Ботинка аяктан кадерлерәк

Безнең чорда җиде класс кына уку мәҗбүри иде. Аннан авыл җирләрендә колхоз эшенә чыгасың. Каядыр китеп эшкә урнашу өчен паспорт юк. Ә колхозда эш һәркемгә җитәрлек. Сыер, сарык, тавык, дуңгыз фермалары, язын-җәен, көзен басу-кырлар… Кыз балалар вербовка белән язылып, Чиләбе, Горький, Березники, Кемерово якларына китәләр. Аннан паспортлы булып кайткач, кая да булса китәргә, акчалы эшкә керергә хокукың була. Мин санап киткән ул якларда күмер шахталары. Әле хатын-кызларның да шахтага төшеп эшләгән еллары ул. Бу эшкә түзә алганнары бераз өс-баш бөтәйтеп, үзләре дә үсеп-калкынып, акыл туплап кайталар.

Сигезенче класска дип, район үзәгендәге мәктәпкә төрле авыллардан әйбәт укучы, хәлле тормышлы балалар килә иде. Үзем шушы район үзәгеннән булгач, сигезенчегә барасы булды. Укырга бик атлыгып тормыйм, өс-баш та начар, шуңа күрә каядыр чыгып китеп, эшкә керергә исәбем бар иде. Әнкәй рөхсәт бирмәде. Миңа, сугыш ятиме буларак, бераз пенсия түләнә, колхозда таякка эшләтәләр, акча йомырка, сөт сатудан, шушы әз-мәз пенсиядән генә керә. 8нчегә бармыйча чара калмады. Безнең өйдән мәктәпкә бер мин генә чыгып китмим. Зәй районының Мәлем дигән авылыннан чыбык очы туганыбыз үзенең улын да 8нче класска алып килде. Сарманда интернат, тулай торак ише әйберләр юк иде. Малайны бездә калдырып, бер арба утын да алып килергә ышандырып, абзый кайтып китте.

Рифкать (малайның исеме шулай иде) белән параллель классларда укыйбыз. Ул башлы, укыйм дип килгән. Күбесенчә өй эшләрен мин аннан күчерәм, үзем баш ватып утырмам бит инде. Кайчак үзара ачуланышып, бәргәләшеп тә китәбез. Әнкәйләр йокыга киткәч, керосин лампасын китаплар белән каплап куеп, кулдан ясалган карта да уйнап алабыз. Дүрт кенә тәрәзәле, бер бүлмәле өй иде безнең. Йоклавыбыз сәкедә. Мәктәптән кайткач, өй, ихата тирәсендә үзебезгә тиешле эшләрне башкарырга да онытмыйбыз. Рифкать ишек алларын, капка төпләрен себерә, мин су ташыйм, атнага 2-3 тапкыр идәннәрне юам.

Беркөн, мәктәптән кайтуга, әнкәй Рифкатьнең кулына балта тоттырды да казан астына ягу өчен бераз утын вакларга кушты. Төп ягулык – тирес кирпече. Ул янып китсен өчен башта йомычка кирәк. Озак та үтмәде, Рифкать еламсырап килеп керде, утын ваклаганда ялгыш ботинкасына чапкан икән. «Ботинканы салып, яланаяк кына чыгасым калган икән, аякка чапсам да, бер төзәлер иде әле, ботинканы быел гына алган идек», – дип сыкрый. Без инде әнкәй белән тизрәк аяк киемен салдырып, эче тулы кара кандыр, дисәк, аягына берни дә булмаган, ботинкасының өсте генә бераз ярылган булып чыкты.

Югары классларда уку әтиле балаларга әле түләүле еллар. Вакытында түләргә акчасы булмаганнарны мәктәптән чыгарып җибәрәләр иде. Андый 2-3 очрак булганын беләм. Ир-атлы гаиләләрнең дә түләрлек акчалары булмаган икән. Бездә 2-3 ай яшәгәннән соң, гаиләләрендә ниндидер күңелсезлек чыгып, Рифкать укуын ташлап кайтып китте. Ул киткәч, миңа да күңелсез булып калды. Аның бу дөньяда кем булганын, ничек яшәгәнен белмичә үтте гомерем. Телефон заманнары түгел иде, үзләре дә килеп чыкмады. Нишләп Зәй районыннан Сарманга кадәр китергәннәрен дә белә алмадык. Инде ул үзе дә 80 яшьлек бабай булгандыр. Институт тәмамлап, зур урыннарда эшләгәндер дип уйлыйм, югалып кала торган малай түгел иде ул.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии