Татарча яңа фильм: тиз генә күрмәссез, ләкин ул бар

Татарча яңа фильм: тиз генә күрмәссез, ләкин ул бар

Татарда тагын бер яңа фильм туды. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтмешли, безнең татарда нәфис фильм чыгу – үзе бер бәйрәм. Узган атнада журналистлар, кинода төшкән артистлар һәм аларның якыннары беренчеләрдән булып яңа гына табадан төшкән «823нче километр» фильмын карады. Карадык та сөйлибез, кызыктырып куябыз менә хәзер, чөнки калганнар фильмны тиз генә күрә алмаячак әле.

Быел татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникигә мөрәҗәгать итүләр күп. Камал театрында режиссер Айдар Җаббаров язучының «Рәшә» повесте буенча спектакль чыгарды. Кариев театры да яңа сезонда Еникине сәхнәләштерергә җыена. «823нче километр» фильмы да классикның «Матурлык», «Бер генә сәгатькә» һәм «Кем җырлады?» хикәяләре мотивлары буенча төшерелгән. Режиссерлар икәү – Әмир Галиәскәров белән Ирек Хафизов. 31 яшьлек Әмир кино дөньясында яңа кеше түгел, татар киноларыннан «Мулла»ны һәм әле күптән түгел генә чыккан «Без – 41нче ел балалары»н төшергән кеше. Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизовның режиссер буларак беренче эше. Шулай да ул да кино дөньясына кичә генә килеп кермәгән: үзе дә күп төшкән, соңгы вакытта төрле режиссерлар өчен актерлар сайлау белән шөгыльләнгән, кино теле белән әйткәндә, кастинг-директор вазифасын башкарган кеше. Сценарий рус телендә язылган, авторы – кино тәнкыйтьчесе, сценарист Валерия Байкеева. Татар теленә филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина тәрҗемә иткән. Барыбызга да таныш йөзләр – Камал, Тинчурин, Кариев театры артистлары төшкән, шулай ук төрле театр түгәрәкләрендә шөгыльләнүче кечкенә балаларны да җәлеп иткәннәр. Төп рольләрне – язучы һәм аның хатынын тормышта да ирле-хатынлы булган Камал театры актерлары, халык артистлары Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллина уйнаган.

Татар киносын төшерүчеләр тәнкыйтьләгәнне яратмый. Бер режиссерның матбугатка: «Безгә башта санны арттырырга кирәк, сыйфат турында аннары уйларбыз, тәнкыйтьләмәгез», – дип белдергәне дә бар. Дөрес, фильмны карап бетереп, фикер алышу башлангач, продюсер, «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова: «Хәзер рәхәтләнеп чәйнәсәгез дә була», – дип әйтеп куйган иде. Рәхәтләнеп чәйнәрлек үк булмады. Каты бәрелми генә тәнкыйть сүзе әйтүчеләрдән дә, озаклап сөйләргә бирмичә, «ярар, ишеттек» дип, тизрәк микрофонны алу ягын карадылар. Шуңа күрә фильмны тәнкыйтьләмибез. Һәр кеше карагач үз бәясен бирер. Шулай да фикер алышу барышында яңгыраган кайбер сүзләрне китерәбез, алар арасында тәнкыйть булса, берүк безгә түгел, шул сүзләрнең авторларына яза күрегез.

Мактауга килгәндә, фильмның татар телендә булуы, татар классигы буенча төшерелүе, әлбәттә, беренче булып әйтелергә тиеш. Татар әдәбиятында фильм төшерә торган әсәрләр күп, никтер алынмыйлар гына, дип зарлана идек, соңгы вакытта классикага мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Бу сөендерә.

Әмирхан аганың өч хикәясе вакыт ягыннан да, сюжет ягыннан да бер-берсенә бәйләнмәгән. Шулай да сценарий авторы аларны берләштерү юлын тапкан. Фильмда өч чор – 1908, 1943нче еллар һәм бүгенге көннәр тасвирлана. Бүгенге заманда яшәүче язучы (аны Әмирхан аганың үзе дип кабул итәсең) бабаларының бабалары белән булган һәм үз әсәрләренә нигез итеп алган вакыйгаларны искә ала. Искә алып утыру гына түгел, билгеле, фильмның үзәгендә – ата белән ул, ягъни буыннар низагы. Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров: «Экрандагы язучы минем әтиемә әйләнде, чөнки минем дә әти белән шундый ук низаг иде», – дип, «авырткан урын»га кагылуларын билгеләп үтте. Караган вакытта залда елап утыручылар да булды, димәк, фильм күңелләргә барып җиткән дигән сүз инде.

Рәссам Булат Гыйльвановка бер фильмда өч чорны тудырырга туры килгән. Саба районы, Корсабаш авылында төшергәннәр. Йортның бер бүлмәсендә – 1908, икенче бүлмәсендә Бөек Ватан сугышы чорын тудырганнар.

Модага кергән гадәт буенча һәм тормыштагыча ике телне кушып түгел, чип-чиста татар телендә төшергәннәр фильмны. Ирек Хафизов бөтен кешене дә татарча сөйләштергән, өйрәткән. Мәсәлән, Камилә ролен башкарган кыз үз мисалын сөйләп күрсәтте. Тормышта татарча бик әйбәт белми икән. Кино мәйданчыгында әйтеп торып, төзәтеп була әле ул, ә хәрәкәт иткән машина эчендә төшергәндә нишләргә? Чыгу юлын тапканнар: Әмир Галиәскәров Ирек Хафизовны багажникка тыгып куйган, анысы шунда яткан килеш актрисага ничек әйтергә кирәген өйрәтеп барган. Шуны да әйтик: фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023нче еллар)» дәүләт программасы акчасына төшерелгән, татарча эшләми хәлләре юк.

Татарча булган, тик кино теле булмаган инде «823нче километр» фильмында. Драматург Мансур Гыйләҗев та шул ягына игътибар иткән. Кинокартинага хас булмаганча озын-озын монологлар, бормалы-сырмалы әдәби җөмләләргә «төртеләсең». Шулай эшләүне Әмирхан Еникидән тайпылырга теләмәү, аның телен саклыйсы килү белән бәйләп аңлаттылар. Тәрҗемәче Гөлфия Гайнуллина: «Тәрҗемә иткәндә беренче чиратта Әмирхан Еникинең үз текстларын кертүне дә кирәк дип таптым», – диде. Ул яктан карасаң, Мансур Гыйләҗев сүзләре белән әйтсәк, Әмирхан ага мохите сакланган. Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, бу фильм әдәбиятны яраткан, татар язмышы өчен борчылган, үзләренең тамырын белгән кешеләргә ошарга тиеш.

Ркаил Зәйдулла фильмда үзе дә төшкән, үз-үзен уйнаган. Аннан кала тагын дистәләп язучы бар. Төп рольдәге язучы (аны, инде әйтелгәнчә, Илдар Хәйруллин уйный) бөтенләй кәттә: Франциянең танылган Сорбонна университетында укыткан, китабы халыкара премия белән бүләкләнгән, аны хәтта Казанда ресторанда пешерүче булып эшләүчеләр дә белә! Татар язучысын мескен итеп түгел, менә шулай бөек итеп күрсәтүләре бик хуп.

Фильмның атамасына килгәндә, Миләүшә Айтуганова белдергәнчә, бөтен новеллаларны бер урынга, бер локациягә бәйләргә теләгәннәр. Шуңа да фильмда 823нче километр бик еш телгә алына, төрле чорларда вакыйгалар шул тимер юл станциясе тирәсендә бара. «Безнең өчен иң мөһиме туган нигезне онытырга ярамый дигән фикерне җиткерү иде. Минемчә, режиссерларның бу килеп чыкты», – диде продюсер. Әмирхан Еники үзе дә 823нче километрда (Биектау районы, Бөреле бистәсе) яшәп алган. «Әти Бөреледә берничә мәртәбә җәйне үткәргән, язган», – диде фильмны карарга килгән Әмирхан Еникинең кызы – Татарстанның атказанган табибәсе Флера Карташева. Ләкин ул фильмны «823нче километр» дип атауны хупламады. «Узган ел сценарийны укып чыккач та, болай атарга кирәкми, дип әйткән идем. Сезгә җиткермәгәннәр, күрәсең. Бу атама бөтенләй фильмның идеясен ачмый», – дип сөйләде ул. «Аның каравы интрига тудыра. «Ә нәрсә соң ул 823?» – дип уйлыйсың. Флера апа, сезнең өчен титрларны үзгәртеп, ничек телисез, шулай язып бирербез яме, шәхси архивыгызга куярсыз», – дип бүлдерде аны Миләүшә Айтуганова.

Гомумән алганда, Флера Карташева фильмны ошаткан. Ошамаган җирләрен дә эчендә калдырмады, әйтүне кирәк дип тапты. «Бик зур рәхмәт сценарий язган хатынга да, режиссерларга да, актерларга, балаларга да. Әтинең әсәрләрен кино итеп эшләп, халкыбызга күрсәтеп, тагын бер мәртәбә хәтердә яңарттыгыз. Әтинең әсәрләрен укыйлар, беләләр, яшәсеннәр алар! Бер тәнкыйтем бар. «Матурлык» әсәрен укыганда, анда тасвирланган шәкертләр – кечкенә балалар түгел, яшүсмерләр, «почти» студентлар. Ә фильмда кечкенә балалар уйный. «Матурлык»та Гыйлемдар, Бәдретдиннең әнисен күргәч, башта курку хисе кичерә. Ә аннары Бәдретдиннең әнисенә караган мәхәббәтле күзләрен, ананың улына булган мәхәббәтен күреп, матурлыкның ни икәнен аңлый. Минемчә, фильмда бу күрсәтелмәгән, кызганыч», – диде ул.

Монысын инде хәзер төзәтеп булмый, эш узган, фильм төшерелгән. Ә монтажда үзгәртеп була торган кимчелекләрне төзәтергә вакыт бар әле. Әйтик, Ркаил Зәйдулланы иң борчыганы – титрларда фамилиясен «Зайдуллин» дип тутырып язулары булган (титрлар – рус телендә). Төзәтербез, диде Миләүшә Айтуганова. Җәй көне фильмның премьерасы Мәскәүдә булачак, аннары фестивальләргә йөртергә ниятлиләр. Бәлки, прокатка да чыгар. Шул этапларның барысын да үткәннән соң гына телевидениегә бирәчәкләр, интернетка урнаштырачаклар – тәртибе шундый. Фильм Казанда 5-9нчы сентябрьдә узачак халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтелер дип көтелә, иң өлгерләр шунда күреп кала алачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии