Көнчелек булган, булачак

«Безнең гәҗит»нең 32нче санында (12нче август, 2021 ел) Раиф Гыймадиевның «Үзгәреш җилендә бернинди дә үзгәреш юк» дип аталган язмасын укыгач, битараф кала алмадым. Анда күренекле татар композиторы Луиза Батыр-Болгари белән әңгәмә бастырылган. Әңгәмәдә композитор Нәҗип Җиһановның Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев иҗатларына карата тискәре карашы тасвирлана. Милләтебезнең йөзек кашы булган, татарлар арасында беренче опера җырчысы, якташым Сара апа Садыйкованы театрдан куганнар. Татарстан композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов аркасында Сара Садыйкованы композиторлар берлегенә кабул итүне һаман кичектереп килгәннәр. Ниһаять, аны берлеккә кабул итү утырышы була. Тавыш биргән вакытта Нәҗип Җиһанов ачыктан-ачык ачулы хисләрен белдереп, утырыш залыннан чыгып ук китә (Салих Шамов. «Мелодия судьбы народа»).

Көнчелек бик борынгы чир. Ул һәрвакыт булган. Көнчеләр башкалардагы яхшы якларны күрә алмый. Димәк, Нәҗип Җиһановта да бу чир бик көчле булган. Ул татар халкын яратмаган, дисәм дә ялгыш булмас. Ул рус кызына өйләнә. Хатыны Нина исемле. Улының исеме – Иван.

Гаҗәп бу дөнья дигәнең. Милләтебезнең атаклы шәхесләренең мәкерле эшләре күпмедер вакыт үткәннән соң су өстенә калкып чыга.

Сугыш һәм хезмәт ветераны,

Сәяси репрессияләр корбаны

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии