Тормыш агышлары

Тормыш агышлары

(2023нче ел язмаларыннан)

Күңелдә юкны күз күрми, ди халык. Күңелдә булса телгә килә, дип тә өсти. Минем инде гадәткә кергән: нәрсәдер тетрәндерә, сокландыра икән тормышта, ниндидер яңа уй килә икән башыма, мин аны язып куярга тырышам. Менә, бу ел дәвамында да күпмедер язма тупланган булып чыкты. Халыкның бер кечкенә кисәкчәсе, мин дә, бәлки, кемнеңдер кичерешләрен, уй-фикерләрен чагылдырамдыр... 
***
Тарих нәрсәгә кирәк, диючегә. Тарихны белмәсәк, без һәрвакыт таш гасырыннан башлар идек. Тарих ул сәясәт, сугышлар гына түгел. Фольклор, дин, матур әдәбият, фән, сәнгать, философия – шулай ук тарих бит, болары мөһимрәк тә булырга тиеш әле. Безгә кадәр яшәгән буыннардан нинди җәүһәрләр, нинди гыйбрәтләр калган? Нәрсәгә өйрәтергә мөмкин безне аларның тормышы? Шул сорауларга җавап эзли яки эзләргә тиеш тарих. 
***
Хатыным укытучы. Элекке яки хәзерге укучыларыннан, аларның әниләреннән бәйрәм саен аңа бик күп «смс» килә. Шунысы кызык, ди хатыным, татарлар котлауларны рус телендә җибәрә, руслар – татар телендә. 
***
Безнең әни бер пешергән чәйне икенчегә эчерми иде, нинди генә куе булмасын, тәмле түгел дип, аны түгә. Аның зыянлы икәнен белмәгән көе, шул рәвешле үзен һәм безне аның зыяныннан саклаган бит. Эчке сиземләү, инстинкт. Халык элек-электән белгәнне галимнәр катлаулы тикшеренүләр, эзләнүләр үткәреп кенә аңлата ала. Кыргый хайванга ниндидер чир эләгә икән, ул шул чирне дәвалый торган үләнне табып ашый, диләр. Шәһәрдә без бу сәләтне югалтабыз, ә акыл белән генә дөньяның бөтен серләрен кочып булмый. 
***
Хәзерге кыюлыгым булса-а-а, дибез. Алай яшьлегебез вакыйгаларга баерак, кызыграк үтәр иде, бәлки. Ләкин ул кызыкның азагы ничек булыр иде икән? Икенчедән, холкым башка булса, мин бу юлдан китмәс идем бит, димәк, хәзерге хатыным да, бу балаларым һәм оныкларым да булмас иде. Юк, мин алай риза түгел. 
***
Нәрсәдер инде, төшләремдә сугышны күрәм, сугышта катнашам. Төшемдә куркыныч түгел, берничә ел сугышып йөргән тәҗрибәле солдат кебек тотам үземне. Ләкин уянгач йөрәк өшеп китә. 
***
Көне буе Рәшид улым белән авылда булдык. Агач ботакларын яндырдык, мунча түбәсенә рубероид яптык. Түбә эше бетеп килә иде инде, өч такта гына кагасы калды. Аның өчен алты кадак кирәк. Кесәмдә турайтылган ун кадак ята. Кирәк үлчәм буенча иске такталарны кисә башладым. Кисәр алдыннан кадакларын суырып алам да, аларны төзәтеп кесәгә салам. Автомат рәвештә эшлим моны. Югыйсә нигә кирәк, кесәмдә ун кадак бар бит инде. Менә ул, крәстиән психологиясе. Кирәк булачак!
***
Сафия сеңлемнең туган көнендә аңа авылдан Айрат энем шалтыраткан да, әйтә икән: «Нәрсә, 65 плюс, дисең инде?» Сеңлем миңа шуны сөйләде дә, әйтә: «Ничек миңа 65 булсын, сиңа бит 27 яшь диләр». Шаярып шулай сөйләшәбез, 72нең киресе. Кеше ничек кенә үзенең күңелен күрергә тырышмый. 
***
Мин туган авылым Күгәрчендә (Башкортстан). Авылның 260 еллык юбилее уңаеннан авылдашлар җыелдык. Авыл очында бәйрәм чаралары, район телевидениесе миннән интервью алды. Шул ук көнне безнең классташлар очрашуы булды. Икенче көнне район китапханәсендә минем Казанда чыккан «Таш эчендәге сурәтләр» исемле яңа китабымны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Авылым һавасын сулап, авылым суын эчеп, тагын бер ел яшәрлек көч алып килдем. 
***
Аз сөйләшкән кешенең һәр сүзе истә кала. Тел бистәсенең артык сүзе башка сүзләр арасында күмелеп калырга, онытылырга мөмкин, ә син бер генә сүз әйтеп куйгач, шул сүз кешенең исендә кала. Һәр сүзең өчен җаваплылык арта. 
***
Бервакыт мин әнидән тиргәлгән идем. Кызларым белән Күгәрченгә кайткан чак. Алачыкта әни табын әзерли. Өстәлгә кыяр куйган. Мин әйтәм: «Әни, алар юылганмы?» Әни дәшми. Тагын сорыйм, тагын дәшми. Өченчегә сорагач, ачуланып: «Өстәлгә куелган икән, ничек юылмаган булырга мөмкин ул!» – диде. Әй оялдым. 
***
Элек кинотеатрда фильм караганда, кино геройлары тәмәке тарта башласа, тәмәке исе сизә идем. Хәзер дә сизгермен ул искә: урамнан тыныч кына бара алмыйм – теге яктан да тәмәке исе килә, бу яктан да. Ниндидер эпидемиягә әйләнде бу тәмәке тарту, хатын-кыз да хәзер яшерми-нитми тарта. 
***
Чаллыдан ерак түгел бер авылга баручы автобус. Аңа авыл кешеләре генә түгел, бакчачылар да утыра. Автобус инде шыгрым тулы, ә кеше, этә-төртә, эчтәгеләрне тыгызлый-тыгызлый һаман керә. Бер яшь кенә, мөлаем гына йөзле авыл хатыны чак автобус баскычына менеп басты да: «Әнә бит артта буш урыннар, баскан, кузгалмый. Бу хатын-кыздан да әшәке кеше юк», – ди. 
Минем янда убырлы карчыкныкы шикелле зур, кәкре борынлы әби килә иде. «Әрмән микән?» – дип уйлап куйдым. Автобустан бергә төштек. Юлны аркылы чыга башлаган идем: «Тукта, үтсеннәр», – ди. Мин, аптырап: «Татарга охшамагансыз, ә татарча сөйләшәсез», – дим. Әби әйтә: «Татар мин. Мине әнием ягыннан әбиемә охшаталар». Улы Украинада икән. «Менә әле ике атнага ялга кайтты», – ди. Аларның часте бервакыт задание ала. Бу егет югары температура белән авырып яту сәбәпле бармый кала. Һөҗүм вакытында ул барырга тиешле бронемашинага снаряд тия. Тирә-якта шартлаулар башлангач та, солдатлар, машинадан төшеп, кайсысы кая сибелергә өлгерә. Ә бу егетнең Чаллыдагы күршесе, нигәдер, машинада кала. Хәзер ул хәбәрсез югалды дип санала, ди. 
Бакчага күтәрелгән арада, әби тагын сөйләде: «Дустым бар иде монда. Пенсиягә чыккач, Башкортстанга туганнары янына кайтып китте. Кияүгә дә чыкмады, ялгызы малосемейкада яшәде». Менә язмыш. Авылдан килеп, гомер буе шәһәрдә тамыр җәя алмаган. Нигә килгән? Өмет яшәтә кешене, соңгы чиккә кадәр өметен өзмәгән бит. Туган ягына да нәрсәгәдер өметләнеп кайтып киткәндер әле. 
***
Кояш – могҗиза чыганагы. Аның ничек яктыртуына карап, бөтен тирә-як гаҗәп тиз үзгәрә. Әле генә көзнең сары, көрән, кызыл яфраклы агачлары импрессионистлар картинасындагы кебек ялт итеп тора иде. Икенче мизгелдә инде кояшны болыт каплады, бар нәрсә шунда ук соры, төссез булып калды. 
***
Чәчәк күпме генә үрелсә дә, имән биеклегенә җитә алмас. Имән күпме генә тырышса да, чәчәк матурлыгына ирешә алмас. Кемдер әйткән: «Үзең булып кал, башка рольләрне бүлешеп беткәннәр инде». 
***
Үземнең биш яшемдәге фотосурәтемә юлыккан саен, уйлыйм: «Бу саф күңелле, дөньяга сокланып карап торучы, очып китәргә әзер малай алдында бүгенге мин кем инде, йә?!»
***
Шәһәр күгендә бердәнбер йолдыз җемелди. Ул шундый зур. Авылда яшәгәндә мин аны күрмәдемме икәнни? Әллә инде җиргә таба берәр күк җисеме якынлашып киләме һәм ул кайчан да булса җир шары белән бәреләчәкме? Ә-ә, бөтен хикмәт аның бердәнбер булуындадыр. Башка йолдызлар шәһәр утлары яктысында күренми бит, аларның нуры аны капламый. 
***
Шәриф Камалның «Тормыш көе» хикәясендәге бер җөмләне укыдым да, шаккаттым: «Кояш хәзер генә иңгән, су буенда таллар арасыннан моторлы көймә гөрелтесе вә суның икенче ягыннан шәһәр шау-шулары йомшак моңланып кына ишетелә иде». Моторлы көймә! Хикәя 1913нче елда язылган. Димәк, Тукай заманында инде моторлы көймәләр булган! Ә без, ул заманнардан соң илле ел үткәч, үгез җигеп печән ташыдык. Мәктәпнең ике үгезенә укытучы әтиебез чират тора иде. Сигез-тугыз яшьләрдәге мин энем белән, кайдан үлән табабыз шуннан урып, кул арбасы белән ташый идек. Бакчага тирес чыгару, бидон белән су ташу, түбән як кешесеннән медогонка алып кайту да шул ук кул арбасы белән иде. 
***
Хатыным белән Зифа Кадырованың иҗат кичәсендә булдык. Миңа сүз бирелгәч, әйттем: «Зифаның беренче китабын укып чыккач, шиккә калган идем: тормышта бер кешенең башына шулкадәр бәла ишелеп төшә ала микәнни? Шуннан соң мин сугыш баласы Рәйсә апа белән таныштым, аның сөйләгәннәреннән документаль повесть килеп чыкты. Әйе, була икән андый язмышлар: бәла артыннан бәла. Сугыш, ачлык, Сталин репрессияләре... Без әти-әниләребезнең нинди җәһәннәм аша үткәнен белми үскәнбез». 
***
Туган йортыбыз чормасыннан әтиебезнең фронт блокнотлары табылгач, мин аларны елый-елый укып утырдым. Күз яшьләре аша сытылып чыга иде: «Менә нәрсәләр аша үткән әти. Ә мин, маңка малай, ничек сөйләшә идем аның белән? Нигә мин аны исән чагында аңламадым?..» Шуны аңлап, әтинең рухыннан гафу үтенгәч кенә минем үз тормышым да җайлана башлады – гаилә кордым, балалар туды, хәзер инде оныклар шатландыра. 
***
Шундый кешеләр бар: үзе уйлап чыгарган бәхетсезлекләр эчендә бәргәләнә. Башкаларны үзгәртергә теләп, аларны үзгәртә алмавы аркасында бәхетсез ул. 
***
Карга бик авырлык белән генә селти канатларын. Карганы да кызган инде... Ул да җан иясе шул. 
***
Архангел өлкәсеннән Котдус энем шалтыратты. Аның улы Вадим Новая Земля утравында хезмәт итә. Ел да Җиңү парадында катнаша, барабанчы. Парад алдыннан икеме, өчме ай Мәскәү янында репетиция үткәрелә. Былтыр беренче майга әти-әнисе янына кайткан. Киткәндә, әтисе белән әнисе аны озатыр өчен Котласка барганнар. Саубуллашкач, Вадим вагонга таба киткән. Шулчак әнисе Котдуска әйтә ди: «Смотри, смотри, строевым идёт». 
***
Туган җирдә яшәмәү тамырсыз яшәү дигән сүз ул. Яныңда бер туганың, бер дустың булмасын әле. Таяныр кешең юк. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» исемле хикәясе шул турыда: туган җиреннән, үз халкыннан аерылган кешенең трагедиясе. Чаллы татар драмтеатры шул әсәрне сәхнәләштергән. Тетрәндергеч!
***
Авыл карты нигә тыныч кына үлә? Чөнки ул үзенә йөкләнгән бөтен бурычларын үтәгән: өй салган, балалар үстергән, йорт тирәсе гөлбакча, якыннары аны ярата... Үзе үти алырлык максатлар куйган алдына һәм аларга ирешкән. Миссиясен үтәгән, эш беткәч ял итәргә дә ярый. 
***
Татар җырчысын тыңларга килүчеләр алмасмы дип, фойеда китаплар тезеп салынган. Кешеләр үтеп тора, үтеп тора, сатучы хатын артларыннан карап кала. Янында торган язучыга: «Кайбер көнне бер генә китап та сатылмый... Безнең бу тел калыр микән ул?» Тел калыр да ул... Әмма аның колач ташлап йөзәрдәй диңгезе корып бара бит әле. 
Икенчедән: «Татар телендә нәрсә тәкъдим итә алабыз без үз юлын сайлау алдында торган яшь укучыга?» – дигән сорау да борчырга тиештер безне. «Идел» журналында «Бер сулышта укылган китап» дигән сәхифә бар. Яшь татар зыялылары үзләренең яраткан китаплары турында сөйлиләр. Менә шул сәхифәдә берсе генә дә бер генә тапкыр да ниндидер татар китабын атаганы юк әле, чит ил яки рус авторларын атыйлар. 
***
«Кайда сез, авылым яме булып утырган сиртмәле коелар? Кай тарафларга китеп югалдыгыз?» – дип кычкырасы килә авылга кайткан саен. 
***
Иртән калыкканда да, кич баеганда да кояш күк йөзендә гүзәл манзара тудыра. Баеганда матуррак та була әле. Нигә соң без таң атканда куанабыз, ә кич моңсулык биләп ала күңелне?
***
Тормыш бу. Көнне төн алыштыра. Ләкин төн никадәр генә караңгы булмасын, таң атмый калганы юк бит. Төшенкелеккә бирелмик әле, өметне өзмик. 
Марс ЯҺУДИН, 
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 
Чаллы шәһәре

Комментарии