Чабата татар халкының милли киеме түгел

Чабата татар халкының милли киеме түгел

«Безнең гәҗит»нең 7нче июньдә, 23нче санында чыккан «Ничек чабата кимәсен, ди?!» дигән язманы укыгач, үз фикеремне белдерергә булдым. Язма авторы Нурия ханым белән килешергә була, Татар халкы да, тирә-күрше милләт халыклары кебек, авыр чакларда чабата киде. Нишләмәк кирәк аякка кияргә авыл кибетләрендә аяк киеме дә булмаган вакытта. Әле булса да авыл халкына эшләгән өчен колхозлар акча түләмәделәр. Кемнең гаиләсендә «тере» акча алучы бар, алар бер атнага да түзми торган чабата урынына туфли, кирза итек яки фабрикаларда эшләнгән бүтән аяк киеме алдылар. Авыл халкы гына түгел, Исәк авылында туып-үскән, икенче дөнья сугышы ветераны Нурислам абый сөйләвенчә, хәтта армиядә дә чабата кияргә туры килгән. «1943нче елда аяк киеме – кышын-җәен обмотка чорналган ботинка иде. Ул шул кадәр тузды, солдатлар ботинканы телефон кабеле белән бәйләп куя башладылар. Әле анысы да телефон кабеле кисәген таба алсаң гына. Шул дәрәҗәгә барып җиттек, бервакыт полк командиры тезеп бастырды да: «Кем чабата үрә белә, ике адым алга чыксын!» – диде. Мең солдат арасыннан 15ләп кеше чыкты. Аларны бар эшләрдән азат итеп, чабата үрдерделәр. 1944нче елда гына Америка ярдәме килеп җиткәч, үгез тиресеннән эшләнгән, гомер тузмас соры төстәге ботинкалар кия башладык. Тәмам тузып беткән шинельләребезне дә аларныкына алыштырдык. Мин әле армиядән өйгә дә шул киемнәр белән кайттым», – дигән иде ул.

Ә безнең борынгы бабайларыбыз аякларына күн итек киеп яшәгән. Моны тарихи вакыйгалар да раслый. Киев кнәзе тугызынчы гасырда чираттагы талау-көчләү өчен Болгар җиренә бәреп кергәч, бер ярдәмчесенең күзе әсир Болгар сугышчысының аяк киеменә төшә. Шунда ул кнәзенә: «Кнәз, бу әсирләрнең аякларында күн итекләр, ә безнең сугышчылар чабатадан. Болар безгә ясак түләп торучылар булмаслар», – ди. Бу тарихи факт. Димәк, безнең халыкта гомер-гомердән аяк киеме яхшы эшкәртелгән күннән булган. Һәм ул аяк киемнәрен күрше халыкларга сатуга да чыгарган. Кем хәтерләми, әле кайчан гына әбиләребез матур итеп тегелгән, чәчәкле читекләр киеп кунакка бара иде. Бабайларда да шулай ук йомшак күннән тегелгән итекләр иде. Шуңа галош кидереп, ел әйләнәсе йөриләр иде. Хәзер дә Арча читекләре кибетләрдә озак тормый, алучылар, кулланучылар җитәрлек.

Нәтиҗә ясап, ныклап шуны әйтергә була: чабата татар халкының милли аяк киеме түгел! Хәерчелекнең, юклыкның иң чигенә җиткәч кенә татар халкында куллануда булган ул. Әнә ачлык вакытларында кычыткан, алабута, черек бәрәңге дә ашарга туры килде халыкка. Ләкин әйтә алмыйбыз ич татар халкының милли ризыклары болар диеп.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Кидек, энем, чабатаны

24нче майда чабата турында чыккан мәкалә мине уйландырды. Аның авторы, хөрмәтле Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле! Мин – надан бер карт, бөтен булган белемем җиде класс. Сезнең кебек укырга миңа Аллаһы Тәгалә насыйп итмәде. 8 айлык чагымда атадан калып, анам белән әбием тәрбиясендә үстем. Шушы гомерем эчендә чабатасын да, галошын да күп кияргә туры килде. Кидек шул, энем, чабатаны. Аны ясау бик җиңел эш түгел. Аңа юкәнең иң яше кирәк, урман каравылчысына шул юкәң белән эләксәң, ахырын үзең аңла инде… Син аны үзең күрмәгәнсең, бәлки, әти-әниең дә күрмәгәндер. Без менә аны үзебез киеп үстек. Әнием бер кием чабатаны бер кадак майга сатып ала торган иде. Чабата үрү бик зур осталык, пөхтәлек сорый. Чабатаны кайда гына кимәделәр икән авылда туып-үскәннәр. Әле башмакларга кадәр ясыйлар иде ул юкәдән. Чабатаны ул чорда резин галош урынына да кидек. Язгы якта аякка су кермәсен өчен, чабата астына шакмак кагалар иде, анысын күтәртмә, диләр. Шул чабата коткарды да инде безне. Яланаяк йөреп булмый бит. Җизни сугыштан кайткач, мин дә аннан чабата үрергә өйрәндем. Авыр аны ясавы. Син менә оста гына итеп язгансың да… Ул чабатаны да бертөрле генә итеп ясамыйлар бит әле. Яшь кызларга – бертөрле, эшкә кию өчен тагын башка төрле. Кызларга дигәне бик матур итеп, зәвыклы итеп ясала инде. Әбиемнең ике кызы күрше авылда кияүдә иде. Әби аларга кунакка барганда киеп бару өчен матуррак итеп ясап бирергә куша. Шулай, кунакка киеп бару өчен тагын үзенә бер төрле ыспайрак итеп ясала. Чабатаны кияргә, кимәскә дигән закон булмаган дип беләм. Әй энем, чабата киеп биючеләр канат куйган кебек очарлар иде безнең чорда. Чабата киюнең бер дә хурлыгы юк. Аның файдасы да булды, белмибез генә.

Нинди файда, диярсең. Элек хәзерге кебек аяк чирләре булмады, гөмбәчек тә юк иде. Ул чор кешеләренә киез каталар бик тәтемәде. Сугыш вакытында сарык йонына салым бар иде. Әле аның өстенә заем, тагын әллә никадәр түләүләр. Шул сарык йонын сатып түләделәр анысын да. Ул турыда язсаң, сүз күп. Әмма шул чорда туган язучылар гына калмады. Күпләр ясаган чабаталарын базарга алып барып сатып, гаиләсен шулай туендырды. Кидек, кими кая барасың. Резин аяк киемнәре дә бар иде, әмма аны алырга халыкның акчасы юк иде. Андый заман кабатланмасын дип кенә телик без. Хәзер нәрсә кисәк, шул бар. Әмма 8 мең сум пенсиягә генә әллә нинди затлы киемнәр алып булмый. Аллаһы безнең буын картларына затлы киемнәр кияргә насыйп итмәде. Ярар, булганын күпсенмәсен, без риза булганына да. Зинһар, мин карт юләрне гафу итегез.

Исемемне куймагыз,

Балык Бистәсе районы

Чабата чәчәк ата

Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең чабата турында язган мәкаләсе мине дә уйланырга мәҗбүр итте. Дөрес, ул башлыча, бик мәгънәле, кызыклы фикерләр яза.

Кайда ничек булгандыр, мин яшәгән элеккеге Кузнечиха районына якын булган төбәкләр: Әлки, Спас, Аксубай районы халкы әле 1947нче елларда да чабатадан йөрде. Аны данлыклы Матак базарында саталар иде. Иң матур, пөхтә, таза чабаталарны Иске Рәҗәп авылы осталары ясый иде дисәм дә хата булмас. Аның модельләре күп төрле булыр иде: ирләрнеке, хатын-кызларныкы, балаларныкы. Һәр атнаны якшәмбе базарында берничә йөз пар чабатаны сатып бетерә торганнар иде. Ни хикмәт, безнең Төгәлбай авылында чабата ясый белүче юк диярлек иде. Шулай да бер туганыбыз – Җиһангиров Сәетгәрәй абый 1938нче елда нахакка гаепләнеп, 4 ел зинданда булып, шуннан чабата үрергә өйрәнеп кайткан иде. Ләкин ул үз гаиләсе өчен генә ясады. Минем 1928нче елгы 16 яшьлек Нургаяз абый аның янына бер атна барып йөреп, чабата ясарга өйрәнде дә, гаиләбезгә җитәрлек чабатаны үзе ясый башлады. 1950нче елларга кадәр аякта чабата булды. Әтиебез Идиятулла да 41нче елгы сугышта ярты ел чабатадан йөрдек дип сөйли иде. Аннан инде 3 метрлы аякчу (обмотка) белән кирза ботинкалар биргәннәр. Сугыштан да шул аякчуларын алып кайткан иде. Аннан шарф, билбау ясап йөрдек. Соңрак авыл кибетенә җөйсез резина галошлар кайта башлады. Халык аны «шахта галошы» дип йөртте. Минем олы абый да Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәренә шахтага киткән җиреннән 3-4 пар шул галошны алып кайткан иде. Шуннан, акрынлап, чабаталар гамәлдән чыга башлады.

Чабата турында җырлар да бар иде:

Әй чабата, чабата,

Чабата чәчәк ата.

Сөймә кызлар, сөй хатыннар,

Хатыннар май ашата.

Менә шулай ул заманнарны сагынып искә алырга гына язсын дип телик инде.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии