Өзелгән спектакль

Иске Урыссу авылындагы бүлегендә эшләгән чагым. Советының бер бүлмәсе Советы рәисе Җәләй абый Хафизовныкы. Аның янындагы бүлмәне Советы сәркатибе Әнвәрия апа Сабирҗанова белән салым агенты Сәхипҗамал апа били. Мич янындарак почта бүлеге урнашкан. Почтаның бер өстәле, бер сейфы, ишеге пыялалы иске бер шкафы бар. Шул шкафка телефон беркетелгән. Аның тоткычын борасың-борасың да, «Алло, коммутатор», – дип кычкырасың, коммутатор кыз белән сөйләшәсең. Почта бүлегендә кеше өзелеп тормый. Газета-журналларга яздырам, пенсия, пособие түлим, посылкалар кабул итәм. Саклык кассасы да минем карамакта. Беркөн Советы сәркатибе Әнвәрия апа үзенең мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт хакы бирә. Алар барлыгы унлап кына кеше. Мин төшке ашка кайтып килгән идем. Яныма Җәмил абый белән Әнвәрия апа килеп бастылар. «Кассаңны ач, ревизия ясыйбыз», – диләр. Мин аптырап калдым. «Мин сезгә кассаны ачмыйм. Сезнең хакыгыз юк мине тикшерергә, мин сезгә буйсынмыйм, минем үземнең начальнигым бар», – дип тарткалашсам да, ачтым инде кассаны. Тикшерделәр, санадылар, тик бар да тәртиптә. Мин эшемне дәвам иттем. Почтага килгән кешеләрдән клуб мөдире булып эшләгән Заһитның акчасы югалганлыгын ишеттем. Шул югалган акчаны миннән шикләнгәннәр икән. Шуңа ачуым килде дә, кассаны бикләп кайтып киттем. Икенче көнне дә эшкә чыкмадым. Эшкә чакырып килгән кеше дә юк. Өйдәгеләр әллә белмиләр, әллә белеп дәшмиләр. Шулай да өченче көнне эшкә чыктым. Почтага килгән кешеләр миннән сорыйлар: «Заһитның акчасы табылды микән? Аны Сания урлаган, диләр» (Ул хатынның исемен онытканмын, язмамда аны Сания дип кенә атыйм. Шул көнне ул апа бер кыз бала ияртеп килгән иде). Сания Заһитны судка биргән икән, дигән сүзләр дә ишетелә.

Элек авыл Советларына районнан вәкилләр килә иде, алар салым, заем түли алмаган кешеләрне авыл Советына чакыртып, елаганчы сүгәләр. Шундыйларның берсе – зур гәүдәле ир, сугышта булган, медальләре дә бар. Безнең авылда бер ай булды ул. Шул абзый яныма килеп, «Сеңлем, укырга берәр китабың юкмы?» – дип сорады. Шкафтан «Пьесалар» китабын алып бирдем. Ул шкафта Союзпечать басмалары, берничә иске журнал, әле хуҗаларына тапшырылмаган гәҗитләр саклана. Авыл советында дежур торган кешеләргә ишегендә ялган йозак торганлыгын гына әйтеп, алып укырга куша идем. Китапны биргәндә: «Без мондагы бер спектакльне куярга өйрәнәбез, мин баш рольне уйныйм, куеласы көнне дә билгеләдек инде. Эчтәлеге бик әйбәт, кызык та, кызганыч та», – дим. Ул, китапны алып, кабинетына кереп китте. Ун минут үтте микән, кире чыгарып та бирде. Үзе нигәдер елмая. Мин гаҗәпләнәм, ул арада китапның кызык җиренә җитте микән, дип уйлыйм. Ул атна шул мәшәкатьләр белән үтеп тә китте. Һәр атна ахырында клубка репетиция ясарга җыелабыз. Шимбә көнне почтага кереп, пьеса китабын алып чыгарга кирәк. Почтага минем арттан ук Заһит килеп керде. «Китапны ал да, клубка керәбез», – диде бу миңа. Мин шкафтан китапны алып Заһитка суздым. Ул китапны тотып өлгермәде, китап идәнгә очты. Китап эченнән идәнгә акча чәчелде. Исем-акылым китте шунда. Ничә көн кеше теленнән төшмәгән акча почтаның ялган йозак белән бикләнгән шкафында яткан.

Оялдым, гарьләндем, ачуым килеп Заһитны йодрыкларым белән тукмарга тотындым. Ул бер сүз дәшми, миннән үзен кыйнатып тик тора. Сугышта булган кеше бит инде. Ул дәшмәгәч, минем тагын да ачуым чыгып, елый ук башладым. Заһит әкрен генә идәндәге акчаларны җыйды да, китап эченә тыкты. «Гафу ит инде, мин үзем дә оятка калдым бит, сине дә оятка калдырдым, акчаны китап эченә тыкканымны онытканмын. Сиңа баш роль бирелгән иде, шуңа күрә яхшылап өйрәнсен дип китапны сиңа бирдем. Ә син китапны ачып та карамагансың, болай булгач бу спектакльне куймабыз инде. Хәер, аның эчтәлеге дә шушы хәлгә охшаганрак. Гафу ит мине, репетиция булмаячак. Өеңә кайт», – диде. Ул киткәч, ниләр булганын яңадан искә төшердем. Районнан килгән абзый, китап эчендәге акчаны күргән бит инде. Нигә әйтмәде икән? Әллә бу спектакльнең шулай дәвам ителүе аңа кызык булганмы?

Ярты ел буена спектакльнең сүзләрен ятлап бетергән идек инде. Сәхнәгә куясы гына бар иде. Заһит кына бу спектакльне куярга бик нык каршы булды. Шулай итеп, спектакль өзелеп калды. Ә авыл Советындагы «спектакль» менә болай тәмамланды: Сания исемле хатын чыннан да Заһитны судка биргән икән. Суд Заһитка 400 сум штраф салган. Менә шулай, теләсәм-теләмәсәм дә, ике спектакльдә дә Заһит белән бергә уйнаганбыз.

Заһит үзе мәрхүм инде. Сугышта булган, бик акыллы, түзем, чыдам, күркәм кеше иде. Урыны оҗмахта булсын. Авыл Советы сәркатибе булып эшләгән Әнвәрия апа язмамны укыса, бер көлеп искә алыр.

Зәйтүнә ӘБРАРОВА.

Ютазы районы, Урыссу авылы.

Комментарии