Узган гасырда безнең чор кешеләре күргән салам михнәтләре

Узган гасырда безнең чор кешеләре күргән салам михнәтләре

Салам хакындагы бу мәкаләмне язарга утыргач, безнең балачак хатирәләре күңелдә яңарды. Алар инде газеталарда бик күп язылган.

Авылда эшләр кимегәч, яшь егетләрне армиягә ала башлыйлар. Алар атларга утырып, җырлап авыл урамнарын әйләнәләр иде. Егетләр җырлаган җырларның берсе минем хәтеремдә әле дә саклана. Ул болай иде:

Гармуныңны сузып уйна,

Басып уйна бакасын.

Сабый чактан күреп үстем

Бу дөньяның җәфасын.

Егетләр китеп күздән югалганчы капка төпләрендәге авыл кешеләре елап, аларның исән-сау йөреп кайтуларын теләп калалар иде. Хәзер бу матур күренешләр онытылды инде, бәлки аның кирәге дә юктыр. Шуның шикелле, минем язачак салам хакындагы хикәяләремнең дә хәзерге заман кешеләренә кирәге дә булмаска мөмкин. Ни өчен дигәндә, хәзер авылларда мал-туар бетте. Салам өчен дә ул кадәр кайгыручылар юк сыман. Шулай да без күргән, безнең чор кешеләре кичергән михнәтләрне язасым килә.

Кара кайгы булып бөтен ил өстенә сугыш афәте килде, бу афәтнең иң авыры авылда яшәүчеләргә булды. Авыл халкы үстергән малларының продукциясе үзенә булмаса да, мал асрарга тырышты. Билгеле инде, мал асрагач, малларга азык кирәк. Бала-чага, карт-коры, кем ничек булдыра ала – шулай тырышты. Колхозлар бик әз күләмдә генә салам бирә иде. Аны кышкы суыклар башланып, басуга кар төшкәч бирәләр. Алып кайту үзе бер бәла, колхозда атлар юк, булганы да начар, хәлсез, колхозның үз эшенә кирәк. Бердәнбер юл – бәләкәй чана белән ташу. Кияргә киеме булмаган ач, хәерче кешеләргә үтә дә авыр эш иде бу. Шулай булса да, бирелгән салам басуда калмады. Колхозга ташыган салам эскерте урыннарыннан да бала-чага әз булса да салам җыеп кайта, анда да бер нәрсә дә калмый. Күрсәләр, ул саламны да фермага бушаттыралар.

Сугыш беткәннән соң, колхозлар аякка баса башлагач, саламны эскертләрнең күләмен метр белән үлчәп, сантиметрлап бүлә башладылар. Кемгәдер 1 метр, кемгәдер 15-20 сантиметр. Бу заманны күз алдына китерсәң, эскерт яннарында сәнәк сугышы барлыкка килә, күрше-тирә бер сәнәк салам өчен дошманлашып бетә иде.

Яңадан бер игътибарга ала торган хәлне языйм. Сугыш бара. Без бәләкәй балалар. Әниләр буранлы көннәрне күршебез Мәликә апа белән, бик хәтәр эш булса да, салам урларга басуга баргалыйлар. Бер көнне котырган буранда чыгып китте болар. Без балалар әби янында, ул өйрәткән догаларны ятлап, әниләрнең исән-сау кайтуларын теләп утырабыз. Буран һаман көчәя, әниләр кайтмый да кайтмый, бездә йокы кайгысы юк, кышкы озын төн дә үтеп бара, инде таң ата башлады. Шул вакыт әниләр хәлдән таеп кайтып егылдылар. Мескеннәр ничек катып үлмәгәннәрдер инде. Әле аларның иртәгесен эшкә дә барасы бар. Мондый вакыйгалар ул замандагы бик күп кешеләрнең язмышында булгандыр.

Сугыш беткәч тә корылыклы еллар килеп, салам мәсьәләсе үзен сиздереп торды. Шундый елларның берсендә бөтен Татарстан Украинага барып салам хәзерләде. Безнең колхоздан да бардылар. Ул эшләр белән мин таныш түгел, ни өчен дигәндә, мин Саба АТПсында шофер булып эшли идем. Саламы кайтса да, аның белән күчтәнәче дә кайтты. «Колорадский жук» безнең бәрәңге бакчаларында бик рәхәтләнеп яшәп ята. Ул коңгыз – Украина кунагы.

Ел фасыллары 12 елга бер әйләнеп килә диләр, монысына мин аңлатма бирә алмыйм, ул Аллаһы Тәгалә рәхмәтендәге эш. 1980нче елларда дип беләм, корылыклы ел тагын килде. Күмәк хуҗалыкта булган басу мәйданнарыннан малларга җитәрлек азык әзерләп булмады. Авыл халкы урманнарга барып яфрак җыйды. Колхозда басудагы салам камылларын җыюны оештырып карадылар. Болар барысы да, халык әйтмешли «батканда саламга ябышу» гына иде. Шулай итеп, салам мәсьәләсе тагын килеп басты. Республика күләмендә кайда салам бар, шуны белешеп, салам хәзерләү эшенә керештеләр. Безнең «Марс» колхозы Оренбург өлкәсендә, элекке Казахстан җирләре булган Адамовка дигән җирлектә салам хәзерләде. Ул эшне яңа гына институт тәмамлап кайтып, колхозда агроном-семеновод булып эшләүче Раиф Җамалиевка тапшырганнар иде. Иртәрәк эшкә керешкән колхозлар якынрак җирләрдә эшләде, безгә дигәне хәйран ерак булып чыкты. Әзерләгән салам кипларын күп колхозлар тимер юл уза торган «Светлый» дигән станциягә коры вакытта ташып өйгәннәр, безнең саламнар әзерләгән җирдә, басуда калган. Районның күпчелек колхозлары саламнарын тимер юл белән Шәмәрдәнгә кайтарды, безнеке алай килеп чыкмады.

Февраль ае бетеп килә, март ае җитте, чәчүгә әзерләнәсе бар. Салам да юк, тракторлар да далада калган килеш. Колхоз рәисе ял итәргә китте. Аның урынына парторг булып эшләгән Фәрит Хәкимович калды. «Әхәт, сине Оренбургка җибәрмичә булмый, башка җибәрер кеше юк, саламы булмаса һичъюгы техникаларны алып кайтырга кирәк», – диде. Колхозда баш инженер булып эшләгән кеше булгач, бармыйм дип әйтеп булмый. Өйдә үземнең дә маллар бар, аларның да ашарына бер нәрсә юк, аны да уйларга туры килде. Барасы машиналарны, кешеләрне барлап, без юлга әзерләндек. Аллага тапшырып, 3 йөк машинасы, бер автобус белән унлап кеше юлга кузгалдык. «Юл газабы гүр газабы» дип белми әйтмәгән аны безнең халык. Кайбер кешеләр гомер буе юлда йөрсә дә, исән-имин йөреп тора. Безнең бу барган юлыбыз бик мәшәкатьле булып чыкты. Төнлә сәгать бердә торып, юлга кузгалдык. Бу юлларда инде бер йөргән Раиф та безнең белән бара, автобус шоферы Корбангали дә юлны белә. Алабугага җиткәч безне ГАИ туктатты. Ул вакытта буш йөргән машиналарга йөк төятәләр иде. Безгә бер заводтан Златоус шәһәренә алып барырга йөк төяделәр. Урал тауларын кичеп, тау уртасына, Европа-Азия дигән язу язылган багана янында тукталып алып, Златоус шәһәренә төшеп киттек. Шәһәр якында гына күренсә дә, хәйран ерак булып чыкты. Анда йөкне бушатып, Уфа шәһәренә киттек. Шәһәр базарын карап чыккач, юлыбызны дәвам иттек. Төнге сәгать уникеләргә барасы җиргә барып җитеп, йортларга урнаштык. Без юлда вакытта башланган буран бер атнадан артык котырды. Басуга салам төяргә барырга бульдозер, К-700 тракторы бирәләр. Машиналар белән чыгып карыйбыз 1 метр да барып булмый, кар юлны күмә дә куя. Коры җир катмый икән, бульдозер карын да, җирен дә көри. Без совхозның бер бүлекчәсендә торабыз, буран туктамый, дала бураны бездәгечә генә түгел, күз ачтырмый. Уйлаштык та, техникаларны төяп кайтырга булдык. Техникалар совхозның үзәгендә, ярый әле басуда калмаган. Без торган урын белән совхозның үзәге 15 чакрым. Техникалар янына, совхозның үзәгенә озату өчен безгә бер К-700 тракторы бирделәр, алга ЗИЛ машинасын, аның артына белорус тракторын тагып юлга чыктык. Ярты юлны узгач бер үзән бар, тракторчы туктап безнең техникаларны ычкындырып, тирән карны таптата башлады, бераз таптаткач безне тагарга килә. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, килә торгач, бер тәгәрмәче белән безнең машина өстенә менеп басты. Без, беттек дип кабинада утырабыз, ярый трактор сүнеп калды. Безнең артта Белорус тракторы тагылган, ул эшләп тора. Мин кабинадан чыгып, тракторчы Фәриткә тизрәк машинаны артка тарт дип әйттем, ул машинаны трактор астыннан тартып алды. Алланың рәхмәте, машинага берни булмаган, бары бер подфарник пыяласы гына ватылган иде. Тракторчы рус малае, курыккандыр да. «Сезнең арттан йөреп, төрмәгә керәсем килми», – дип, безне ташлап кайтып китте. Белорус тракторын алга чыгарып, тырышып-тырмашып, чак үзәк утарга кайтып җиттек. Безне анда Сабадан килгән ике колхида, бер Урал машинасы көтеп тора иде. Алар шушы якка йөк төяп килгәннәр. Кайтышлый «Марс» колхозының саламын төяп кайтырга кушылган. Бер төн совхозда кундык. Төнлә үзебезнең колхоз машиналарына салам хәзерләргә алып килгән техникаларны төяп кайтып китәргә сөйләштек. Саба шоферлары мине Светлыйдагы танышлары Исмәгыйль абый янына алып китте. Язмамның бу өлешеннән башлап, без күрәчәк юл газабының икенче өлеше башланды.

Светлыйга килеп җиткәч, миңа Исмәгыйль абыйның өен күрсәттеләр. Ул Саба ягыныкы булса да, мин аны белми идем. Тәвәккәлләп, аның янына кереп киттем. Сәлам биреп күрештек, ул өйдә үзе генә, караватта сузылып ята. Мин аңа үземнең йомышны сөйләп аңлаттым. Ул мине тыныч кына тыңлап ятты да, миңа: «Энем, мин сиңа берничек тә ярдәм итә алмыйм. Беренчедән, мин аякны сындырдым, икенчедән анда без саклаган салам юк, мин аны сакламыйм», – диде. Шул вакытта аның хатыны кайтып керде. «Исмәгыйль сыер бозаулый алмый, нишлибез?» – ди. Минем Мидхәт абый мал табибына укыды һәм эшләде. Аның китапларын укый торган идем. Үзебезгә дә шундый хәлләр белән очрашырга туры килде. «Исмәгыйль абый, үзем карап карыйммы?» – дип сорадым. «Бар, энекәем, булдыра алсаң, кара», – диде. Хатыны белән абзарга чыктык, бәләкәй генә дала сыеры. Карадым. Бозауның бер аягы һәм борыны күренеп тора. Мин эшне аңладым, апага чиләк белән җылы су алып чыгарга куштым. Өс киемнәремне салып, җиңнәрне сызганып, бозауны эчкә кире этеп, икенче аягын табып, кул белән уңайга китереп, бозауны тартып алдым. Эшне бетереп өйгә кердек.

«Исмәгыйль, бу егет чын егет икән. Рәхмәт, сыерны бозаулаттык», – диде. Ярдәм иткәч, билгеле инде, караш та үзгәрде. Исмәгыйль абый миңа салам турында барысын да аңлатты. Бу эшләр бер сәгать ярым вакытны алды, урамдагы шоферлар берни дә белмәделәр. Без төнлә саламны барып төяп, юлга чыгып бастык. Миндә пичәтле накладнойлар бар иде, мин аны язып шоферларга бирдем. Салам безнеке булды. Светлыйда машиналарга заправка ясап, кунып, иртәгесен юлга чыктык. Без кунган урын тау астында, тау өстендә юлга кар салган, анда бер төн кундык. Юл кырыенда бер хәрби машина карга баткан. Аларның бер кешесе: «Хәзер тягач алып киләбез», – дип, Рәкыйп белән киттеләр. Озак та үтмәде, бер К-700 тракторы килеп чыкты. Ул безнең машиналарны тагып, кар салган араны алып чыкты. Без Рәшит белән тракторга тагылып барабыз. Мин Рәшиткә: «Ычкындырыйк инде, юл әйбәт бит», – дип әйтүем булды, алдагы трактор туктады, безнең машинаның тормоз барабаннарына кар тулган. Без, тормозлар тотмыйча, трактор артына барып кердек. Колхиданың кабинасы калай гына, Рәшитне китереп кысты. Бәхеткә ярый имгәнмәде. Тракторчы бик куркып булса да, безне бер торак пунктка кадәр алып килеп калдырып китте. Бу урын «Ясный» дигән шәһәрчек булып чыкты. Безнең бәхеткә монда бик зур гараж бар икән. Гараж хуҗасы белән сөйләшеп, безне анда керттеләр. Ике көн анда торып, машинаны аякка бастырдык. Рәшит үз акчасына күп кенә запас частьләр сатып алды, ярый әле янында акчасы булган. Без машина ремонтлаган арада Рәкыйп кайтып киткән. Ул кайтып, начар хәбәрләр дә җиткергән. «Мине ташлап киттеләр», – дигән. Ул безнең машина ремонтлап калганны каян белсен?!

Шулай итеп безнең күп көннәргә сузылган маҗаралы сәфәр тәмамланды. Күпме тырышып йөреп тә, мин бер кип салам да ала алмадым.

Корылыклы ел 2021нче елда да килде. Шулай булса да, Саба районы хуҗалыклары салам эзләп чыгып китмәде. Хуҗалыкларга да саламны өйгә китереп бирделәр.

Аллаһы Тәгалә киләсе елларыбызны хәвеф-хәтәрсез, иген- икмәкле еллар итеп бирсә иде, дип телик. Кайгы-хәсрәтләр, газаплы юллар күрергә язмасын.

Бу сәфәрдә катнашкан бик күп кешеләр мәңгелеккә китеп барды. Бу язмам аларга дога булып ирешсен. Рәхимов Камил авырып ята, аңа сәламәтләнүен теләп калам. Рәшит исән-сау, Хак Тәгалә аңа хәерле гомер бирсен.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы, Сатыш авылы

Комментарии