

СССР заманында әле без бар халык та тигез дип яшәдек. Ә хәзер безне бетерерү өчен бик каты көрәш бара. Милләтебез яшәсен өчен балаларыбызны татар мәктәпләренә, татар балалар бакчаларына күбрәк бирергә кирәк. Менә шул чагында яшәрбез.

Ибраһим СӘИТ,

Чаллы шәһәре

Комментарии