Песи тәрбияләүче эт

Бар шәһәр кешесе дә шулайдырмы, авылга кайтсам, һич кенә дә өйдә утырасы килми, каты яңгырлы көннәрдә дә, ишек алдында гына булса да йөреп керәсе, авыл һавасын күкрәк тутырып, туйганчы сулыйсы килә.

Шундый бер кайтуымда миңа ишек алдындагы авыл тормышына гына хас кызыклы хәлне күзәтергә туры килде. Үзен бу йортның чын хуҗасы итеп тойган , сарай тирәсенә өеп куелган бүрәнәләр өстендә тәгәрәшеп-уйнашып ятучы, әле күптән түгел генә дөньяга килгән балаларының берсен авызына каба да капка астыннан урам якка чыгып китә. Бераздан анысын кертеп куя да икенчесен алып чыга. Хуҗа хатын да, капка төбенә кайтып җитеп, өйгә кермичә яңгыр астында бу хәлне урам яктан күзәтеп тора икән. , урамга чыккач, песи баласын беразга юеш җиргә куеп тора да, аннан соң кире ишек алдына алып кереп китә. «Күрегез әле бу этне», – ди хуҗа хатын, – тәмам юешләтеп, пычракка буяп бетерде бит песи балаларын!» Тик, этнең әлеге эшлекле кыяфәтендә һич кенә дә усаллык түгел, ә ниндидер кайгыртучанлык күренеп тора иде. «Авылның этләре дә эшсез тормый икән», – дип уйлап куйдым мин. Мөгаен, яннарында аналары булмаганда, песи балаларын тәрбияләүне үз өстенә алгандыр. Аларны анда-монда ташып йөртүе нәниләрне төрле шартларда яшәргә өйрәтүедер. Яшәгәндә яңгырдан да, пычрактан да курыкмаска кирәклеген аңлатуыдыр әле, үзенчә.

Мин кабат ишек алдына чыкканда инде ана песи балаларын берәм-берәм ялап тора, ә боларны читтән тыйнак кына күзәтеп эт утыра иде…

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии