- 20.11.2023
- Автор: Хәмидә ГАРИПОВА
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сайлаган һөнәремә бәйле гадәтемә тугрылыклы калып, лаеклы ялда булуыма карамастан, бүген дә кешеләр белән бик еш очрашам. Киңәш сорап йә хәлемне белешеп электрон почтама хат язучылар, кәрәзле телефоныма шалтыратучылар бихисап. Олы яшьтәгеләрнең күпчелеге матди яки рухи ярдәмгә мохтаҗ, яшь җилкенчәкләр белән аралашуым аларның җавапсыз мәхәббәт газапларына, серле йөрәк хисләренә бәйле, урта буын вәкилләре белән четерекле гаилә проблемаларын хәл итү мәсьәләләрендә ихластан фикер алышабыз. Минем сыман бакча җене кагылганнар белән сөйләшеп сүзебез бетми. Аралашу нәтиҗәсендә бер нәрсәне ачыкладым: бүгенге көндә күпләрнең күңел тынычлыгы югалган, тамаклары тук, өсләре бөтен булса да, үз-үзләреннән канәгать түгелләр, шунлыктан җаннарына тынычлык тапмыйча бәргәләнәләр. Эчке гармонияң югалдымы, чирләр баш калкытасын көт тә тор! Бер нәрсәне онытмыйк: һәр кыен хәлдән кимендә җиде чыгу юлы бар! Баш миеңне яхшылап эшләтеп, акыл көчеңне җигеп, ныклап уйлансаң, сигезенчесен табуың да ихтимал.
Интернеттан кызыклы материаллар укып утырганда, бер гыйбрәтле видеоязмага тап булдым. Бүгенге көндә юллар чатында адашып, югалып калган, рухы рәнҗетелгән, кимсетелгән, киләчәккә өметен җуя язган кемгә булса да ярдәмем тияр дигән өметтә, мин андагы вакыйгаларны татарчага тәрҗемә итеп, яраткан гәҗитебезне укучыларга тәкъдим итәргә булдым.
... Җитәкчесенең дорфалыгына һәм чиктән тыш саранлыгына, кул астындагыларны кешегә санамавына, даими кыерсытуына түзә алмыйча, яраткан эшен, шуңа бәйле рәвештә бердәнбер керем чыганагын югалткан Артем Селуановның шәхси тормышында да көтелмәгән хәл килеп чыккан. Моңарчы унбиш ел бер түбә астында дус-тату яшәгән гаиләсендә үзен аңлау, хәленә керү, теләктәшлек тапмаган. Кайгырма, башың исән булса, алтын куллы, аек акыллы, типсә тимер өзәрлек ир кешегә эш табылмый калмас, дип, иренең борчулы җанын тынычландырасы урында, хатыны Артемның үзен гаеплегә калдырып, булдыксызга санап, эт итеп сүккән. «Моннан соң, оялмыйча, диванда бот күтәреп, мин эшләгәнне ашап ятарга булдыңмы? Югал күз алдымнан!» – дип чәрелдәгән хатыны аның җен ачуын чыгарган, ирлек горурлыгын аяк астына салып таптаган. Ары-бире сугылып, эш эзләп караса да, күңеленә ятышлысын таба алмагач, тәмам күңел тынычлыгын югалткан ул. Күзенә тормышның бары тик кара яклары гына күренә башлаган. Кемнән ярдәм сорарга белмичә бәргәләнгән. Ярый әле, автобус тукталышында яткан сәрхушнең: «Туганкай, хәлең мөшкел күренә. Мә, аракы эчеп кара, бәлки тынычланырсың», – дигән киңәшен тотмаган. Артемның төп бәласе – эш тапмаудан бигрәк, үз-үзеннән канәгатьсезлеккә барып тоташкан. Нигә минем белән беркем санлашмый? Кай җирем башкалардан ким? Теге көнне цех начальнигына дәгъва белдерүчеләр бишәү идек. Нигә мине генә эштән куып чыгардылар? Хатыным Натальяга яратып өйләнгән идем. Рәнҗетмәдем, какмадым-сукмадым, ә ул минем битемә төкерде, балаларым алдында түбәнсетте. Җитмәсә, үзем салган өйдән куып чыгарып, мескен сукбай хәленә калдырды, дип өзгәләнә ул. Кая барасын белмәгән хәлдә, автобуска утырып, вокзалга китә. Поезд көтү залының бер почмагында гәпләшеп утыручы олы яшьтәге, ап-ак озын сакаллы, чал чәчле, дин әһелләренеке кебек кара төстәге озын киемле картларга күзе төшә. Артем шулар утыргычы артындагы бердәнбер буш эскәмиягә елыша. Теләсә-теләмәсә дә, кычкырыбрак сөйләшкән олыларның сүзенә колак салырга мәҗбүр була ул. «Озын гомер юлымда төрлесен күрергә туры килде, кордаш. Унтугыз яшемдә сугыштан бер күзсез, бер кулсыз кайттым. Әнием, эне-сеңелләрем ачлыктан үлгән икән. Өебез урынында кара күмер – көл өемнәре, мич морҗасы гына тырпаеп тора. Яраткан кызым мин гариптән йөз чөерде. Шул чакта яшәү мәгънәсен югалттым. Җанымны бары тик кара фикерләр генә чорнап алды. Авыл аксакалының киңәшен тотып, мәрхүмә әниемнең Бурятиядә яшәүче сеңлесен эзләп табарга өметләнеп, тәвәккәлләп озын юлга чыктым. Күпме эзләсәм дә, бәхет елмаймады. Әллә үлеп беткәннәр, әллә күченеп киткәннәр. Озак каңгырып йөрүемнең ахыры әйбәт тәмамланды. Очраклы рәвештә җирле монах Порфирий Атакай белән юлларыбыз кисеште. Ул мине үз чумына алып кайтты, җылытты, ашатты, дәвалады, киләчәккә юл күрсәтте. Әгәр коты качкан туган авылымнан бәхет эзләп чыгып китмәгән булсам, язмышым кай якка борылып, мине нинди төпсез чоңгылга этеп төшергән булыр иде әле. Ул мәрхәмәтле Атакай күптән вафат, әмма аның алтынга тиң киңәшләрен мәңге онытасым юк. Кичә нәрсә ашаганымны искә төшерә алмасам да, моннан җитмеш ел элек остазым сөйләгән гыйбрәтле кыйсса бүгенгәчә исемдә. Акыллы фикерләре сизгер җанымны әлегәчә җылытып тора. Күпне күргән, кара кайгылар, якыннарымны югалту ачыларын кичергән йөрәгемә бәлзәм булып тама», – дигән сүзләрен ишеткәч, Артем урыныннан сикереп тора һәм чал чәчле картның каршысына килеп тезләнә.
– Бабакай, миңа да сөйләче шул кыйссаны! Минем дә җаным яралы, бәгыремә саркып кан тама! Үз-үземне аңламыйм! Якыннарым миннән йөз чөерде. Бик авыр миңа! Зинһар, хәлемә керсәңче! Кара уйларым белән көрәшеп тәмам хәлдән тайдым, – дип, картның җетелеге төссезләнгән сыңар күзенә инәлеп бага.
– Мәйлең, түземлегең җитсә, тыңла! Хикмәтле мәгълүматны күңел сандыгыңа сала бару бер хәл, аны тормышта дөрес итеп куллана белү җиңел түгел. Ул күркәм сабырлык, зирәклек, акыл көче сорый. Булдыра алырсыңмы? – дип, сынаулы караш ташлый карт.
– Тырышып карарга сүз бирәм...
– Тыңла, алайса, бер кыйсса сөйлим. Һәр Ходай бәндәсенең эчендә бер ак, бер кара аждаһа яши. Алар һәрдаим үзара низагка кереп, бер-берсе белән көрәшәләр. Ак аждаһаң – ул синең мәрхәмәтлегең, кешелеклегең, юмартлыгың, кайгыртучанлыгың, ягымлылыгың, сабырлыгың, башкаларны ярату сәләтең, якты уй-фикерләрең. Ә кара аждаһаң – ул кара, начар уйларың, кеше сөймәүчәнлегең, нәфрәтең, явызлыгың, кирелегең, саранлыгың, комсызлыгың. Син бу җанварларның кайсысын яратыр һәм ашатыр идең? – дип сорый Аксакал.
– Ак төстәгесен, билгеле, хөрмәтлем, – дип җавап бирә Артем.
– Ялгышасың, балакай. Проблемаларың да шуңа бәйле, – дип шаккаттыра карт. – Әгәр син ак җанварны гына яратсаң һәм ашатсаң, үз-үзеннән канәгать, шат, тук чырайлы, таза гәүдәле көндәшеңнән көнләшеп, ябык, шыксыз, тамагы ач карасының җен ачуы чыга. Кайда булса да посып торып, һәр уңай очракта агына ярсып ташланып, аннан явызларча үч ала башлый. Җитмәсә, эчеңә кереп яшеренгән кара җанварның явызлыгы көчәя, синең рухи көчеңне суыра, хәлсезләндерә, ярсыта, аңыңны томалап, бары тик күңелсез караңгы уйлар чоңгылына этәрә. Хәтта кайберәүләрне юлдан яздырып һәлак итәргә дә мөмкин. Әгәр дә син үзеңнең ап-ак һәм йомшак кына түгеллегеңне, уңай якларың белән беррәттән кимчелекле, начар сыйфатларың шактый күп булуын танысаң, кара аждаһаңның күңеле була һәм ак көндәшенә ташланудан туктый. Адәм баласы шул рәвешле җан тынычлыгына, эчке гармониягә ирешә, вәсвәсәләнеп, үз-үзе белән көрәшми башлый. Аек акылын эшкә җигеп, үзенең кемлеген, ниндилеген, нәрсәгә сәләтле икәнлеген аңлаган, кимчелекләрен таныган кеше тормышта югалып калмый, авырлыкларны җиңәргә көч таба. Аның уйлау-фикерләү рәвеше, тормыш-яшәеш фәлсәфәсе, максатлары, эш-гамәлләре тамырдан үзгәрә. Дөньяның аклы-каралы гына түгел, мең төсмерле, тормышның хәсрәт-борчулы гына түгел, гүзәл һәм кызыклы икәнлеген күрә, шуннан тәм таба башлый. Беркемгә дә бернәрсәне дә тәлинкәгә салып, алдына китереп куймыйлар. Янымдагы ярым мине бәхетле итә алмады, эшемдә минем тырышлыкны тиешенчә бәяләмәделәр, дип сыктап, зарланып утыру беркемне дә бизәми. Ирләрне бигрәк тә. Бәхетле булу-булмавың, уңышка ирешү-ирешмәвең, хәтта сәламәтлегеңнең нинди булуы, гомер озынлыгың күбесенчә үзеңнән тора. Берәү гомер буе кара җанварны сөендереп, каш җимереп, әрләшеп-талашып, тигез урында түмгәккә абынып, бөтен кешедән гаеп эзләп, турсаеп яши. Әгәр мондый кызыксыз мәгънәсез җан асрауны яшәү дип атап булса? Икенче берәү бүлмәгә килеп керсә, гүя көн яктыра, җаннарга җылылык тула. Аның көләч йөзендәге ягымлы күз карашыннан, назлы тавышыннан, кешеләргә хөрмәтле мөгамәләсеннән тирә-юньгә җылы кояш нурлары түгелгәндәй тоела. Әллә ул кешенең проблемалары юк дип уйлыйсыңмы? Бар, әлбәттә. Ул үз-үзе, уй-хисләре, эчке дөньясы, кыйссадагы ак һәм кара аждаһасы белән гармониядә яши белгәнгә күрә бәхеткә лаек. Гомер иткәндә кайвакытта усаллыгың, хәтта киребеткәнлегең дә ярап куя. Җитү кызыңны яки хатыныңны мыскылларга җыенган начар ниятле бандитны сугып егу гөнаһ түгел, чөнки син якын кешеңнең намусын саклап калдың. Үз мәнфәгатеңне яклаганда ирләрчә ныклык күрсәтү, катырак тору да килешә. Җебекне тезләндерәләр, пешмәгәнне төртеп егып, аяк сөртеп үтәләр. Әгәр сине эшеңдәге җитәкчең мыскыллаган икән, аңа яхшатлы булам дип, дәшми калсаң, Ак аждаһаны ашатасың. Җыелган ачуыңның үчен өйгә кайткач хатыныңнан яки балаңнан алсаң, Кара җанварны сөендерәсең. Уйлап кара әле, бу ирлекме? Урынын, вакытын белеп кара аждаһаңның көчен куллану файдага була. Эчке ак энергияңне позитивка юнәлдергән хәлдә, максат куеп, алга барганда, киртәләргә юлыкканда, кара җанварның үҗәтлеге, кырыслыгы, буйсынмаслыгы, башбирмәслеге, усаллыгы авырлыклардан курыкмаска, аларны кыю гына җиңеп чыгарга ярдәм итә. Алар бер-берсенә каршы көрәшмәсә, үзара дус яшәсә, бер-берсен тулыландырып, үзара ярдәмләшеп, иясенә рухи көч бирә, – дип сөйли дин әһеле.
Аны бирелеп тыңлаганда, Артемның катмарлы тормыш юлы кино кадрларыдай йөгереп, күз алдыннан уза. Ул үзенең хаталарын таный, өметсезлектән тоныкланган күз карашы яктыра төшә, йөзенә алсулык йөгерә.
– Рәхмәт, Атакай! Син мине үз-үземнән коткардың! – дип әйтеп, салынып төшкән иңсәләрен турайтып торып баса һәм ышанычлы, ныклы адымнар белән вокзалдан чыгып, өенә кайтып китә...
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии