- 19.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Көнчыгыштан Көнбатышка таба, кара төтеннәрен зәңгәр күк йөзенә бөркеп, пассажир поезды бар көченә алга ыргыла. Без, сөйгәннәребез белән парлашып, күңел ачарга, 1нче Май бәйрәмен тимер юл буендагы куаклыкта, яшел чирәмлектә үткәрергә булдык. Үзебез белән алып менгән ашамлык, эчемлекләребезне ашъяулыклар өстенә җәеп салдык. Йөргән кызымның апасы Наҗия белән йөргән егете Рафаэль, күршеләре Гөлсирә белән сөйгәне Әгъләметдин һәм сөйгәнем Фәүзия белән мин бер читкәрәк утырдык.
1нче Май иртәсе. Тирә-юньдә яшеллек, зәңгәр күк йөзендә ак болытлар йөзә, тибрәлеп тургайлар сайрый, яңа гына шытып, үсеп килә торган яшел чирәм исе борыннарны кытыклый. Янәшәдәге тимер юлдан товар, пассажир поездлары берөзлексез китеп тора. Гомумән, бәйрәм көне дә хезмәт белән үрелеп бара.
Наҗиянең егете Рафаэль тальянында моңлы көйләр уйный, аңа кушылып барыбыз да җырлыйбыз, тирә-юнь җыр-моңга чума, кыңгыраулы тальян тавышы әллә кайларга яңгырый. Алып килгән сый-нигъмәтләребез белән сыйланып, әйбәт кенә утырганда, сөйгәнемнән бик тә авыр сүз ишеттем. Бу сүзенә ни дияргә дә белмичә, сүзсез калдым, күз алларым караңгыланып китте, күк йөзен кара болыт каплагандай булды, яшәүнең яме калмады.
Бездән бераз кырыйдарак утыручылар аны-моны сизмәде. Фәүзиядән: «Син бу сүзне уйлап әйттеңме?» – дип соравыма, ул: «Әйе, икенче атнага никахка сорап килделәр», – дигәч, хыянәтенә нәфрәтләнеп, гарьлегемнән, бар көченә кычкыртып аскы яктан Казан ягына бара торган пассажир поезды астына ташланырга атылдым. Моны күреп торган Гөлсирә апа, муеныма асылынып: «Син нәрсә, яшьлегеңнән туйдыңмы? Әниеңне ятим итәсеңме?» – дип, мине бу афәттән саклап калды. Мин шунда ук Гөлсирә апага рәхмәтемне әйтеп, тегеләргә аны-моны сиздермичә, сөйгәнем белән хушлашмыйча, өемә юл алдым.
Фәүзиям, артымнан йөгереп килеп, муеныма сарылса да, гафу үтенсә дә, аны кичерә алмадым.
Еллар үтә торды, бу хәлдән соң күп сулар акты, Фәүзия, күрше авылга кияүгә чыгып, ире белән Киров өлкәсенә яшәргә китте, ул белән кыз үстерделәр. Әмма тигез матур тормыш күрә алмады: ире кисәк кенә үлеп, яшь балалары белән тол калды, аларны авырлыкта үстерде, инде алар да гаиләле, аерым яшиләр. Фәүзия үз нигезендә кызы тәрбиясендә гомер итә.
Үземә килгәндә, Аллага шөкер, үз бәхетемне, тырышлыгым, үҗәтлегем аркасында, намуслы хезмәтемдә таптым. Әниемнең хәер-фатихасын алдым, хатыным белән уллар, кызлар үстердек.
Рәхмәт Гөлсирәгә, әгәр ул ярдәм кулын сузмаса, мин бу дөньядан, әниемне, туганнарымны зур кайгыда калдырып, нәсел җебен өзеп, эзсез югаласы идем.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Рәхмәт Гөлсирәгә!,
Комментарии