Ябыгырга теләсәң...

Хатын белән икәү генә яшибез. Икебез дә пенсионер. Әмма безне карт белән карчык дип әйтә күрмәгез тагын: карт дигәнне мин үзем дә яратмыйм, карчык дигәнне хатын гүпчим сөйми, ачуланып ташлый, давыл куба...

Иртән торгач, икебез дә кухняга кереп ашыйбыз, чәй эчәбез. Өстәл өстендәге әйберләр билгеле бер тәртиптә куелган безнең: җиләк кайнатмасы, бал белән май, каймак, сөт өсте кебек тәм-томнар өстәлнең хатын утыра торган түр башында. Ә шикәр комы, ипи, катык кебекләре минем якта – өстәлнең ишеккә таба ягында. Бу тәртип беркайчан да бозылмый: ашап-эчкәч, савыт-сабаны юабыз да, «Бисмилла» әйтеп, ризыклар өстенә ак җәймә ябып куябыз. Һәр көнне шул тәртип кабатлана.

Беркөнне күрәм: хатын мин күрмәгәндә генә өстәлнең мин утыра торган ягына җиләк кайнатмасын да, балны да этеп куйган. «Нигә монда куйдың?» – дип сорагач, «Миңа баллы әйберләр ярамый, ату юанаям», – ди. Бер көн шулай булды бу, икенче көн... Аннан гел гадәткә әйләнеп китте. Ә миңа нәрсә – көн саен хуш исле җиләк вареньесын, сап-сары юкә балны сыптырам гына. Ә хатын, иреннәрен ялап, миңа карап утыра. Менә шулай ул, ябыгырга теләсәң...

Әнвәр ШӘРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии