Октябрь революциясе «җимешләре»

Октябрь революциясе «җимешләре»

Әле кайчан гына без 7нче ноябрьдә ду килеп бөек революция көнен бәйрәм итә идек. Ә бүген 7нче ноябрь бар ни, юк ни. Иң беренче бу көнне ни өчен октябрь революциясе дип атаганнарын ачыклап китик.

1917нче елда Русия империясендә елларны искечә исәпләгәннәр. Ә Европада һәм Англиядә ел исәбе яңача башкарылган. 1918нче елда бездә дә яңача исәпләүгә күчкәннәр. 25нче октябрь 7нче ноябрьгә күчкән. Менә шуннан киткән инде октябрь сүзенә табыну. Әле кайчан гына һәр районда «Октябрь» колхозы бар иде. Бу исемне завод-фабрикаларга да куштылар. Хәтта ир балаларга да кушкан очраклар булды. Кызларны Октябрина дип атадылар. Бу исемне әле дә очратырга була. Аннары китте инде кушма исемнәр кушу: Вил (Владимир Ильич Ленин), Ким (коммунистический интернационал молодежи). Октябрьск шәһәре дә бар.

Хәзер инде аерым бер илдә коммунистик җәмгыять төзибез дип омтылуның зур тарихи хата булуын без дә аңладык. Хәлбүки, дөньяның башка илләренә бу күптән аңлаешлы иде инде. Әгәр дә 1917нче елда большевиклар октябрь түнтәрелеше ясамыйча, безнең илдә февраль революциясе генә дәвам иткән булса, без бүген нинди Европача дәүләттә яшәгән булыр идек! Үзегез уйлап карагыз: әгәр дә 7нче ноябрьдә октябрь түнтәрелеше булмаса, гражданнар сугышы да, 21нче елгы ачлык та, 30нчы еллардагы репрессияләр дә, раскулачиваниеләр дә булмас иде. Ә анда күпме кешенең гомере өзелгән, күпме байлык юк ителгән. Буржуазия дип, күпме сәләтле кешеләрне юк иткәннәр. Күпмесе чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр булган. Бүген инде без шул ук капитализм җәмгыятенә әйләнеп кайттык. Ә безнең өчен иң аянычлысы – властька тиран Сталин да килмәгән булыр иде. Миллионлаган халыкны «халык дошманы» дип юк итү аның инициативасы бит. Ул заманда кеше үтерү гадәти хәлгә әйләнгән. Сталинның явызлыгы бигрәк тә без татарлар өчен зур булды. Безнең милләтнең иң алдынгы вәкилләре: галимнәр, язучылар, сәясәтчеләр егерменче елларда ук юк ителде. Качып котыла алганы чит илләргә китте. Бер генә мисал китерәм, Садри Максуди әле патша заманында ук татар милләтенең лидеры була. Ул Русиянең тәүге чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты да. Өч чакырылышта депутат булып сайлана. 1909нчы елда Думада бик озын чыгыш ясый. Анда татар халкының колониаль хәле, күпме михнәт күргәне ачыла. Рус шовинистлары аны кычкырышып туктатырга мәҗбүр була. 1917нче елгы февраль революциясеннән соң, аның эшчәнлеге аеруча җанлана. Ул беренче татарлар съездын үткәрүгә ирешә, анда аны июль аенда татар милли мохтәриятендә президент итеп сайлыйлар. Менә кем ул безнең беренче президентыбыз! Октябрь революциясеннән соң аны эзәрлекләүләр башлана. Ул Төркиягә китәргә мәҗбүр була. Бу илнең тәүге президенты аны үзенә ярдәмче итеп ала. Ул бу вакытта да үз милләте өчен күп эш башкара.

Сезнең «Агыла да болыт, агыла» дигән җырны ишеткәнегез бардыр. Аның авторы Хәсән Туфан – «халык дошманы» дип хөкем ителгәннәрнең берсе. Ул 16 ел буена төрмәләрдә, сөргендә булган кеше. Яраткан хатыны аны көтеп ала алмыйча вафат була. Шунысын да әйтергә кирәк, Сталин заманында хөкем ителүчеләрнең гаиләсе, туганнары да җәфа чигеп яшәргә мәҗбүр ителә. Аларга хат язу да тыела, каләм һәм кәгазь бирелми. Ә бит Муса Җәлил хәтта фашист төрмәсендә дә үзенең үлемсез шигырьләрен яза алган. Сталин үзе дә Русия империясендә сөргендә вакытта хатын алган. Менә нинди вәхшилекләр булган Сталин заманында.

Татар халкы язмышында иң явыз кешенең Иван IV булуы бәхәссез. Аны татарлар Явыз Иван дип атый. Ә Сталин татарга күрсәткән явызлыклары белән икенче урында.

Җитди тарихчылар, әгәр октябрь революциясе булмаса, Бөек Ватан сугышы да булмас иде дип исәпли. Чөнки 30нчы елларда фашист Гитлер властька килгәч, көнбатыш илләре Русия белән, Беренче бөтендөнья сугышындагы кебек, союздаш иде. Гитлер бу көчле союзга каршы сугыш ачарга базмас иде. Ә фактта Сталин явызларча сәясәт алып бара. Без Европада коммунистик җәмгыятькә барабыз дип лаф ора. 1939нчы елда Гитлер белән пакт төзи. Фашистлар Польшага һөҗүм иткәч, СССР да Польшаның көнчыгышын басып ала. Шул чорда меңнәрчә поляк офицерлары атып үтерелә. Моны Польша әле дә гафу итә алмый. Фин сугышы, Балтыйк буе илләрен СССРга кушу, Көнчыгыш Европа илләрендә союздаш дәүләтләр төзү – аның этлекләрен санап чыгу гына да байтак вакыт сорый.

Безнең халык өчен бу еллар менә нинди фаҗигаләр китерде: дүрт елга сузылган коточкыч сугыш, анда һәлак булган 27 миллион кеше, яртылаш җимерелгән ил, аны торгызу өчен киткән гигант хезмәт, ятим калган миллионнарча балалар, 20-30 яшендә тол калып, михнәтле тормыш алып барырга мәҗбүр хатын-кызлар...

Сугыш башланганда миңа 5 яшь иде. Минем балачагым әнә шул ачлык, хәерчелек, ялангачлыкта үтте. Әтием хезмәт фронтында булды. Абыемны 17 яшьтән армиягә алдылар, 18 яшьлек апам тракторда эшләде, әни дә гел хезмәттә булды. Мин 8 яшемдә чабата үрә идем инде. Без, 9-10 яшьлек балалар бәләкәй арба тартып үстек. Менә шундый булды безнең тормыш. Менә шундый булды октябрь революциясе «җимешләре». Ни кызганыч, арабызда Сталинны сагынучылар да бар әле.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстанның Бәләбәй шәһәре

Комментарии