Казанда Тукай эзләре: кайсы җуелган, кайсы җимерелгән

Казанда Тукай эзләре: кайсы җуелган, кайсы җимерелгән

Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда, Казанда шагыйрьнең эзләрен саклаган урыннар буйлап йөреп чыктык. Ике хәбәребез бар: берсе – чагыштырмача яхшы, икенчесе – начар. Алдан ук әйтеп куйыйк: начары күләмлерәк. Шулай да яхшыдан башлыйк әле.

ЯХШЫ ХӘБӘР

Казанның хәзерге Тукай урамы, 74нче йортта – «Шамил йорты» буларак билгеле бинада Габдулла Тукайның әдәби музее эшләп килә. Шагыйрь үзе монда булмаган, һәрхәлдә бу хакта язылган чыганаклар юк. Дөрес, кайбер экскурсоводлар, Тукай бу йортка да килгәләгән, биредә аның китаплары сатылган, дип сөйли. Ләкин музей директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова моның белән килешми. «Беренчедән, йортның төп хуҗалары – Мөхәммәт-Шәфи Шамил белән хатыны Бибимәрьямбану Апакова биредә 1906нчы елга кадәр генә яшиләр. Ә Тукай Җаектан Казанга 1907нче елның көзендә генә кайта, димәк, аларны очрашкан дип әйтеп булмый. Монда Тукайның китаплары сатылган дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми. Без беренчел чыганакны – бу хакта язылган газетаны табып карадык. Анда Апаковларның башка бинасы турында сүз бара», – дип аңлатты Гүзәл ханым. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның да Тукай булган, яшәгән, эшләгән җирләрне барлап язган мәкаләсе бар. Ул 2006нчы елда «Казан» журналында басылган иде. Анда да «Шамил йорты» телгә алынмаган. Димәк, бу бина Тукай эзләрен саклый дип әйтә алмыйбыз.

Тере Тукайны «күргән» һәм бүген дә аның эзләрен югалтмаска тырышып саклый торган бердәнбер исән бина – элеккеге Клячкин больницасы, хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан йорт (Островский урамы, 11/6). Менә сиңа парадокс: шагыйрьнең соңгы сулышын алган бина аның рухын яшәтә.

Урам ягында Тукай телгә алынган ике истәлек тактасы бар: берсе – Островский урамы (төп керү юлы), икенчесе Кави Нәҗми урамы ягындагы диварда. Икесендә дә бу бинада 1913нче елның 15нче апрелендә Габдулла Тукайның вафат булуы язылган.

Шагыйрь авырып яткан, җан биргән бүлмәне музей рәвешендә җиһазландырганнар иде. Анда кертәләрме икән, дип белү өчен, алдан язылмыйча, кисәтмичә бардык. Кертәләр икән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләре белән идарә итүче Идеал Айзәтуллов безне Тукай бүлмәсенә озатып куйды. Сул якта түрдә – карават, аның өстенә Тукайның үләренә бер көн кала төшкән фотосурәте куелган – әйтерсең кулын баш астына салып, Тукай үзе ятып тора. Карават янында тумбочка, графин, стакан. Башка экспонатлар да җитәрлек: шагыйрьнең китаплары, профессор Клячкинның язулары, Тукай белән бәйле булмаса да, шул чорда көнкүрештә кулланылган әйберләр. «Бу тыйнак кына бүлмәбезне булдырганга 20 еллап бар инде. Идеянең авторы – хөрмәтле ветераныбыз Ростислав Туишев. Ул бүген дә эшләп йөри, министрлыкның диспетчерлык үзәге җитәкчесе. Бөтен әйберне үзе җыйган. Тәрәзәгә Тукайлы пәрдәләр элүне дә ул уйлап тапты», – дип таныштырды Идеал әфәнде. Урамда кояш булганда, нурлар шул пәрдәне яктыртып, бүлмә туры мәгънәдә Тукай белән тула икән. Кызганыч, без барган көнне болытлы иде.

Кешеләр килгәли, ди Идеал Айзәтуллов. Берсендә хәтта Австралиядән килгәннәр. «Ике-өч ел элек ял көне каравылчы шалтырата. Австралиядән бер татар килде, Тукай бүлмәсе белән кызыксына, ди. Хәзер килеп җитәм, дидем. Австралиядән тиклем килгән бит ул, ничек кире борасың?! Барганда бер таныш тәрҗемәчене дә иярттем. Ике сәгать сөйләшеп утырдык без ул кеше белән. Монда көн дә шушыннан үтеп йөргән татарлар да керми, ә бу Австралиядән үк килгән», – дип сөйләде Идеал әфәнде. Бүлмәгә кертәләр, ләкин язылып, белешеп килсәң хәерлерәк. Экспонатлар тапшырырга теләүчеләр булса да, бик теләп кабул итәбез, диделәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы күчәргә җыена. «Бу бина белән нәрсә булыр, әлегә белмим. Бәлки, монда кайсыдыр структура калыр. Һәрхәлдә Тукай бүлмәсе калачак, аны ябарга җыенмыйбыз», – диде Идеал Айзәтуллов.

Бина Тукай заманыннан бирле үзгәрмәгән диярлек, элек ике катлы булган, хәзер өченче кат кына өстәлгән. Шуңа күрә биредә Тукай эзләре саклана дип ышанып әйтергә була. Идеал әфәнде дә: «Бу бүлмәдә тыныч вакытта озаграк утырсаң, Тукай рухын тоярга мөмкин», – ди әнә.

Тукай вафат булган бүлмә

Министрлыкның каршында – Островский урамы, 10нчы йортта Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) урнашкан. Тукай бу бинада да булган һәм шуны раслый торган мемориаль такта да бар. Заманында «Шәрык клубы» урнашкан әлеге бинаның тышкы яктагы диварында ике телдә «Бу бинада 1908нче елның 14нче октябрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай беренче тапкыр «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыган» дип язылган.

НАЧАР ХӘБӘР(ЛӘР)

Казанда Тукай яшәгән, эшләгән, кергәләп йөргән җирләр шактый билгеле. Ләкин ул биналарның күбесе инде җимерелгән. Исән калганнарында да «монда Тукай булган» дигән бер генә билге дә юк.

Марсель Әхмәтҗанов үз мәкаләсендә: «1907нче елның октябрь башында Җаектан Казанга күченеп кайткач, Тукай «Сарай» кунакханәсе номерларында (Париж Коммунасы урамы, 9нчы йорт) 9нчы бүлмәдә туктый (кайбер мәгълүматлар буенча, 14нче бүлмәдә)», – дип язган. Әмма Гүзәл Төхвәтова аның белән килешеп бетми. «Тукай Казанга кайтуга «Болгар» номерларына урнашкандыр, дигән фикердә мин. Дөрес, Марсель абый ул заманга якынрак, бәлки, бу хакта язылган берәр чыганакны белгәндер. Ләкин кайда соң ул чыганак? Без тотып карагач кына ышанырга ияләшкән бит», – ди ул.

Аның каравы шагыйрьнең хәзерге Татарстан һәм Мәскәү урамнары киселешендә урнашкан «Болгар» номерларында яшәгәне төгәл билгеле. Дөрес, Тукай эзләрен саклаган «Болгар» кунакханәсен (Татарстан урамы, 14/59 йорт) 2008нче елда җимерделәр. Язучы, депутат Туфан Миңнуллин ул вакытта Дәүләт Советында: «Татар тарихын Казаннан сызып ташлау бара. Тукай урамындагы татар зыялылары белән бәйле бөтен йортларны алып бетерделәр. Менә хәзер Тукайга тотындык», – дип чыгыш ясаган иде. Бина урынында яңасы төзелде, анысында Тукай эзләре генә түгел, «Болгар» номерлары дигән атамасы да калмаган иде инде. Хәзер биредә офислар һәм элиталы фатирлар урнашкан. Берничә ел элек бинаның беренче катында «Безнең өчен мәңге изге йорт...» дигән экспозиция ачылды. Тышкы яктан тәрәзәдән генә карый торган, Тукай яшәгән 40нчы бүлмә рәвешендә эшләнгән күргәзмә иде ул. Анысының да тәрәзәсе чәрдәкләнгән, экспозиция эшләми башлаган. Март ахырында «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова үтеп барышлый гына күреп алып хәбәр иткән иде моны. Без узган атнада барганда да тәрәзә шул чәрдәкләнгән көе иде. Гүзәл Төхвәтова (Тукай әдәби музее экспозиция өчен җаваплы) шагыйрьнең туган көненә ремонтлап бетерергә тиешләр, диде үзе.

Марсель Әхмәтҗанов язганча, хәзерге Мәскәү урамы, 52нче йортта, 7нче бүлмәдә «Китап» нәшрияты урнашкан булган. Габдулла Тукай анда экспедитор булып эшләгән, китапларны почта аша тарату белән шөгыльләнгән. Гүзәл Төхвәтова бу мәсьәләдә дә Марсель абый белән килешеп бетми. «Төрле чыганакларда төрлечә бирелә: кайдадыр – кибет, кайдадыр склад дип языла, кайдадыр – ширкәт. Мин «Китап»ны ширкәт форматында карау яклы. Төгәл адресында шикләнәм, чөнки ширкәт берничә бинаны арендалап торган. «Мәскәүский нумерлар»дагы бүлмәдә Тукай эшләгән дә, шунда ук кунып та калган. Анда озак эшләмәгәннәр. «Китап» «Уральское подворье» кунакханәсенә күчкән. Аның кайда урнашканын бик озак эзләдем, бик күп туган якны өйрәнүчеләр, экскурсоводлар белән аралаштым. Аның турында Тукайны өйрәнгән бер генә китапта да таба алмыйсыз. Хәзерге Профсоюз урамы белән Пушкин урамы киселешендә урнашкан була ул (бүген шушы тирәдә ГУМ сәүдә үзәге урнашкан. – Ф.М.). Совет чорында анда балык кибете булганын хәтерләүчеләр бардыр», – дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова. Сүз уңаеннан, «Уральское подворье» турында Лирон Хәмидуллин да язган, ләкин анда төгәл урыны күрсәтелмәгән.

Тукай Фатыйх Әмирхан белән берлектә эшләгән «Әл-ислах» газетасы бинасы (хәзерге Тукай урамы, 63нче йорт урыны дип бирелә, бу урында хәзер бернинди дә бина юк) 1991нче елда җимерелгән. 1910нчы елның 15нче апрелендә ул вакытта «Шәрык клубы» урнашкан Сабитовлар йортында (хәзерге Мәрҗани урамы, 8нче йорт. Биредә «Татар утары» ресторан-кунакханә комплексы эшли) Тукай лекция укыган булган. «Тукайның үлгән көнендә ресторан белән берлектә кичәләр дә оештырып йөргән идек», – дип искә алды Гүзәл Төхвәтова. Ләкин без «монда Тукай булган» дигән бер генә билге дә тапмадык. Йортның шул заманнардан сакланып калган өлешендә урыс һәм инглиз телләрендә «Сабитовлар утары. XIX гасырның икенче яртысы архитектура һәйкәле» дигән язу гына күзгә ташланды. Биредә эшләүче берничә кешедән: «Монда Тукай булганын беләсезме?» – дип сорашып карадык. Белмиләр булып чыкты.

Дуслары Тукайны «Болгар» номерларының салкын, караңгы бүлмәсеннән «Свет» кунакханәсенә күчергән, дигән мәгълүмат бар. Тукай үз истәлекләрендә: «Монда якты, җылы. Ләкин башка бәла: тычканнар бар. Мин төне буе мәче булып мияулап утырдым», – дип язган. «Кунакханәнең хәзерге Чернышевский урамында урнашканы билгеле, ләкин төгәл адресын табып булмады, шуңа үкенәм», – диде Гүзәл Төхвәтова.

«Амур» кунакханәсенең бүгенге хәле

Тукайның Клячкин больницасына китәр алдыннан яшәгән соңгы җире – «Амур» кунакханәсендә (Мәскәү урамы, 70нче йорт) дә шагыйрь турында бер генә билге дә юк. Бинаның Мәскәү урамы ягына караган өлеше кечкенә генә (ул тирәдә йортлар бер-берсенә тоташып китә), ләкин эченә кереп китсәң шактый зур. «Уртасында, әгәр дөрес булса, фонтаннар булган», – дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова. Хәзер йортның ишегалдына кереп йөреп булмый, арка рәвешендәге тимер капкасы бикле. Хәер, керсәң дә карарлык әйбер юк. Бина җимерек хәлдә, аны тәки төзекләндереп бетерә алмыйлар. Бүген беренче катында азык-төлек кибете һәм матурлык салоны урнашкан. Терәлеп үк урнашкан икенче бер бинага «монда танылган татар революционеры Мулланур Вахитов яшәгән», икенчесенә – Фукс йортына – «бу йортта Сперанский, Гумбольдт, Пушкин, Симонов, Баратынский һ.б. булганнар» дип язылган истәлек такталары эленгән. Ә Тукайның соңгы яшәгән һәм эшләгән урыны (авыруына карамастан, ул биредә аена кырык сумга «Кояш» газетасында эшләгән) булган бинада бер язу да юк. Югыйсә, ул бер Тукайның гына эзләрен сакламый. Фатыйх Әмирхан да монда яшәгән, «Кояш»та эше күп булу сәбәпле, үз өенә кайтмыйча, шушында бүлмә арендалап торган. Тукайның бертуктаусыз йөткергәнен стена аша ишетеп яткан. «Сәйяр» труппасы актерлары Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская да биредә яшәгәннәр. Шәһәр үзенең бөекләренә диварда такта кисәге эләрлек тә урын тапмаган. «Монда Фәлән-Фәләннәр» яшәгән» дип акбур белән язып чыгар идең, анысы вандаллык саналачак. Архитектура һәйкәлләре бит...

СҮЗ АЗАГЫНДА. Узган җәй «Иске шәһәр» префектурасы (Иске Татар бистәсен торгызу һәм саклау белән шөгыльләнә) һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукайның тормышы» дигән ике телдә туристик маршрут ачып җибәрә, дигән белдерү чыккан иде. Маршрут Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннардан узачак, диелде. Бу экскурсия чыннан да уздырылганмы, быел да оештырырга җыенмыйлармы, дип белешү өчен, «Иске шәһәр» префектурасына шалтыраттык. Телефонны алган хатын-кыз андый экскурсия турында ишетмәвен әйтте. Җитәкчелектән белешеп бетерермен дә кабат шалтыратырмын, диде, тик бер атна эчендә шалтыратмады.

Тукай эзләре буйлап Фәнзилә МОСТАФИНА йөрде

Комментарии