Замана әсирләре

Белмим, никтер, балачактан телевизор карарга бик яратмадым мин. Без кечкенә чакта телевизорлары да бит әле аның аклы-каралы, күп дигәндә өч канал гына күрсәтә иде. Аның да күрсәтүе ташка үлчимрәк. Урамда торучы озын баганага беркетелгән антенна, җил исеп, әз генә борылса яки берәр кош-мазар килеп кунса да, хәзер экраны бозылырга тора, чыжлый башлый. Кайвакыт телевизорның нинди дә булса механизмы, лампочкалары янып чыга. Җайлап кына телевизор карыйм дип килеп утыруга, экран бозылып ачуны чыгаргач, кайчак телевизорның «түбәсенә» бер-ике «менеп төшү»дә ярап куйгалый үзе. Шундук ялт итеп күрсәтә башлый. Алгы якта каналларын күчерә торган ручкасы бар. Шунда ук боргалап, күрсәтүен көйли торган боргычлары да урын алган. Бәлки менә шул телевизорның юньләп күрсәтмәве дә гайрәтемне чигергәндер минем. Һәрхәлдә бүгенге көн технологияләре, кесә телефоннары чыкканчы күз күреме начараюның ни икәнен дә белмәдем. Ә бүген олысы, кечесе шул заман афәтенә кереп чумган. Шул ук вакытта үзем дә… Көнгә ничәмә-ничә тапкыр кулга алабыздыр ул телефоннарны, исәбе-чуты юк. Телевизор кешене бу кадәр үк зомби ясамаган, менә телефоннар чыннан да ясый. Кечкенә дип тормыйбыз, көне буе шуннан киносын да, концертын да карап утырырга мөмкинбез. Әллә, минәйтәм, эченә кешене үзенә бәйле ясый торган берәр нәрсә беркетеп чыгаралар микән бу телефоннарның дим, аптырагач!

Сүз башым телевизорлар турында иде бит әле… Әлеге дә баягы шул аклы-каралы телевизорлар күрсәтмәү сәбәпле, элек күрше-күлән дә бер-беренә йөрешә иде. Кем белә, бәлки, бу аралашу өчен бер сәбәп кенә дә булгандыр.

Хәзер кемнең генә өенә килеп кермә, һәрбер бүлмәсе саен телевизорлар утыра. Каналлары да санап бетерерлек түгел. Әмма, көне-көне белән шул каналларны берәм-берәм йөреп чыксаң да, бер күңелгә ятышлы нәрсә табарлык түгел. Кайсын ачсаң да сугыш, үтереш, фаҗигаләр. Кая карама сәясәт, авырулар… Һәм, әлбәттә инде, тузга язмаган рекламалар. Менә шуның өчен телевизорга якын да килмим мин. Балаларның да әлләни исе китми. Әлеге дә баягы, алар да шул телефоннарына текәлгән… Ә бәйлелекнең бу төре исә тагын да хәтәррәк төсле тоела миңа. Инде шушы замана авыруыннан котылу чарасын гына табып булырмы берәр кайчан, ай-һай икеле…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии