Намус хакы

Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә. Нәни генә җан иясен тугыз ай карынында күтәреп йөрткән, аңа яшәү бүләк иткән ананың хакын бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәп булмыйдыр. Әмма, бу җиһанда яхшылык белән яманлык гел янәшә йөри шул… Ана белән баланы тоташтыручы күзгә күренмәс илаһи якынлык җепләрен дә какшатучылар, усал ниятле кешеләр тормышта еш очрый.

Фәридә – баһадирдай ике малайга тормыш бүләк иткән ана. Фәрите белән яшьлектә кавышып, бик матур гына гомер кичерә алар. Фәридә озак еллар җаваплы хезмәтләр башкара. Фәрите дә төшеп калганнардан түгел. Сабыйларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләп, укытып, фатихалар биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Ике уллары да гаилә кора. Үзләре инде лаеклы ялда. Сөенеп-шатланып яшисе дә бит…

Әмма гомер итеп яткан олы улларының гаилә тормышы кителә башлый бер көн. Әлбәттә, монда чит-ят бер әхлаксыз хатынның тыкшынуы сәбәп була. Үз тормышы барып чыкмаган, инде берничә тапкыр ирләрен алыштырырга өлгергән ханым гаилә башлыгының башын әйләндерә. Ирнең йөрәген яулап алып, хатынына, балаларына каршы куя. Нәрсә бу? Вөҗдансызлыкмы, йә булмаса, бәхетлеләрдән шул рәвешле үч алу ысулымы? Белмәссең…

Ни генә булмасын, гаиләне таркатып, ике баланы ятим итүгә ирешә явыз хатын. Җитмәсә, үзе дә гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган кеше бит әле. Мондый кешедән нинди белем көтәргә инде? Акча, байлык яратучы ханым, ирнең нигезенә үтеп керүгә, фатирның яртысын үз исеменә яздыртып куюга ирешә. Бернинди дәхеле булуга карамастан! Чөнки, ир белән законлы рәвештә кавышмаган алар.

Фәридә белән Фәрит исә улларының нинди ахмаклык кылуын очраклы рәвештә генә белеп ала. Ата-ананың гомер буе җыйган акчаларына алынган фатир бит ул. Кем уйлаган, көннәрдән бер көнне чит бер азгын хатын биредә хуҗабикә булып алыр дип…

Хәйләкәр хатынга монда хуҗабикә булу кирәк тә булмаган икән бит, ләбаса. Эшнең тирәнгә китүен чамалап алуга, фатирның үзенә язылган өлешен үзенең башка ирдән туган балигъ булмаган баласына яздырып, табанын ялтыратыр идеме ул, юкса? Ыгы-зыгы моның белән генә бетми. Хатын суд аша баланың өлешен акчалата түләтүне даулый башлый һәм теләгенә ирешә. Мескен ата-ана кабаттан улларына ярдәмгә килә. Пенсия акчаларын җыештырып, мәкерле хатын кулына тоттыра.

Әлеге шаккаткыч хәлләр Фәридә белән Фәритнең саулыгын шактый какшата. Улларының шундый шомафи кармагына эләгүе җаннарын талкый аларның. Олыгайган көннәрендә үз оныкларының өлешен чит явызлар даулап йөриячәген күз алдына да китермәгән алар.

Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмый, дигән бик тә хикмәтле гыйбарә яши безнең халыкта. Ярый уллары бу хатыннан котылып калды. Тагын күпме ирләр ул вөҗдансызның кармагына кабар? Ирне – ир иткән дә, юк иткән дә хатын-кыз, диләр. Юкка гына хатын-кызны гаилә тоткасына тиңләмәгәннәр. Безгә бит Аллаһы тарафыннан гаилә учагын саклау, иман, игелек тарату кебек вазыйфалар йөкләнгән. Шуңа да, гүзәл затлар, диләр безне. Ә инде борын-борыннан килгән әдәп-әхлак кагыйдәләренә төкереп, менә дигән гаиләләрне җимереп, башкалар хисабына баеп, типтереп яшәүчеләрне ничек җир күтәрә икән?

Баласы өчен җанын ярып бирергә әзер торган ата-ананы рәнҗетеп, төзәтеп булмастай гөнаһ кылып яшәүчеләр кайчан да булса бер җәзасын алыр, әлбәттә. Рәнҗеш җиде буынга кадәр бара диләр бит. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып, бер-беребезгә игелекләр кылып яшәсәк иде бу якты дөньяларда.

Әлеге хәлләр чынбарлыкка нигезләнеп, исемнәр үзгәртелеп, гыйбрәт өчен язылды. Гаеплеләр үз гаебен танып, хаталарын вакытында төзәтә алса иде. Мондый хәлләр башкаларга сабак булсын! Ялгышлардан сакланып яшик!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии