Әтиләр ник кайтмады?

Әтиләр ник кайтмады?

«Безнең гәҗит»нең 23нче июнь санында (№ 24, 2021 ел) Азнакай районнан Клара Ситдыйкованың «Әти, син ник кайтмадың?» дигән язмасын зур дулкынлану белән укып чыктым. Чөнки бу хатта авыл баласының сугыш вакытында кичергән чиксез михнәтләре ачып бирелгән. Мин дә бит сугыш чоры баласы. Шул чордагы михнәтләрне мин дә кичердем. Инде олы яшьтә булсам да, барысы да истә. Нигә сугыш шулай озак барган, ник корбаннар шулай күп булган, дигән сораулар әле дә борчый. Сугыш башланганда бездәге хәрбиләр саны Германиянеке белән бер чамада булуы билгеле. Әмма сугышның беренче атналарында ук Кызыл армия гаять зур югалтуларга дучар була. Безнең 4 миллионга якын хәрби әсирлектә кала. Бөтен дөнья сугышлары тарихында моның кадәр әсирнең булуы билгеле түгел. Безнекеләр Мәскәүгә кадәр чигенә, Ленинград камалышта кала. Киев алына, фашист гаскәрләре Иделгә, Кавказга кадәр барып җитә. Моның сәбәпләрен бездә әле дә булса ачып бетермиләр. СССР сугышка әзер булмый булып чыга. 1938-1939нчы елларда бу хакта кисәтүче югары хәрби җитәкчеләрне халык дошманы дип атып үтерәләр. Булачак сугыш моторлар сугышы булачак дип кисәткән маршал Тухачевский юк ителә. Ә, без кавалерия белән дә Германиягә кадәр барып җитәчәкбез, дигән Ворошилов һәм Буденныйларны Сталин ныграк тыңлый. Нәтиҗәсе билгеле.

Инде сугыш чорында авыл халкы кичергән михнәтләргә тукталыйк. Сугыш башланганда миңа 5 яшь, әнигә 48 яшь иде. Аны хезмәт фронтына алдылар. Иң олы апама 17 яшь, аны Бәләбәйдә тракторчылар курсында укытып чыгардылар. Ул 1942нче елның апрелендә курсларны тәмамлап кайта һәм колхозда тракторчы булып эшли башлый. Ике япь-яшь кызның ул чордагы тимер тәгәрмәчле тракторларда интегеп эшләгәнен сөйләп бетерерлек түгел. Гыйззетдин абыйга 1944нче елның февралендә 17 яшь тулды. Аны да армиягә алдылар. Миңа 7 тулган иде. Абый киткәндә, син хәзер өйдәге иң зур ир заты буласың. Өйгә ягарга утын кисәргә, мал абзарын син карарга тиеш буласың, дип әйтеп калдырды. Иң мөһиме: мине чабата үрергә өйрәтте. Чөнки ул чакта авылда аяк киеме юк, һәм мин, 7 яшьлек малай, бөтен гаиләбезне аяк киеме белән тәэмин иттем. Әни мәктәптә «сторожиха» (техничка) булып эшли. 11 һәм 12 яшьлек апаларым аның авыр эшендә булышалар иде. Ул чактагы техничкалар класс мичләрен ягарга, идән юарга, дәрескә керергә һәм чыгарга кыңгырау шалтыратырга тиешләр иде.

Без бәләкәй арба тартып үстек. Утын, печән алып кайтуда арба төп чара иде. Кыш көне бәләкәй чана тарттык. Сыер асравы бик кыен иде. Һәр сыерга фәлән литр сөтне бушлай дәүләткә тапшырасы. Безгә сөтнең аертылганы гына, аннан катык ясап эчәбез. Бу чорда кешеләр күбрәк кәҗә асрауга күчте. Аны Сталин сыерлары дип атыйлар иде. Кәҗәгә налог салмыйлар, аннары ул талымсыз, үзенә ашарга кайда да таба торган җан иясе. Кыш көне елга буендагы таллыктан тал кисеп кәҗәгә алып кайтам да, ул шуларны кимерә. Юан җирләрен каезлый да, анысы ап-ак булып кала, мичкә ягарга утын була.

Ул чордагы төп азык – бәрәңге. Аны апаларыбыз 6 сутый җирне казып утырта. Төп корал – көрәк. Атлар юк, күбесе сугышка алынган. Миңа да 7-8 яшьтән җир казырга, бәрәңге утыртырга туры килде. 11-12 яшьтән колхоз эшенә чыктым.

Бер хатирә истә калган. Миңа 9-10 яшьләр булгандыр. Иртән чыксам, кырт-кырт килеп, бер тавык унлап чебеш ияртеп йөри. Бу абзарның бер почмагында качып кына чебеш чыгарып утырган инде. Хәзер шуларны ияртеп килеп, миннән җим сорый. Өйдә аларга бирерлек бер нәрсә дә юк. Тавык артымнан калмый. Абзар артындагы тиреслеккә чыгып, селәүсән актара башладым. Табам да, бүлгәләп, тавыкка бирәм. Ул аны үзе ваклап чебешләренә ашата.

Сугыш чорында иң интектергәне ачлык иде. Язга инде бәрәңге дә беткән була, без шытып чыккан үләннәргә тотынабыз. Алар тамакны туйдырмаса да, витамин булып, безне исән алып калдылар. Балтырганны зарарлы дип игълан иттеләр. Аны төрлечә бетерергә тырышалар. Ә бит ул теге заманда безгә исән калырга ярдәм итте. Ул елларда сатуда шикәр юк иде. Без җиләк-җимешне күп ашадык. Шул безнең организмыбызга кирәкле элементларны биргәндер инде. Менә шул рәвешле исән калдык без.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан республикасы, Бәләбәй шәһәре

Комментарии