Хәлен ничек кенә җиңеләйтик…

Хәлен ничек кенә җиңеләйтик…

«Безнең гәҗит»нең 3нче санында (18нче гыйнвар, 2017) элеккеге хезмәттәшем Мисбах әфәнде Сәхәбетдинов турында «Алай гына түгел, болай ул…» дигән язманы укып, фотоларын күреп нык борчылдым да, аның язмышына битараф булмаган кешеләр булган өчен сөендем дә. Мин, Гыйльмуллин Әсәдулла Нәгыймулла улы, Чаллының ЗЯБ заводында 1970нче елдан башта слесарь, аннары 1974нче елдан Мисбах абзый бригадасында электр җиһазларын төзәтүче булып эшли башладым. Ул елларда эш җиңел түгел: 3 сменада, аның төнге сменасы бигрәк тә авыр була иде. Мисбах әфәндегә икеләтә кыен булгандыр, чөнки аны көндез эшләп кайтып, ял иткән вакытында, тынычсызлык ясап, төнге эшкә алып килә торганнар иде. Ни өчен? Электр җиһазлары ватылып, завод туктап кала, ә ул югары класслы белгеч иде, 6нчы разряд, бригадир. Ул инде шулай тиеш дип исәпләгәндер, каршы килми торган иде. Эшкә килеп, муеннан тузанга чумып, ватык җирне эзләп табып, төзәтеп китә иде. Электр эше катлаулы эш. Анда, схема буенча эшләмәсәң, меңләгән электр чыбыгы эченә кереп батасың. Шундый вакытлар күп була иде. Мисбах әфәнденең ачуын китергән нәрсә – дежур электрикның авызыннан аракы исе килеп тору яисә электр җиһазларын сүтеп ташлаган, ә җыя алмый. Ул барыбер дә аларны ачуланмый, әкрен генә үзе төзәтеп куя иде. Булдыксызлар өстеннән беркайчан да әләк белән йөрмәде. Дөрес, аны заводның җитәкчелеге зурлый, бәйрәм саен Мактау кәгазьләре, Грамоталар, сирәк булса да акчалата премияләр дә бирәләр иде. Хезмәт ветераны исемен дә аңа беренче итеп бирделәр.

Без эшләгән цех – заводта иң баш цех иде. Безнең техника ватылса, завод туктый. Чөнки безнең цех бетон ясап, калган цехларга тарата, ә алар КамАЗ эшчеләренә йортлар салу өчен панельләр, блоклар, йорт төзү өчен стеналар сугалар. Бетон ясый торган цех туктап калмасын дип, төнлә дә, көндез дә тырышып эшләдек. Бервакыт кышкы 39 градус иде. Безнең грейферный краннар бункерларга инертлы материаллар тутырып торалар. Бункерлар буш булса, җылыта торган торбалар салкында шартлап, авария булу куркынычы бар. Шундый каты салкында Мисбах әфәнде, җитәкчеләргә каршы бер сүз әйтмичә, эшкә алынды. Бүтән эшчеләр батареялар янында җылыда торалар, ә без икебез генә, өстә бер кат спецовка, кул-аякларны өшетеп, кранның ватылган җирен эзләп табып, эшләтеп җибәрдек.

Бик тә сабыр холыклы кеше, ялгышлык белән генә хата ясап ташлаган. Аның йөрәгенә җыелып килгәндер дип уйлыйм. Сугыш елы авырлыклары, 17 яше тулмас борын ФЗОга китүләр, анда укып чыгып, шахтада олы кешеләр белән беррәттән эшләүләр… Ялгызлык, озак еллар тулай торакта яшәүләр, авылга кайтса – олы яшьтәге әти-әни. Аларны, туганнарын кайгыртып яшәде ул.

Мисбах әфәндене ул табиб Железнов нык рәнҗеткән. Сәламәтлегенә зыян китергән. Эченә җыеп йөргән инде ул барысын да. Нәфрәтен сөйләргә, эчен бушатырга янында кешесе булса да Мисбах әфәнде андый эшкә бармас иде. Табигате андый түгел иде аның.

Мисбах әфәнде утырган колония җитәкчеләре дә, башка тоткыннар да аңа мәрхәмәтле булсыннар иде. Ул гомере буе хезмәттәшләренә, күршеләренә яхшылык кына эшләп яшәде. 87 яшьтә бер ел төрмәдә утыру үзе 10 елга тора инде ул. Гаебен дә аңлагандыр. Мисбах Сәхәбетдиновны тиешле вакытыннан иртәрәк иреккә чыгару өчен, аны белгән һәркем кулыннан килгәнне эшләргә әзер. Чөнки без – ЗЯБ заводын, шул исемдәге поселокны, шул ук 4нче поликлиниканы төзүчеләр, өлкән яшьтә булсак та, әле дә бер коллектив кебек, күрше йортларда аралашып яшибез. Очрашкан саен Мисбах әфәндене искә алмый калмыйбыз.

Әсәдулла ГЫЙЛЬМУЛЛИН,

ЗЯБ заводы ветераны,

Чаллы шәһәре

Мисбах өчен йөрәгем елый

Сезнең гәҗитегездә күршем Мисбах Сәхәбетдинов турында язманы елый-елый укыдым. Бер генә дә төрмә сәндерәләрендә ятардай кеше түгел иде бит ул. ЗЯБ заводында бер цехта эшләдек, ул – электрик, ә мин – оператор.

Бик тырыш, үз эшенең остасы иде. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Шәфкатьленең шәфкатьлесе иде. Ирем дә безнең белән бер заводта эшләде, ләкин яшьли китеп барды. Бөтен завод озатырга килде. Без Чаллыны башлап төзүчеләр, шуңа инде безнең йортларыбыз да иске. Коридорда линолеумны ничек алыштырырга дип йөргәндә, Мисбах әйткәнне дә көтми эшләп бирде. Күршедә генә торгач, гел аралашып яшәдек. Краннан су тамганны күрсә, ачып карый да, хәзер алыштырып бирә иде. Ул эштә дә шулай, берәр сигнал булса, хәзер килеп җитә иде. Бервакыт бакчам янды.

– Әйдә, түбәсенә берәр нәрсә ябып кайтыйк, – дип, үзе мине алып китте.

Ул шушы хәлгә тарыганнан бирле йөрәгем елый. Мин ул Железнов турында күп ишеткәнем бар иде. Күрәчәге илткәндер инде Мисбахны аның кабинетына. Ул чакны хәтерлим әле мин. Бервакыт аның телевизоры эшләмәде, безгә футбол-хоккей карарга керә иде. Бер атна күренмәде. Югалттым. Керсәм, авырып ята.

– Бер атна тышка чыга алмыйм, ашый алмыйм. Участок табибына чират, – ди.

– Түләүле клиникага бар әле, ятма болай, – дидем.

Дарулар язганнар иде. Мин җиңел ризык, бал кертеп тордым. Рәтләнде. Шул Железнов мәсхәрәләп чыгарган чак булган инде. Бик йөрәгенә төшкән.

Мисбах белән ул кулга алынырга ике атна кала сөйләшеп утырдык. Авылдан килгән иде.

– Тормыш рәхәт хәзер, – дим.

– Тормыш рәхәт тә, гомер бетте бит, – диде ул.

Аны, сугыш чоры яшүсмерен, яше дә тулмаган килеш ФЗОга җибәргәннәр. Можгага кадәр, поездгадыр инде, пычрак ерып, чабата белән барган.

– Шахтага төшә идек чабата белән, тезгә кадәр салкын су менә, шулай эшли идек, полиартрит шуннан инде, – дип сөйләде. Ул да зарланырлык булгач, җиңел булмагандыр инде. Әти-әнисен бик кайгырта, хөрмәт итә иде. Аларны туган авыллары Мортыштамакта йөртеп кайтырга дип машина алды.

Соңгы күрүем йорт янында гына, үтешли генә булды. Өлкәннәр көненә заводыбыз ел да 500 сум акча бирә. Мисбахка дигәнен дә мин алган идем, шуны бирдем. Дога кылды да:

– Сиңа хәер булсын, – диде. Минем ул чакта читтәге кызым авырый иде.

Теше чыкканнан бирле хезмәттә, намуслы хезмәттә булган кешегә дә табиблар тарафыннан шундый мөнәсәбәт булгач… Чыгырыннан чыгармасалар, сәламәтлеге белән шулай җәфаланмаса (сезнең гәҗиттән генә белдем), күршем, хезмәттәшем бу юлга бара торган кеше түгел иде. Аны, авыру картны, ул зинданнардан коткару өчен ни дә булса эшләп буладыр бит?!

Миңа 1нче мартта – 80 яшь, ә кичә Мисбахка 87 яшь тулды. Ул гомере буе фотоаппарат белән йөрде, истәлеккә бик күп фотоларыбыз калды. Мөмкин булса, эштә Мисбах төшергән фотоны гәҗиттә чыгарыгыз әле. Яшьлектән, хезмәттәшләреннән сәлам булсын. Сезне укый, диделәр.

Фәүзия ГЫЙРФАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии