Татарлыкка фәлсәфи караш

Татарлыкның үзенчәлекле сыйфатлары: төрки тел, ислам динен тоту, яраклаша белү, гаделлек һәм дөреслектә яшәргә омтылу. Рус фәлсәфәсендә бөек мәмләкәтчелек өстенлек итсә, татар фәлсәфәсе демократиягә омтыла. Татарның тарихта бәйсез яшәү чорларын алсак – алар Болгар дәүләте Һәм Казан ханлыгы. Алтын Урда чорына килсәк, анда ике мәдәният үзара көндәш булган. Ул православ динендәге руслар һәм ислам динендәге төрки-татарлар. Ханнары алышыну белән, дәүләттә тел һәм диндә өстенлек йә берсенә, йә икенчесенә бирелгән. Исегезгә төшерегез: хан Батый Тәңрегә табына, ә аның улы Сартак христиан динендә була. Мәскәү князе Александр Невский белән Сартак туганлашканнар. Шулай булгач, Александр Невский хан Батый улы булып чыга.

Христиан дине тоту белән ислам динен тоту аермасын карыйк. Православ христиан динен руслар үз телендә тоталар, ә ислам дине гарәпчә тотыла. Гыйбадәтләрне христиан дине бәйрәм рухында башкара һәм ул аларның ирекләрен чикләми. Ислам динендә гыйбадәтләр яшәү, тормыш тәртибе буларак кабул ителә. Фикер йөртергә, тормышка үзеңчә фәлсәфи карашта булу хупланмый.

Русиядә христиан динен тотучылар рус теле аша берләшә. Аларның башлыгы Мәскәүдә. Ул – патриарх Кирилл. Мөселманнар таркау, аларны берләштерергә дәүләтнең теләге дә юк шикелле. Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин әйтүе буенча, Русиядә 70 татар мөфтие бар, әмма уртак тел табалмыйлар. Мөфти Русия мөселманнарының проблемаларын искә ала. Монда ул миссионер Ильминскийның мөселманнарга каршы эшләргә тиешле чараларын мисалга китерә. Шулар арасында «Оставить Ислам исключительно как обряд, уничтожая в нем философию», дигәне дә бар.

«Андый проблема, кызганычка, бездә бар һәм актуаль», – ди ул. Динне гыйбадәт өчен генә тотсак, алга китеп булмас». Ул моны шундый мисаллар белән аңлата: «Фәндә, техникада яңалык мөселман илләренә читтән килә. Ул ачышлар Коръәндә искә алына икән, нигә мөселманнардан килми ул ачышлар?»

Бер хәдистә: «Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары», – диелә. Татарлар Русиядә гыйлем ягыннан бер халыктан да калышмый. Безгә хәзерге тормыш таләпләренә туры килеп яшәү сорала. Алыгыз Алтын Урда чорын, сан ягыннан төрки-татарлар руслар белән тигез йә өстен булганнар. Әмма ул вакытта инде рус православ мәдәнияте өстенлек ала башлаган. Хәзер руслар белән чагыштырсак, татарлар 5 процент кына. Бу катнаш гаиләләр булу фаҗигасе дә. Алыгыз яһүдиләрне, алар жирле халык та түгел, әмма катнаш гаиләдә үзләрен саклыйлар. Фикер йөртүләре шундый аларның, яшьтән үк тәрбияләнә ул. Безгә алардан үрнәк алу кирәк, бигрәк тә Татарстанда. Татарстан – татарлыкны ирекле яшәтү өчен төзелгән республика бит ул. Шул фикерне әйтергә куркып яшә инде бу илдә.

Артка гына карап, алга китеп булмас. Булган асыл сыйфатлардан аерылмыйча, алга өмет белән атлап, янәшәдәгеләр, күршеләр белән аңлашып тату яшик. Татарстанга, уртак илебез – Русиягә, ислам һәм төрки дөньяга, барлык кешелек дөньясына исән-имин яшәүне телик, үзебезне шул юлда булып кирәкле булуыбызны танытыйк. Татарлык фәлсәфәсе, яхшы фикерләр белән, дөрес юлны табарга ярдәм итәр. Алла теләсә.

Марс ГАНИЕВ,

Баулы шәһәре

Комментарии