Йөрәктәге бер җылы хис

Йөрәктәге бер җылы хис

Юл буенда көзләр төсе сеңә башлаган каеннар кул изәп кала, машина тәрәзәсеннән калышырга теләмичә, болытлар артына кача-кача кояш йөгерә. Күңелгә бер моңсулык кереп качкан. Бер мизгел һәм ул яшь булып түгелер төсле… Авылга кайтып барыш. Дәү әнием янына. Инде көзнең алтын яфраклары түшәлгән каберен күрергә. Дәү әниемнең арабызда булмавына инде бер ел үтеп бара бит…

өйләре… Үземнең туган авылым булмаса да, авылга кайту барыбер күңелле. Өйгә кайткан кебек буласың. Хәер, үземнең авылым, үземнеке. Әниемнең балачагы шунда үткән, шул сукмакларны ул да күпме таптаган… Авылның бетеп баруы гына күңелне рәнҗетә. Анда бер өй, монда бер өй. Матур-матур тулы урамнар да бар бит, югыйсә. Нәкъ менә шушы ялгыз, ишек-тәрәзәләренә такта кадакланган өйләр авылга бер мескенлек өстәп, күңелне рәнҗетеп торалар шикелле. Заманында шау-гөр килеп эшләп торган күл буендагы кибетне дә шапылдатып ябып, ишегенә йозак элгәннәр. Авылның бер башында әниемнең туган, төп йортлары. Балачакта кайткан саен күрсәтеп, сөйләп уза торган иде әнием. Юл буенда ак яулык ураган әбиләр очрый. Эх, нинди кадерле алар миңа! Араларында Дәү әнием булмавы гына кызганыч. Яшисе иде бит әле аңа, яшисе… Каберлекләр. Бу зират туган авылымныкыннан нык аерылып тора. Үз авылым зиратында каберләр рәт-рәт тулып килсә, монда алар – анда бер, монда бер булып парлап урнашканнар. Менә, Дәү әниемнең кабере. Менә, Дәү әти… Янәшә каен агачларыннан сары яфраклар коелган инде. Каберлек өстендәге матур-матур чәчәкләр күңелне шатландыра. Онытмаганнар бит! Онытмаганнар! белән бергә, аңа карата булган җылы хисләрен, истәлекләрен күмеп куймаганнар!

Мин һәрвакыт, әнинең туган йортына килү белән, иске фотоальбомнарны карарга яратам. Килеп ашап-эчәм дә, фотолар карыйм. Бу йортта бер күркәм гадәт бар, барлык фоторәсемнәрне тәртипләп, җыйнап баралар. Калын-калын альбомнарга әниемнең балачагы кереп качкан. Тәскирә апаның укып йөргән чаклары… Бер читтә бәләкәй Ләйсән апам, Чулпан, Гүзәл елмая… Горур солдатлар – Шамил абый, Дәү абый… Ел саен яңалары өстәлеп бара. Үткән якты, күңелле көннәрне саклый бу альбомнар.

Без Дәү әниемнең елын үткәрергә җыелдык. Чит якларга таралышкан биш баласы, оныклары, туруннары. Бүген өй тутырып кунак булачак, әбиләр киләчәк, Коръән укыячаклар. Дәү әниебезнең рухы шатланыр. Барысы да табынга бер ямь өстәп калырга тырыша, үз өлешен кертә. Берсеннән-берсе тәмле ризыклар киселеп, табынны бизәп бара. Үзара сөйләшәләр, көлешәләр. Истәлекләрне яңарталар. Аяк астында чуалып йөргән «кечкенәләр»нең ара-тирә борын тартып алулары да күңелдә шатлану уята. Кабат барыбыз да бергә җыелдык. Бер ел үткәч, дәү кабат үзенең туган йортына җыйнады бүген. Бүлмәнең түрендә рамкага куелган дәү әнинең сурәте елмаеп карый сыман. Әллә миңа гына шулай тоела микән?! Менә дога укый башладылар. Барысының да диярлек йөзләренә моңсулык кунды. Арабыздагы иң кечкенә турун Алия белән Җәмилә дә тынып, җитдиләнеп калдылар. Өстәл артында утырган Гөлиянең йөзендә моңсулык… Ләйсән апа да моңсулана. Ниләр уйлады икән алар бу вакытта?! Бер кайгысыз балачакларының Дәү әнинең кочагында үткән көннәренме, әллә югалту ачысыннан сүнеп калган күзләренме? Дога кылалар. Кулларны күтәрәбез. Кылган бар догалар, үткәргән бар мәҗлесләр кабул булсын иде!

Дәү әнинең юклыгына күңел һаман ияләнеп бетә алмый. Шулай да, бергә җыелышкач, өйгә тагын Дәү әни кайткан кебек булды. Төп йорттагы килен – Рәмзия апаны «Рәфидә булып беткәнсең, ашларың да тәмле, гөлләрең дә гөрләп үсә», – дип мактадылар. Берсүзсез килештек! Минем үземнең дә Дәү әни төсле буласым килә. Шатлык, кайгыларны кичеп, горур булып калып, тормыш китабымның соңгы битен аның төсле, аклык белән ябасым килә. Тормышта үзеннән бары якты уйлар калдырып киткән Дәү әни – безнең горурлыгыбыз…

,
КФУның I курс студенты.

Йөрәктәге бер җылы хис , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии