Гыйбрәт алыйм дисәң...

Гыйбрәт алыйм дисәң...

Картлар һәм инвалидлар йортына бардык. «Җәлил чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе шагыйрәләре – Әнисә Минһаҗева, Расиха Гыйльфанова, Гөлгенә Мәрдамшина һәм мин махсус чакыру буенча Җәлилнең картлар йортына барып, үзебез иҗат иткән шигырьләрне укып кайттык. Без барган көн кояшлы, бик матур иде. Биредә яшәүчеләрнең инде күбесе ишегалдына чыгып утырган. Махсус куелган эскәмияләр дә күп. Шактый гына урындыклар да чыгарып куйганнар. Безне шушы йортның культмассовигы каршы алды. Бу көләч йөзле, чибәр кызны кайдан беләм соң әле мин, дип уйларга да өлгермәдем, ул һәрберебез белән кул биреп күрешеп чыкты да, миңа: «Сарманның «Шәфкать» санаториенда бергә концерт куйган идек», – дип искә төшерде.

Сарманда да җиде ел культмассовик булып эшләгән икән. Салахова Илгизә исемле. Әлмәт районы Кама Исмәгыйль авылы кызы. Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлаган. Хәзер ял көннәрендә, кич концертлар, юбилейлар алып бара икән, ягъни тамада булып эшли.

Монда яшәүчеләрнең күбесе физик кимчелекле затлар. Ике кулсыз, ике аяксызлары да берничә. Аларның кайберләре коляскаларын үзләре этеп йөртә, кайберләренә шунда хезмәт куючылар булыша. Аларның берничәсен Илгизә дә алып чыгышты. Бу йортта 130 тирәсе кеше яши. Шуларның яртысы урын өстендәгеләр. Беренче катта авыр йөрүчеләр, йөри алмаучылар урнашкан. Оешманың җитәкчесе Азалия Зарипова әле быел гына эшли башлаган.

Беренче булып Әнисә Минһаҗева үз шигырьләрен укыды. Аннары калганнарыбыз. Бик яратып тыңладылар, алкышлап утырдылар. Әй дөньяның кемнәре юк. Бер җирдә: «Гыйбрәт аласың килсә, больницага, инвалидлар йортына һәм зиратка барып кайт» дип укыган идем. Кешегә һаман нидер җитми, чабышабыз, кабаланабыз. Тукталып бер уйланырга, менә шундый җиргә барып бераз аралашып кайтырга кирәк.

Шигырь укулар тәмамлангач, һәркайсыбыз анда яшәүчеләр белән бераз сөйләшеп утырдык. Мин бик пөхтә, түбәтәйле ир-ат янына килдем. Ул нишләптер читтәрәк утыра иде. Бик күркәм, яшь күренә. 65 кенә яшь икән үзенә. Сарман районы Чукмарлы авылы кешесе булып чыкты. Ник монда килеп эләккән дигән сорауга: «Аяклар авырта, көчкә йөрим», – дип җавап бирде. Эчкәре кереп, гаиләсе, балалары турында сорашмадым. Әллә нинди язмышлы кешеләр җыелган монда. Татарстаннан гына түгел, илнең төрле төбәкләреннән дә килеп урнашучылар бар. Татары, урысы, чуашы, мордвасы... бер гаиләдәй яшәп яталар. Берничәсеннән ашау, тәрбия яклары турында сораштым. Әйбәт ашаталар, төрлесен әзерлиләр, диләр. Канәгать булуларын әйттеләр. Пенсияләренең 25 проценты үз кулларына бирелә икән. Йөри алмаучыларны коляскага утыртып, озатучы ярдәмендә кибет, базар тирәсеннән йөртеп кайталар. Элегрәк тә урамнарда, паркларда шундый озатучысы булган коляскалы кешеләрне күреп, тукталып сөйләшеп торганым булды. Әле монда ишегалларында теплицалары да бар икән. Бераз эшкә яраклылары үзләре теләп ярдәм итешеп, үсентесенә кадәр үзләре утыртып, соңрак түтәлләргә күчерешеп, төрле яшелчә үстерә. Бик теләп, яратып эшләүчеләр бар дип сөйләде Илгизә.

Була кешеләр: караган өстенә карыйсы, аралашкан өстенә аралашасы килеп тора. Илгизә дә шундыйлардан. Нәкъ менә үз урынында бу туташ. Биредә эшләү өчен киң күңелле, олы йөрәкле ханымнар-кызлар җыелган. Йортында бер әнисен, әтисен, кайнана-кайнаталарын да авырыксынып караучылар бар. Никадәр чыдамлык, сабырлык кирәктер монда эшләүчеләргә.

1973нче елда ук төзелгән әлеге картлар йортында 7 мең китаплы китапханә дә бар икән. Үзем дә соңгы чыккан 240 битлек «Әйтеп калыйм» дигән китабымны бүләк иттем. Анда кыска хикәяләр һәм шигырьләрем. Инде үзебез чыгу ягына барганда ук берсе китапка «чумып» утыра иде.

Яңадан шигырьләргә әйләнеп кайтыйм әле. Лилия Гәрәева исемле үз шагыйрәләре бар икән. Аяк-куллары йөрми, коляскада гына. 2016нчы елда «Татнефть»нең Рухият оешмасы ярдәме белән юкарак булса да китабын чыгарган. Шигырьләрен үзе укый алмады, Әнисә укып бирде. Бик эчтәлекле, мәгънәле шигырьләр язган. Менә шулай яшәп яталар биредә. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил», дип, юкка гына әйтми торганнардыр шул. Балалары исән-сау булып та, биредә яшәп ятучылар бар икән. Ул балалар үзләренең дә картаясылары барын бер дә уйламыйлар микән? Үзләре нинди картлык кичерер, бер Аллаһ кына белә.

Бер кечкенә бала вак такта кисәкләреннән нәрсәдер ясап утыра икән. «Нәрсә ясыйсың?» – дип сораган әтисе. «Син бабайны илтеп ташлаган кебек, картайгач сине дә илтеп ташларга чуман ясыйм», – дигән улы.

Әти-әниләргә багышлап күпме җырлар иҗат ителә, шигырьләр языла. Роберт Миңнуллинның «Әнкәйнең догалары» дигәне генә дә ни тора?! Кадерләргә кирәк әти-әниләрне исән чакларында. Яратып, хөрмәт күрсәтеп калырга кирәк. Соңыннан үкенерлек булмасын.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии