Хикмәтле Ил карты....

Хикмәтле Ил карты....

Динебездә хикмәт иясе саналган Локман Хәкимнең исеме Коръәндә бар, шуңа күрәдер, татарлар да бик яратып, бу исемне балаларына кушканнар. Моннан 95 ел элек хәзерге Мамадыш районының Түбән Ушма авылында туган малайга да әти-әниләре Локман дип исем кушкан. Һәм дөрес кушканнар бит! Малай, чыннан да, хикмәтле булып чыккан, укытучы һөнәре белән генә ризалашмыйча, күкләргә үрелгән, хәрби очучы булган, дөнья гизгән, полковник дәрәҗәсенә күтәрелеп, җиргә төшкән һәм... язучы булып киткән! Сүзем язучы, хәрби очучы, 25 китап авторы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе Локман Фатыйх улы Закиров турында бара, ә аңа бу көннәрдә 95 яшь тула! 95 яшь, йөзгә аз гына калган, ә Локман абый һаман үз акылында, үз көчендә, үз фикерендә, үз эшендә – һаман яза да яза! Хикмәт белән яза!

Мин аның язганнарын инде кырык елдан артык укыйм – башта Мәскәүнең «Новое время», «Огонек», «Столица» кебек абруйлы журналларында, «Литературная газета», «Независимая газета», «Общая газета» кебек зыялы газеталарында, үзебезнең «Суверенитет», «Татарские края», «Идел-Урал», «Республика Татарстан», «Казанские ведомости», «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана», «Звезда Поволжья» газеталарында аның уктан төбәп аткан кебек мөһерле язмалары чыгып торды. Локман Закиров русча язды, язганнарыннан күренгәнчә, ул башы-аягы белән сталинизмга, шовинизмга, коммунистик системага каршы кеше, чын демократ иде. Бу бит кырык ел элек, әле бу режимның иң көчле вакытында! Ул башкалардан кыска язуы, бер битлек текстта зур фикерләр әйтүе белән аерылып торды. Алай гына да түгел, Локман Закиров сәясәтне тирән аңлаган, татар тарихын да, урысныкын да яхшы белгән, һәр нәрсәгә үз фикере булган, хакимият кубызына биеми торган, киресенчә, аңа карата гомерлек оппозициядәге шәхес булып чыкты! Публицистикасында сатира һәм юмор, төртмәле көлү, гаделсезлекне ачыктан-ачык фаш итү булса, аның лирик хикәяләренә моңсулык хас иде. Дөрес, кайвакытларда мәхәббәт лирикасында артык мавыгып та киткәли, монысы инде барлык ир-ат язучыларга хас күренештер, мөгаен.

Локман абый, кайбер татар полковниклары кебек, Ирек мәйданында да, әдәбият мәйданында күкрәк киереп йөрмәде, урын дауламады, ул, үзенә берни сорамыйча, рус телендә язып, татарны яклады, аның милли рухын күтәрде, кемлеген күрсәтте. Аның ядрә кебек кыска-кыска язмаларын киләчәктә кулга каләм тотып өйрәнерләр әле, чөнки аларда милли сәясәт һәм идеология дә, тарих һәм фәлсәфә дә, татарның бай күңел дөньясы да чагыла. Бүген үк кызыксынучыларга мин Локман Закировның 2003нче елда Казанда басылып чыккан «Гнездо кукушки» китабын укырга тәкъдим итәр идем, анда һәркем үзенә кирәген табар... Шунысын да әйтергә кирәк, Локман абый күпчелек китапларын үз хисабына, дача һәм машинасын саткан акчага чыгарган.

Узган ел шушы хәлләр башлангач, Локман абый миңа шалтыратты. «Мин үз гомеремдә икенче тапкыр сталинизмны күрермен дип уйламаган идем, – диде ул, әрнеп. – Без бу хәлләрне күргән идек бит инде, күпме корбаннар биреп, ил белән кичергән идек, менә тагын кабатланып ята... Яңадан аякка басу бик авыр булачак бит! Болар турында сөйләшергә кеше юк, барысы да курка, аптырагач, киңәшер өчен сиңа шалтыраттым». Әйе, бу хәлләргә җанын кая куярга белмәгәнгә, ул миңа шалтырата иде. «Мин дә сезнең кебек уйлыйм, – дидем, аны тынычландырып. – Без берничек тә золымны якларга тиеш түгел. Безнең күз алдыбызда коточкыч хәлләр булып ята. Тарих моңа үз бәясен бирер әле... Без барыбер дөресен язарга, халыкка хакыйкатьне аңлатырга тиеш».

Бу сөйләшүдән соң Локман абый да бераз тынычланды. Ә мин аның өчен сөендем – картлыгы һәм авыруы сәбәпле, өендә бикләнеп ятарга мәҗбүр булса да, ул дөньядан бикләнмәгән икән! Ул дөнья гаме белән яши! Ул сталинизмны күргән-кичергән кеше, аның яңадан кабатлануын теләми. Бу хакта кешеләрне кисәтергә тели. Әйе, ул Локман Хәким түгел, әмма Хикмәтле Локман булып чыкты. Гап-гади бер татар авылыннан чыгып китеп, күкләргә күтәрелгән, җиргә төшеп, милләтен күтәргән, инде йөзгә якынлашканда да кешелекнең иминлеге өчен кайгырган Ил карты ул – Локман Фатыйх улы!

Без дә аңа тыныч, имин, сау-сәламәт гомер телибез, бер гасырлык юбилеен да милләт белән бергә уздырырга насыйп итсен!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

 язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии