Хөрмәтле табиб

Бервакыт касыктагы эчәгеләрем кузгалды. Йә бер яктан чыгалар, йә икенче яктан. Мин аларны үз урыннарына куам. Вакыт шулай үтә торды. Болай йөрергә ярамаганлыгын аңлап, район хастаханәсендәге хирургка күрендем. Шул арада мине, Аллага тапшырдык, дип, операция бүлмәсенә алып та кереп киттеләр. Баштан ук, ул урын башкача ертылмаячак, менә шундый сетка куябыз, дип аңлаттылар. Аннан эшкә керештеләр. Шаяртасым килеп: «Лотфуллович, йоклап китсәм, эшегез беткәч, уятырсыз», – дим. «Бер дә авыртмыймы әллә?» – дип сорады хирург. Осталыгына сокланып, авырттырмыйча ясауларын әйттем. Палатага чыккач, шәфкать туташы: «Мәгъдәнур абый анда йоклап, ял итеп кенә чыкты», – дип, хатыныма да әйткән әле. Операция бик уңышлы узды, бүсер бүтәнчә чыгып интектермәде.

Лотфуллович дигәч, сүзнең кем турында барганын белгән кеше аңлагандыр инде. Бик тә җаваплы вазыйфаны башкарган, бик күп кешеләргә ярдәме тигән оста хирург Фәрит Биктов ул. Бер вакытны мәҗлестә аның авылдашы – Кенәрдән килгән ханым белән утырырга туры килде. Сүз иярә сүз чыга бит ул. Безнең як, ягъни Сабалар Лотфулла улын үтереп мактыйбыз. Теге апа да сүзгә кушылды. Фәритне балачагыннан ук белә, әнисе белән бергә эшләгәннәр. «Бала вакытта ук су буена төшеп, әкәм-төкәмнәрнең эчен ярып карый иде», – дип сөйләде ул. Табиб һөнәрен сайлаячагы алдан ук билгеле булган, димәк. Иманлы гаиләдән, яхшы тәрбия алган шәхес, дип бәяләде аны авылдашы.

Фәрит Лотфулла улы бу җаваплы да, изге дә вазыйфасында инде күп еллардан бирле Саба районы халкына игелекле хезмәт күрсәтә.

12нче майда Шәфкать туташлары көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан кеше сәламәтлеге сагында торучы барлык медицина хезмәткәрләренә авыруларның рәхмәтен, халык хөрмәтен ишеттерергә телим.

Кеше агач кебек. Агачны яфраклары, чәчәкләре матур итсә, кешене мәхәббәт һәм кылган гамәлләре бизи.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии