- 21.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мәскәү-елга күлләренә
Төшердем калошымны.
«Әлфиям», – дип кычкырам да
Җил ала тавышымны…
Әниемнең әнисе белән бертуган апасы да ул, үстергән әнисе дә, әлеге мин искә алган җырны кечкенә чагымда миңа җырлаучы да – Рабига апам. Безнең якта, нишләптер, иң якын кыз туганнарга «апа» дип әйтү киң таралган иде, югыйсә, матуррак итеп һәм шул ук вакытта, әниемне үстергән кеше буларак, Рабига апага дәү әни икәнен искәртебрәк эндәшү дә ярагандыр инде, билгеле. Тик, апасының 7-8 айлык кызын кулына алганда үзе дә яшьрәк булгангадыр, бәлки, башкаларга ияреп, мин дә аңа бик якын итеп, шулай исеме белән эндәшергә күнеккәнмен.
Әйе, минем әниемнең тууына нәкъ менә 7-8 ай булгач, аның әнисе, минем әбием, якты дөньядан бик яшьли китеп бара. Әниемнең әтисе, минем Шәрипҗан бабам, хатынының сеңлесенә, балдызы Рабига апага өйләнә. Кызганычка каршы, бабамның да гомере бик кыска булып чыга. Әнием 1917нче елда туган – революция яшьтәше. Шул гаять буталчык заманда авылның бик актив кешесе, әниемнең әтисе авылның эшсезләрен җыеп, эш эзләп Себер якларына чыгып китә. Әниемә 3 яшьләр чамасы булгач, аны күтәреп, Рабига апа да ире янына Себергә юл тота. Тик, алар барып җиткәндә, ире инде үлгән була. Ул чактагы хәлне без чын-чынлап белә дә, аңлый да алмый калдык, хәтта. Әллә «аклар», әллә «кызыллар» аны, ниндидер «гаебен» табып, салкын подвалга ябалар, аннан инде туң гәүдәсен генә алып чыга алалар. Рабига апа, ирен Себер туфрагында җирләп, апасының ятим кызын күтәреп, кире туган авылына әйләнеп кайта. Озакламый Рабига апа җизнәсенә кияүгә чыкканчы яратышып йөргән егете белән никахлаша. Билгеле инде, баланы да үзе белән ала. Әнием үзен үстергән әтисе Садыйк бабайны бик яратып искә ала иде. «Сату-алу эше белән чит шәһәрләрдә йөреп, өйгә кайтып керүгә үк, иң беренче минем турыда сораша иде ул, миңа ятимлегемне сиздермәскә тырыша иде, күрәсең… Хәер, нигәдер, үзе еш кына: «Йортыбызның, гаиләбезнең бәхете, уңышлары бары тик шушы ятимебез хакында, ул булмаса, барысы да таркалачак», – дия торган иде», – дип сөйли иде әнием. Чыннан да, әнием кияүгә чыгып, башлы-күзле булуга, Садыйк бабай үлеп китә һәм Рабига апа үзе тудырган өч бала белән ялгыз кала. Әллә күчереп салыр өчен, әллә башка сәбәп белән, болар Садыйк бабайдан калган йортны сүтә башлыйлар. Безнең якларда урманнар булмаганлыктан, ул чактагы һәм әле аннан соңрак еллардагы йортлар да салам белән ябыла торган иде. Әлеге йортның шул салам түбәсеннән сүткән чакта мылтык килеп чыга. Билгеле инде, Рабига апа бер үзе бу хәлне күреп, югалып кала һәм авыл советында эшләүче ераграк ир туганы белән киңәш итәргә була. Шушы хәбәрдән соң, иртәгесен аны кулга алалар. 3 айлар чамасы тикшерү вакытын төрмәдә утырып, гаепсез ана балалары янына әйләнеп кайта. Ул юк чакта балаларын бер Хаят исемле миһербанлы авыл кызы карап тора. Бераз вакытлар авылда торып хәл алгач, ул тормышын җиңеләйтү уе белән Казанга күченеп китә, өч баласы белән шәһәр читендәге төрле урыннардагы баракларда яшәп, иң авыр эшләрдә эшләп интегә Рабига апа. Инде балалары да бераз үсә төшәләр, тик, алар да уку мөмкинлекләре булмау сәбәпле, иң авыр һәм иң аз хезмәт хакы түләнә торган эшләргә генә урнаша алалар. Рабига апаларның тормышлары һичничек тә җиңеләйми.
Менә шулай очын-очка ялгап тормыш алып барганда Рабига апаны теге вакытта балаларын карап торган Хаят чакырып ала. Ул инде Ульян шәһәрендәге бер эшмәкәр, ул чактагы законсыз саналган тире иләп, күн эшкәртү белән шөгыльләнүче иргә дүртенче хатын булып кияүгә чыгып, аның белән Казанга күченеп яши торган була. Хаятнең ире шушы законсыз эшмәкәрлеге аркасында Ульяннан куылып, Казанга күчкәндә өч хатынын анда калдырып, алар арасыннан иң яше Хаят апаны гына үзе белән ала. Тик, озак та үтми, яшьрәк булса да, ул каты авырып китә һәм үлем хәлендә иренә Рабига апага өйләнергә куша. Рабига апага исә: «Синең тормышың катлаулы чагында мин балаларыңны караштым, инде син минем балаларыма әни бул», – ди. Шулай Хаят апаның васыятен үтәп, аның ире Шәйдулла абзый белән Рабига апа өйләнешәләр.
Сугыштан соңгы ул елларда авыл тормышының авырлыгыннан интеккән, әтием сугыштан кайтмагач, тол калган әниемне дә Рабига апа үз янына күчерергә була. Шәһәргә күчәр өчен паспорт та алырга мөмкин булмаган ул заманда әниемнең Рабига апа кызы булып саналганлыгы безгә Казанга күчәр өчен бик зур ярдәм була. Рабига апа инде бу вакытта Казандагы тормышның ачысына, катлаулылыкларына түзеп яши. Шәйдулла абзый бик каты күңелле кеше булып чыга, бөтен гаилә кешеләре кара икмәк белән чәй эчкәндә ул базар җимешләре һәм үз бакчасындагы алмалар белән берүзе ләззәтләнә. Бакчасына үзеннән башкаларны бары тик эшләр өчен генә кертә. Шәйдулла абзый тирене иләп, мунчасында эшкәртә, аның өчен бик күп су таләп ителә, ә аны гаиләдәге олылар белән бергә, 12шәр литрлы чиләкләр күтәреп, балалар да ташый. Инде үсеп буйга җиткәннәр ул күннәрне сату өчен базарга да ташырга мәҗбүр булалар. Шул «законсыз» эшмәкәрлектә йөреп, милиция хезмәткәрләре күз күремендә ара-тирә чагылгалап торган Рабига апаның бер улы бара-тора суд хөкеме үтеп, төрмәгә дә эләгә. Бик үк озак утырмаса да, ана өчен бу кайгы берни белән дә чагыштырып булмаслык иң авыр язмыш сынавы була. Минем әниемнең авылдагы йортын, терлек-туарын саткан акчаларын Шәйдулла абзый, ишек алдында безнең өчен бер өй салырга вәгьдә итеп, үзенә ала, ә йортны салып бетергәч, фатирга чит кешеләрне кертә. Шатлана-шатлана, йөгерә-йөгерә йорт җиткерешеп йөргән әнигә: «Синең акчаларың әллә кайчан утыгыз-суыгызга китеп бетте инде», – ди. Әнием елый-елый авылдашларга барып зарлана һәм шулар ярдәме белән, үзе төннәрен күлмәкләр тегеп, юрганнар сырып, шәлләр бәйләп, бераз эшләгән акчага кыртыштакталар алып, рөхсәтсез йорт салучыларга ияреп, кечкенә генә «сыпушка» өй салып чыга. Рабига апа, иренең бер карарына да каршы килә алмый, барырга урыны булмагач, Шәйдулла абзый үлгәнче аның барлык кимсетүләренә түзеп яши. Аның гаҗәеп сабырлыгына тирә-юньдәгеләрнең исе китәрлек иде, шуңа карамастан, Рабига апаның иренең балаларына йөрәк җылысын бирә белүе, алар белән бернинди каршылыкларга кермичә яшәве бөтен кешене сокландырырлык иде. Үзе дөньядан киткәнче матур аралашып яшәде ул Хаят апаның үзенә тапшырып калдырган балалары белән. Рабига апа үлем хәлендә ятканда аның янында апасы тудырып, үзе үстергән кызы, минем әнием булды. Ул яшәгәндә үзе бик пөхтә, чисталыкны ярата иде, җан биргәндә әнием аңа су эчерәсе килеп, авыз тирәсен юешләткәч, күтәрелә алмаган кулы белән шул юешне сөртергә маташуына әниемнең исе китеп сөйләве барыбыз өчен дә табигый күренгән иде, хәтта.
Мин ниндидер вакыйгаларга юлыгып, Рабига ападан калган истәлекләргә кагылып, аны искә төшергәндә, үзем дә уйламаганда: «Әй, апа, апа!» – дип әйтеп җибәрәм. Ул заманнарда шундый олы күңелле Рабига апаның үзенә беребез дә рәхәт күрсәтә алмадык шул. Бүгенге тормышка күз салып, ул көннәрне искә төшерсәм, халкыбыз язмышының бигрәк авыр булганлыгына әрнеп: «Хәзер исән булсын иде дә, шушы тормышта яшәп алсын иде!» – дип уйланам мин…
Әлфия ФАЗЛЫЕВА.
Комментарии