Сайладык...

Сайладык...

Хәтерлим, укытучы Фатыйма апа бер газета бирер иде дә: «Бүген унйортлыкка әйтеп, чакырып чык, үскәнем», – дияр иде. Газетаны китап тышлыгына дип бер сөенсәм, бүген инәемнең ахирәтләре безгә унйортлык җыелышына килә дип икенче кат сөенә идем. Депутатның рәсеме һәркайда. Фатыйма апа да аны күрсәтә-күрсәтә сөйли. Ул кеше зур хезмәт кешесе, котыпка очучы икән. Мин аның. О.Ю. Шмидт икәнен, полярник булуын география фәнен укыта башлагач белдем. Аның исемен йөртүче урам да бар бездә. Хәзер аны бер галим исеменә алыштырсалар да, халык барыбер элеккеге атамасын куллана. Унйортлык бездә уза. Әтәй төзеп бетерергә өлгермәгән йортыбыз бик матур, зур иде. Инәй дә юмарт, кешелекле, балалары ишле. Әле җыелыш бетеп, агитатор кайтып киткәч, ярып кына салган бәрәңге пешә. Унлы лампа яктысында хәсрәт-куанычларын уртаклашып, сайрашып таралышалар. Зәкия әби, Факия, Бибиҗиһан, Мәрхәбә түтиләр, Закирәттәй – барысы алдагы унйортлыкка киләчәкләр. Бу илленче еллар. Әле ипи, конфет дигән тәм-томнар юк. Бар булганы уртак. Толлык һәм тырышлык аларны берләштерде.

Район советына Низамиева Тәслимә апаны сайлаганыбыз да хәтердә. Ул сарык караучы булган, тырыш хатын. Аның Тәслия, Нәфис исемле балаларын укыттым. Авыл җыелышында бу депутатны наказлар белән күмәбез. Күпмедер вакыт үткәч, ул отчет бирә. Гап-гади, без кичергән авырлыкларны кичерүче Тәслимә апа трибунадан колхоз фермалары, халык тормышы, зиратларның торышы турында сөйли. Халык тыңлый. Ни кызганыч, бүген Татарстан Республикасы парламентында, Русия Дәүләт Думасында берәр терлекче, савымчы, механизатор бармы? Юк ул, булмаячак та! Чөнки депутат булу өчен акчаң, «йонлач кул»ың булу кирәк. Алар авыл тормышын белми дә, кайгыртмыйлар да. Ваучерларны, кыйммәтле кәгазьләрне җыеп алып, колхоз-совхозларны сатып алган миллионер-миллиардерлар үз татар түрәләребез арасында юкмы әллә? Ә халыкның үлемтеккә дип банкларда җыйган акчаларын 1991нче елда юк итү шул депутатлар эше түгелме? Оят, билләһи!

Сайлаулар тагын үтеп китте. Яңа сайланган депутатларга да өмет юк. Минем бу депутатларга татарларым, авылдашларым, укучы балалар исеменнән НАКАЗ бирәсем килә. Татар телебезне саклау өчен бөтен тырышлыгыгызны куеп, намус белән эшләгез. Русия хөкүмәтенең иң мактаулы регионы икәнбез, татар теле дә шул югарылыкта торырга тиеш. Татар яшәсә, телебез сакланса – иң зур уңышыбыз шул булыр. Татар теле укытучыларының статусын күтәрергә, аларга ярдәм итәргә кирәк. Дәрес планнарын татарчадан урысчага күчереп яздыруны туктатыгыз! Бу кадәр язулардан укытучының бөтен сәламәтлеге бетә бит. Авыл балаларының, шәһәр балаларының да мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк.

Мамадыш районы Ишки авылында күп еллар балаларга химия фәнен укыткан Кави Морзахановны беләм. Гомере буе янып-көеп эшләгән кеше. Аның укучылары, укытучылары юлыннан китеп, химия өлкәсендә хезмәт куя. Ә Кави ага үзе ничек яши? Ул авылында кыш чыга алмый, күчмә кош сыман, карчыгы белән кыш чыгарга шәһәргә китәргә мәҗбүр. Ничә еллар бу районны Анатолий Петрович Иванов җитәкли. Белмиме ул ветеран укытучының хәлен? Хезмәтен зурлап, Кави агага йорт салып бирегез, Анатолий әфәнде. Менә булырсыз депутат! Картлар ул йортны теге дөньяга алып китмәсләр, башка укытучы гаиләсенә калыр иде.

Безнең буын – сугыш чоры балалары. Ач, ялангач димәдек, ил-көнгә хезмәт иттек. Кадере генә булмады. Безнең яшьтәшләр тормышны һаман да яхшыртырга тырышалар. Киңәшләр бирәләр. Кимсенүне, тамакка утырган төенне йота-йота, гаделсезлекләргә түзәләр.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии