Ковид белән күзгә-күз

Ковид белән күзгә-күз

 (Ахыры, башы 11нче август санында)

ТАКТАЛЫ БУЛДЫМ

Беренче төн бик авыр үтте. Бөтен җирем шабыр тир булу өстенә йокым качты. Җитмәсә, карават сиртмәле, минем бил болай да берәзгә, ул сындырып-сындырып ала башлады. Иртән караватка матрас астына такта куярга сорадым, өйдә дә мин катыда йоклыйм.

– Юк бит ул бездә, кайдан табыйк?

Икенче төнне дә сиртмәле караватта йокласам билсез дә калам, дип, мин матрасны идәнгә салдым да шунда яттым. Йокладым дип әйтә алмыйм, йокы чыннан да качты. Йоклый алмау шулай ук вирусның бер галәмәте икән. Гомумән алганда ике атналап йоклый алмадым дияргә була. Көндез бераз гына черем итеп алам. Ул да йокы түгел инде.

Берсендә, төн йокламый чыгып интегеп, иртәнге обход вакытына тәмләп йокыга киткәнмен. Табибәбез Рафидә Мәхмүтовна минем хәлгә кереп, йокласын, соңрак керермен дип чыгып киткән. Бер караганда бу кечкенә генә бер эпизод, әмма табибәнең никадәр кешелекле икәнлеген күрсәтә. Кабат-кабат кереп йөрмәсә дә аның башка эше җитәрлек ич!

Өченче төнне мин инде идәндә йокламадым, кире караватка мендем. Шәфкать туташы Валентина ханым Хаҗиева белән кече медперсонал Татьяна ханым Ефремова дежур көн иде бу.

– Терапия бүлегендә караватка сала торган такталар бар инде, – дип алар үзара сөйләштеләр дә, Татьяна шул ара такталарны күтәреп килеп тә җитте.

БАШ ҖИҢЕЛӘЙДЕ

Безгә көн дә икешәр тапкыр капельница белән дарулар салалар, хәл бераз керә башлады. Ничә көннәр бертуктаусыз авырткан баш та җиңеләя башлады.

Җиңеләя дигәннән, йокламыйча ничә көннәр үтте бит инде, баш чыннан да «җиңеләя» башлады кебек. Алҗып, бер көнне көндез күзне генә йомам – шарлар күтәреп палатага шәфкать туташы килеп керә. Күзне ачам – ул юк! Тагын күзне йомам – палата буенча күршем яным килеп баса. Ачам – ул үз урынында ята! Менә шундый хәлләр дә булып алды. Бу да шул вирусның «шаярулары» инде.

Ис сизмәү ике генә көнгә барды. Авызның тәме бераз үзгәрде, әмма ул да кире тиз кайтты.

КИЗҮ ТОРУ

Йоклый алмауның бер файдасы да булды. Палатага Ирина исемле хатынны салдылар. Үпкәләренә инде 50 процент зарар тигән булып чыкты. Аңа сулыш алу кыен, кислородка тоташтырдылар. Кислород борынга тыгылган трубкалар аша керә. Төнгә хәле тагын да кискенләште. Мин аның сулыш алганын тыңлап ятам, авырая башласа торып, трубкалары чыкмаганмы дип тикшерәм, бармагына пульсоксиметрны куеп, кислород күрсәткечен карыйм. Берсендә кислород күрсәткече төшә башлады, төн булса да, дежур шәфкать туташына эндәштем. Кислород килү кимегән булып чыкты.

Бер көнне безнең бүлеккә кислород килү бөтенләй туктады, кислород гадәттән тыш хәл өчен генә иде. Бөтен кислород беренче бүлеккә, чөнки анда хәл бик авыр булган. Бәхеткә ул вакытта бездәге кислород белән ятучыларның хәле инде җиңеләя башлаган иде. Иринаны өч төн генә саклыйсы булды, алга таба аның хәле инде җиңеләйде.

КҮКЛӘР ИШЕТТЕ

Ирина безнең Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Омга авылыннан булып чыкты, Кукмара районында кияүдә. Милләте буенча удмурт, фамилиясе Бикчәнтәева, әтисе исеме Зәйнулла. Тумышы белән Кукмара районы Важанур авылыннан. Әйе, ул якта татар исемле удмурт нәселләре бар.

Ирина температуралы килеш, үтәр әле дип, өендә бер атналап яткан. Әнисе авыр хәлдә, тәрбиялим дип Омгадан әнисен алып кайткан булган, биш яшьлек улы бар, бакча, мал, йорт-җир. Ире вахта белән Мәскәүдә метро төзи. Шуңа күрә ул хастаханәгә мөрәҗәгать итми, инде бетәм дигәндә генә килеп ауды.

Әнисен кире Омга авылына алып киттеләр, инде гел урын өсте. Ире Мәскәүдән, температурам югары, дип чылтырата. Ирина, балакаем, ни эшләргә белми.

– Догалар беләсеңме? Укы! – мин шулай дип кенә әйтә алдым. Ул юынып керде дә, башына өчпочмаклап артка чөеп ак яулык бәйләп, җәймә җәеп тезләнеп, үз догаларын укый башлады. Шул кадәр ихластан укый, чөнки аның бүтән чарасы юк!

Ул укыганда палатада өченче кеше булган Финдия исемле ханым белән тын гына утырабыз.

– Менә күрерсең, әнисенә дә, иренә дә җиңеллек килер, – дим, бу кадәр бирелеп укуга бүтәнчә була алмый!

Чыннан да, әнисен карарга Казаннан энесе кайтты, ире дә Мәскәүдән исән-сау кайтып җитте...

Финдия ханым килгәндә, ул авылларында сабантуй вакытында бер классташы белән шактый гына сөйләшеп утырган булган. Бераз вакыттан классташын таҗвирус сәбәпле авыр хәлдә Казанга алып китүләре билгеле була. Финдия ханымны кызы, әни, сине дә тикшертергә кирәк, дип, табибка алып килә. Үпкәсенә 5 процент төшкән инде, әмма башка чире дә булу сәбәпле, хәле кискен авырлаша.

Беренче көннәрдә Финдиянең кыяфәтләре бик начар иде, дәвалана башлагач шифасы тиде. Шунысы кызык: хастаханәдән чыккач күпмедер вакыттан без аның белән тагын очраштык, үзе эндәшмәсә мин аны танымас идем. Ул шундый үзгәргән! Сары битле, чак йөри торган Финдиянең эзе дә юк – минем каршыда көләч йөзле чибәр бар ханым басып тора иде!

Без палатадагы өч кеше, беребез дә йөткермәдек. Температура Иринаның гына бераз булды, Финдия белән миндә температура да булмады. Вирус чыннан да, үзен төрлечә тота икән. Безнең чирле икәнне хәлсезлек кенә белдерә иде. Вирус симптомнары яшерен булу кешене алдарга мөмкин, шуңа күрә үтәр әле дип өйдә ятарга киңәш итмәс идем.

ТАБИБ СҮЗЕ

Хастаханәдән чыгар алдыннан, рәхмәт әйтеп, Рафидә Мәхмүтовна белән саубуллаштым. Әлбәттә, журналист буларак, берничә сорау да бирдем, шуларның берсе:

– Минем иммунитет озаккамы, алга таба вакцина кадатасымы?

– Мин үзем дә таҗвирус белән авырдым, соңыннан вакцина ясаттым. Сезгә алты айдан киңәш итәм, – диде ул. – Кешедә күзәнәк һәм гумораль иммунитет күзәтелә. Бездә лабораторияләрдә таҗвирус белән авырганнан соң барлыкка килгән гумароль иммунитетны тикшерәләр, ягъни антитәнчекләр бармы-юкмы икәнлеген. Организмга янә вирус кергәндә антитәнчекләр вирусны танып ала һәм аңа каршы көрәшә башлый. Таныш вирус булганда аны җиңү җиңелрәк, әмма вирус мутация нәтиҗәсендә үзгәрергә мөмкин. Андый очрак булса да кеше аны җиңелрәк уздыра, чөнки күзәнәк хәтере дигән төшенчә дә бар.

Бүген безнең таҗвируска каршы көрәшүдә шактый уңышлы тәҗрибә бар. Миннән бары тик бер генә үтенеч – авырый башлау белән табибларга мөрәҗәгать итегез, – диде ул.

Шәмсия ХӘЛИМОВА

Комментарии