«Хәзер Русия гражданнарына караш икенче»

«Хәзер Русия гражданнарына караш икенче»

Актаныш районы, Чиялек авылы егете, 27 яшьлек Хәлил Хәбиев бүген Германиядә яши. Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала ул. Аннары хәрби хезмәтен үтәп кайта. «Белгечлегем буенча эшлим дип, 25-30 мең хезмәт хакы ала торган эш урыннары эзләп йөрмәдем, чит илгә киттем», – ди әңгәмәдәшем көлеп. Ә анда эш табуы да, яшәү шартларына җайлашуы да уңайлырак икән. Шуңа да бүген Хәлил үзен Европа илләренә сәяхәт кылучы итеп кенә түгел, анда яшәүче һәм эшләүче итеп тә таныштыра ала.

– Хәлил, синең чит илгә китүеңнең сәбәбе нидә?

– Чит илгә беренче тапкыр узган елны чыктым. Аңарчы бер дә булганым юк иде. Читкә китүемнең төп сәбәбе – сәяхәт итү, дөнья күрү, башка халыклар арасында яшәп карау, аларның менталитетын, көнкүрешләрен үзебезнеке белән чагыштыру иде. Мин тарихны бик яратам, үземне белгәннән бирле тарихны өйрәнәм, ә Европа илләре тарихка бик бай, шул тарихи урыннарны күрү хыялы да бар. Күптән түгел тагын бер хыялым чынга ашты: Польшадагы Освенцим концлагерына барып кайттым.

– Чит илдә яшәү шартлары яхшыракмы?

– Германия – яшәр өчен менә дигән ил. Германиядә яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган дип күкрәк киереп әйтә алам. Көнчыгыш Европа илләрендә алай түгел. Элеккеге социалистик һәм капиталистик илләр белән чагыштырганда, алар артка калган дияр идем. Көнбатыш Германия белән көнчыгыш Германия дә бик нык аерыла. Бу илләрдә азык-төлек бәясе кыйммәт түгел, Русиядә кыйбатрак. Дөрес, Украинадагы хәлләр аркасында кризис барлыкка килде: ягулык бәясе бик нык артты.

– Аның каравы, хезмәт хакы күбрәктер?

– Акча мәсьәләсенә килгәндә, күп түлиләр. Германиядә иң түбән хезмәт хакы – 1500 евро. Бу – 90 мең сум дигән сүз. Ә Русиядә минималь хезмәт хакы – 250 евро.

– Ә Германиядә эш табуы кыенмы?

– Германия – Европаның иң алга киткән иле. Эш урыннары бик күп, үз һөнәрең буенча эш табуның бер кыенлыгын да күрмим. Эшсезлек дигән әйбернең «э» хәрефе дә юк.

– Ә син кайда эшлисең?

– Узган ел агентлык аша эш тапкан идем. Быел турыдан-туры немецлар белән эшлим. Үз белемем, электрика өлкәсе буенча.

– Бүген берәү синнән: «Мин чит илгә китәргә телим», – дисә, аны уеннан кире кайтарыр идеңме?

– Юк. Яшь чакта йөрергә, дөнья гизәргә, сәяхәт итәргә, чит телләр өйрәнергә кирәк дип саныйм. Бөтенләй күченеп китәргә теләүчеләргә: «Ашыкма», – дияр идем. Туган җиреңдә яшәргә кирәк дигән фикер белән яшим. Үзебезнең илдә дә мондый шартлар тудырырга мөмкин. Үз бизнесыңны алга сөрү өчен дә мөмкинлекләр бар хәзер.

 – Хәзерге вакытта читтә русиялеләргә мөнәсәбәт нинди? Кырын карашлар сизелмиме?

– Русиялеләргә караш бик нык үзгәрде. Күпчелек Европа илләре Русия гражданнарына виза бирми, Европа банкларында счет ачмыйлар. Польша, Латвия, Литва илләрендә Русия гражданнарын сөймиләр дип тә әйтер идем. Израильдән Польшага кайткач, кунакханәгә кермәкче идем. Паспортымны күрсәткәч, кертмәскә теләделәр. Үземнең урыс түгел, татар икәнемне 15 минут аңлатканнан соң гына керттеләр.

– Чит җирне макта, үз илеңдә тор, диләр. Шулай да чит илләрнең дә чеметеп алырлык урыннары юк түгелдер?

– Әйе, Европа халкы бай яши. Ләкин мул тормыш кешене боза. Кеше михнәткә түзә ала, рәхәткә юк – моңа инандым. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә: «Мин сезнең байлыгыгызны арттырсам, сез гөнаһларны күбрәк кыла башларсыз», – дигән. Монда ипотеканы ничек ябарга, бу айда кредитны ничек түләргә, хатынны нинди акчага киендерергә, гаиләне ашатырга акча кайдан табарга дигән сораулар юк. Әмма байлык кына кешене бәхетле итә алмый. Әйтик, Германиядә яшьләр аз. 40 яшьтән өлкәнрәк буын – халыкның яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Берлин, Франкфурт, Мюнхен кебек шәһәрләрдә студентлар бар барын, әмма аларның да күбесе чит илдән килгәннәр.

Яшьләр булса да, алар күбесенчә ялгыз тормыш алып барырга күнеккән. Европада күпләп бала табу юк, диләр. Егетләргә – өйләнешү, кызларга кияүгә чыгу кебек нәрсә хас түгел. Карьера кору, акча эшләү, ягъни тормышның матди байлыгы турында гына хыялланып яшиләр. Статистика буенча, биредәге наркоманнарның күбесе – 30 яшьтән арткан, гаилә кормаган кешеләр. Европада иң популяр чир – төшенкелеккә бирелү һәм күңел тынычлыгы таба алмау.

– Ә халыкның менталитетына килгәндә?..

– Германиялеләр – бик эшчән, гади һәм экономияли белә торган халык. Пунктуальлек дигән сыйфат та аларга хас. Алар беркайчан да соңга калмый, тиешсез урында озак та тормый. Бай яшәсәләр дә, гади киенәләр, җыйнак машиналарда йөриләр. Үзләре ачык һәм ярдәмчел. Үз илләрен, яшәгән җирләрен яраталар һәм уңайлырак шартлар тудыру өчен көч куялар. Ә бездә бераз киресенчә. Татар халкы көнчел: иске коймаңны төзәтсәң дә кылый күз белән карыйлар, яңа машина алсаң, бөтенләй сөйләшми башлыйлар.

– Теләк кенә чит илгә алып бара аламы?

– Яшәү шартларын чагыштыру өчен булса да, Европага чыгарга кирәк. Анда архитектура көчле. Монысы – тагын бер плюс. Кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Аны кысаларга кертергә ярамый. Дөрес, бүген массакүләм мәгълүмат чаралары Европаны дошман итеп күрсәтә. Ә бу алай түгел.

Минем дә 2021нче елга кадәр бер җиргә дә барганым булмады. Башта куркытты. Телне бик яхшы белмәү аркасында, үземне ниндидер кысаларга керттем, ә чынлыкта бу проблема түгел икән. Узган елны миңа чит илгә чыгып китәр өчен 40 мең сум акча җитте. Дөрес, хәзер чит илгә чыгу авырайды. Төркия аша самолетта киләм дисәң, ат бәясен түләргә кирәк. Өстәвенә, Русиядә доллар, евро табып булмый, банк карталары эшләми. Әмма теләге булган кеше моңа ирешә ала.

Мин үзем туган якны гомерлеккә ташлап китүчеләрдән түгел. Авылда каз фермасы ачкан идем. Дөньялар тынычлангач, шунда кайтып, эшемне дәвам итү турында хыялланам. Елга суы аккан кебек тормыш та туктамый, яңа шартларга, вәзгыятькә тиз яраклашасың. Адәм баласының асылы шулдыр.

Әңгәмәдәш Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии