Эх, фатир, җиттең башыма!

Дәү әтием Ярулла Шиһапов – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Берничә тапкыр каты яраланган да ул… Шуңа карамастан туган җиренә – Әтнә районының Коморгуҗа авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә алган.

Әмма алган яралар үзен һәрчак сиздерә. 1979 елның февраль аенда авырып, оныкларын да күрә алмыйча үлеп китә. Йорт, хуҗалык эшләре һәм биш бала дәү әнием җилкәсенә кала. Шулай да ул кырыс тормышка бирешми. Биш баланы аякка бастырып, зур шәһәргә чыгарып җибәрә. Үзе исә хуҗалыгын алып баруны дәвам итә. Еллар үткән саен, йортта ир кеше кулы җитмәве сизелә башлый: лапас ишелү дәрәҗәсенә җитә (балалары искесен сүтеп, яңаны төзеп куйды), чолан һәм күмер абзарында “менә хәзер ишелеп төшәр”, – дип йөрергә туры килә; яңгыр яуганда һәр тишектән су ага торган веранда түбәсен, ниһаять, төзекләндердек, әмма иске йорт иске инде… Су, газ кертелмәгән. Кыш көне 86 яшьлек дәү әниемне үзебезнең янга, Казанга алып китәбез. Чөнки өйне җылыту өчен, мичне утын һәм күмер алып кереп ягарга, җитмәсә, суны чишмәдән алып кайтырга кирәк. Җәй көннәрендә атна саен кайтып, бар кирәк-ярагын алып килеп, эшен бетереп китәбез дә, тик барыбер…

Президенты Дмитрий Медведевның “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” турындагы указын ишеткәч, җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Ни дисәң дә, җылысыз, сусыз йортта яшәгәнче, дәү әнинең үз фатиры булса, шәп бит инде!

Закон нигезендә торак белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш инвалидлары һәм вафат булган ветеранның гаиләсе (тол хатын), блокадалы Ленинградта яшәүчеләр тәэмин ителергә тиеш.

Җирле үзидарәдә дәү әнидән аның йорт паспортын, паспорт күчермәләрен, медальләрен, дәү әтинең хәрби билетын алып килергә куштылар. Шуларга өстәп, дәү әнинең “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны” дигән белешмәсе дә бар икәнлеге ачыкланды. Боларның барысын да җирле үзидарәгә тапшырып, дәү әни сертификат алу өчен чиратка бастыруларын көтә башлады. Нәтиҗәдә, йортны килеп тикшереп, кәгазьләрне карап, дәү әнинең үзенә тиешле 18 кв.м.дан артык торак мәйданы булу сәбәпле, фатир алырга бернинди дә хокукы юк дигән карар чыгарылган.

80%тан артык авария хәлендәге йортта яшәп ятучы, бөтен гомерен колхозга, илгә багышлаган 86 яшьлек карчыкның башына түбәсе ишелеп төшәргә мөмкин булуы турында беркем дә уйлап карамаган, ахры?! Иң мөһиме, аның үзенә тиешле мәйданы бар, имеш!

Фатирга чиратка басу өчен, ветеран өенең гомуми хәлен дә тикшерергә тиеш булганнар икән. Әгәр комиссия тарафыннан йорт тузган, анда яшәп булмый дигән нәтиҗә чыгарылса, дәү әни фатир алу өчен чиратка бастырылырга тиеш булган. Бу эш комиссия тарафыннан тулысынча башкарылып бетмәгән дигән нәтиҗәгә килеп була. Тикшерүләр вакыты кышка туры килгәнгә, дәү әни Казанда иде, шуңа да комиссиянең йортка керү мөмкинлеге булмаган. “Аларның йортны кайчан тикшерергә киләсен белсәк, авылга кайтып, өйне ачып керткән булыр идек”, – ди әни. Әмма комиссия әгъзалары йортның тышын гына карап китү дә җиткән дип санаган, ахры.

Әтнә районы башкарма комитетының гомуми бүлеге башлыгы Радик Минһаҗев бу хәлгә ачыклык кертте. Дөреслекне торгызасы килгән очракта безгә яңадан комиссия чакырту өчен гариза язып, бар эш, тикшерүләрне өр-яңадан башларга кирәк икән.

Комиссия чакыртуны читләтеп торып, без РФ Президенты Дмитрий Медведевка хат язып җибәрергә булдык. Җавап озак көттермәде. “Эш Республикасы Президент Аппаратына юнәлтелде”, – диелгән иде анда. Бер атна эчендә дәү әнинең өен тикшерергә дип, икенче комиссия дә килеп җиткән. Бу юлы дәү әни үзе өйдә булып, аның бөтен җирен күрсәтеп чыккан.

Комиссия нәтиҗәсе мондыйрак булды: “Дивар, идән, түшәм, тәрәзә хәле канәгатьләндерерлек. Әмма еллар үтү хисабына өйнең нигезе, идәннәре утырган, дивар һәм тәрәзәләрендә җил “уйный”, кухня диварлары черегән һәм кыйшайган. Нәтиҗә чыгару җирле үзидарәгә йөкләнә”.

Җирле үзидарә, үз чиратында, черегән һәм кыйшайган йортта әле яшәп була һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы гаиләсенең (тол хатын) фатир алырга бернинди хокукы юк дигән карар чыгара.

Хаклыкны торгызу максатыннан какмаган ишек, сөйләшмәгән кеше калмады…

Сугыш кырында каты яраланган һәм вафат булучыга; сугыш елларында көне-төне тылда хезмәт итүче карчыкларга чыгарган указ нигезендә булган кадер-хөрмәтегез һәм ихтирамыгыз менә нинди икән! Рәхмәт!

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,

КДУ студенты.

Үтәлгән нәзер

Кешелеккә иң зур зыян китерә торган нәрсә – сугыш. Ни кызганыч, бүген дә Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле кан коешлар чыгып тора. Кешелеккә тыныч кына яшәргә язмаган, күрәсең. Кемгәдер җир җитми, кемнеңдер хакимият башлыгы буласы килә…

Сугыш башланганда безнең Әлки районы Татар Төгәлбае авылында 170ләп хуҗалык була. Шуннан сугышка 181 кеше чыгып китә. 130ы яу кырында мәңгегә ятып кала. Алар барысы да Хәтер китабына кертелгән. Кайбер гаиләләрдән сугышта 3-4әр кеше һәлак була.

Күршебез Хәйдәр бабайның дүрт улы – Фәйзрахман, Хәсән, Хөсәен һәм Хөҗҗәт, Кәримулла агайның дүрт улы – Сәмигулла, Хөсәен, Шакирҗан һәм Шәфигулла, Гарифулла абыйның өч улы – Насыйбулла, Нәфыйгулла һәм Шәрифулла, Әшраф абый Әхмәтвәлиев һәм ике улы – Гарәф белән Шәриф, Мингали абый Кыямовның ике ул – Нуриәхмәт белән Сәйдерәүф яу кырында ятып калды.

Сугышка киткәннәрнең нибары 51е генә исән-сау туган авылына кайтты. Бүген аларның 4се генә исән. 80гә якынлашып килүче Абдулла Гатин, Нәтфулла Гатин, Гарифулла Хәмидуллин, Нургаяз Хисмәтов – авылыбызның хөрмәтле кешеләре.

Исән кайтучыларның күбесе инвалид булса да, “мин фронтовик” дип күкрәп кагып, бернәрсә дә даулап йөрмәде. Көч-хәл белән генә яшәп калган колхоз хуҗалыгын торгызуда, эшне оештыруда иң күп тырышучылардан булды алар.

Урамыбызда яшәүче сугыш ветераннары, еш кына безгә җыелып, сугыш хатирәләрен, үзләре кичергән хәлләр турында сөйләшеп утыра иде. Арада Мөҗип Мортазин, Вәли Нургалиев, Хәбибулла Насыйбуллин һәм әтием Идиятулла Шакировларның сөйләгәннәре бигрәк гыйбрәтле. Хәзер берсе дә бу дөньяда юк инде. Урыннары җәннәттә булсын иде изге җаннарның.

Хәбибулла абый 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Әтием Идиятулла 1916 елда патша армиясенә хезмәткә алынып, революциядән соң гражданнар сугышында да була. Аннан совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Аларның искә алыр нәрсәләре чиксез булды. Кичләр буе кызыксынып тыңлап утыра идек.

Исемдә калган берничә хәлне генә искәртеп үтәсем килә. Күршебез Мөҗип абый сугышның беренче көннәреннән үк анда алына һәм, берничә ай Мәләкәстә укыганнан соң, турыдан-туры алгы сафка җибәрелә.

Хәбәре шактый булмый торгач, 1943 елда аның гаиләсенә: “Ирегез батырларча һәлак булды. Харьков өлкәсенең Мичурин авылында җирләнде”, – дигән язу килә. Хатыны Кәлимә апа өйдә 5 баласы белән кала. Авыр хәбәргә аның күңеленең һич ышанасы килми. Китап ачучы карчыклар да: “Ирегез исән”, – дип өметләндерә. Ул бөтен бригада алдында нәзер әйтә: “Кем беренче булып иремнең исәнлек хәбәрен китерсә – аңа бер сарык бирәм!” – ди. Сугыш бетә, шактый еллар үтә. Исән кайтучыларга да өмет кими бара. 1953 елда, Сталин үлгәннән соң, һич уйламаганда Кәлимә апага Ютазыдан хат килеп төшә. Ул ире Мөҗип абыйдан булып чыга. Сугышта инвалид булып кайткан хат ташучы Кәбир абзый тапшыра. Кәлимә апа ышанмыйча улы Зәбирне Ютазыга җибәрә.

Мөҗип абый әсирлеккә эләккән һәм Италиягә озатылган икән. Аннан азат ителгәч, Ютазы станциясенә эшкә җибәрелгән. Өенә кайтырга рөхсәт булмый. Берничә елдан соң гына авылына кайтып, күп еллар балта остасы һәм склад мөдире булып эшли ул. Кәлимә апа да әйткән нәзерен 10 елдан соң үти – Кәбир абзыйга көр генә бер сарыгын илтеп бирә.

Икенче күршебез Хәбибулла абзыйның да үзе кичергән бер очракны сөйләве хәтеремдә калган. Ул 1914 елга герман сугышында әсирлеккә эләгеп, сугыш беткәнче Австриядә газап чигә.

Алар баракта яши. Ашау бик начар була. Кем качарга уйласа – аңа үлем, дип кисәтеп куялар. Әсирләрне бараклары белән кырга бәрәңге алырга йөртәләр. Үлем белән куркыткач, качарга омтылучылар да булмый. Куак төбендәге палаткада мылтык тотып бер карт солдат кына утыра.

Шулай беркөнне кырда кинәт бер әсир үлеп китә. Каравылчы килеп карый да: “Эш беткәч, баракка алып кайтырсыз”, – ди. Тамак тәмугка кертә дигәндәй, әсирләр бу очракны үзләренчә файдаланырга уйлый. Шунда куак арасында бер байның җир ертып йөрүче симез генә дуңгызы күренә. Аны күсәк белән башына сугып миңгерәтәләр дә суеп эшкәртеп, үлгән иптәшләренең киемнәренә төреп, носилка белән баракка алып кайталар. Ә мәетне куаклар белән каплап калдыралар. “Икенче көнне: “Иптәшебез мөселман иде, аны үзебезчә күмәбез”, – дип хуҗалардан ак ситсы сорап алалар. Мәрхүмнең киемнәрен янә кеше кыяфәтенә кертеп төрәләр дә носилка белән барактан чыгалар һәм шунда ерак булмаган немец зиратына әйбәтләп җирлиләр. Үзләре шактый вакыт дуңгыз ите белән бәрәңге кыздырып сыйланалар.

Бүгенге тыныч тормышыбыз хакына гомерләрен корбан итүчеләрне беркайчан да онытырга хакыбыз юк.

Сөләйман ШАКИРОВ.

шәһәре.

Миңа медаль тиешме?

“Гаделлек бармы?” (21 апрель, 2010 ел) дигән язманы укыгач, бик борчылдым. Автор Разия Салихова да минем кебек гаделлек эзли икән. Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа 9 яшь иде. Разия күргәннәрнең барысы да минем баштан да узды. 1987 елда 41 еллык стаж белән пенсиягә чыктым. Әле монда сугыш вакытында эшләгәннәр кермәде. Чөнки хезмәт кенәгәсен 16 яшьтән генә ачканнар. Шулай “аз” эшләгәнгә, пенсиям дә кечкенә. 4000 сумга да тулмый. Менә шуңа яшәп кара инде! Ә күңелне иң әрнеткәне шул: Җиңүнең 65 еллыгына медален ни өчендер миңа бирмәделәр. Югыйсә шул чорда бергә эшләгәннәр бүләкләнде. Нигә мин генә калдым? Тиешме ул миңа, юкмы? Бәлки, берәр кеше аңлатыр?

Мөнәвәрә ЯМАЛИЕВА.

Менделеевск районы, Татар Текәше авылы.

Редакциядән: Хөрмәтле Мөнәвәрә апа! Русия Президенты Указы нигезендә әлеге медаль түбәндәге категорияләргә бирелә: сугышта катнашканнарга; оккупациядә калган җирләрдә партизан яисә яшерен оешма вәкилләренә; орден һәм медальләре белән бүләкләнгән тыл хезмәтчәннәренә; камалышта калган шәһәрләрне азат итүдә катнашкан өчен медальләр белән бүләкләнүчеләргә; Ленинград блокадасын үтү турындагы билге ияләренә; шулай ук концлагерьлар тоткыннарына. Шулай итеп, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы медален алу өчен, тыл хезмәтчәненең моңарчы бирелгән берәр дәүләт бүләге булу мәҗбүри килеп чыга.

Комментарии