Гади кеше фикере

Гади кеше фикере

Соңгы вакытта телевизор каналларында сәясәтчеләрнең, азу ярган пропагандистларның «сайрауларын» тыңлап туйган инсанда гади кеше фикерләренә ихтыяҗ барын сизәм. Шул вәзгыятьтән чыгып, сезне әле генә Өлкәннәр клубында 75 яшьлек юбилее гөрләп үткән Кәрим ГАТАУЛЛИН белән таныштырмакчы булам.

– Юбилей көннәрендә һәркемгә дә үзенең үткән тормышы турында уйлану хас, үкенечләрең юкмы?

– Әгәр тормышны яңадан башларга туры килсә, шушысын ук кабатлар идем. Бергә 50 елга якын гомер иткән хәләлем Әлфия исән-сау. Үзебез корган йорт-нигез бар, бакчабыз тулы җиләк-җимеш агачлары. Бер кыз, өч ул үстереп, аякка бастырдык. Барысы да югары белемле, алган профессияләре буенча эшлиләр. Инде безне оныклар белән куандыралар. Сәламәтлек какшау гына кәефне төшергәләп ала.

– Димәк, син бәхетле?

– Гаилә ягыннан караганда, бәхетле. Әмма бәхетне мин киңрәк күзаллыйм. Шагыйрьләр дә бу олуг хисне туган халкына, Ватанына бәйләп шәрехләргә ярата бит. Глобаль бәхет турында уйланучылар да бар. Кыскасы, һәркем аны үзенчә, үз «каланчасына» тәңгәл аңлыйдыр, диясем килә.

– Син читтән генә чиерттереп котылырга тырышма, тулы бәхетле булу өчен сиңа ни җитми?

– Кызганыч, алар күп. Мәсәлән, татар халкының кимеп, телебезнең җуела баруы тынгылык бирми миңа. Татарстаныбызның яулап алган позицияләреннән чигенүе дә, Украинадагы вакыйгалар да бәхетемне чикли.

– Кәрим әфәнде, синең туксанынчы еллар башында район Татар Иҗтимагый Үзәгенең актив әгъзасы булуыңны, Татарстанга союздаш республика статусы бирүне сорап, 200дән артык кешедән имза җыйганыңны күпләр белә. Суверенлыгыбызны яклап үткәрелгән чаралар, хәтта ТИҮ* съездлары да синнән башка үтмәде.

– Әйе, рухымны баеткан елларым булды алар. Халкымда уянган иреккә омтылу дәртенә аваздаш булды ул замандагы активлыгым. Шуңадыр, ул елларны сагынып искә алам. Яшермим, соңгы вакытта төшенкелек чоңгылында яшим. Мин генә түгел, бик күп татар милли кимсенү шартларында көн күрәдер бүген. Ә милли кимсенү бик хәтәр нәрсә, халык бәгыренә салып куелган бомба ул. Ул бомба шартларга да, тыныч атом кебек, алгарышка да этәрергә мөмкин. Әнә Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгән Германия Версаль договоры нәтиҗәсендә күп җирләрен югалтып хәерчеләнде. Бу хәлдән файдаланып хакимлеккә килгән Гитлер партиясе Икенче Бөтендөнья сугышын башлады. Русия халкының да СССР таркалуын авыр кичерүен танырга, әмма кискен адымнар ясаудан сак булырга кирәк... М. Тетчер да, колонияләребезне югалтып, империя булудан туктау белән без инде килештек, Русиягә дә безнең юлны сайларга кирәк, дигән, имеш. Сугышта җиңелгән Япония халкы да карганып утырмады, икътисади яктан чәчәк атып, демократик дәүләткә әверелде.

– Сәясәттән күчеп, яшь чакларыңа кайтып килик әле!

– Биектау районының Өнсә авылында туып, шунда канат чыгарган кеше мин. Тәтеш техникумын тәмамлаганнан соң, шул ук төбәктә агроном булып эшләдем. Эзмә авылы кызы Әлфия мәктәбебезгә укытучы булып килгәч, чәчләребез чәчкә бәйләнде. Ике балабыз тугач, Байлар Сабасына күченеп киләсе иттек. Мине язмышым башында Хәлил Сираҗиев торган гаять абруйлы укытучылар династиясенә иш итте. Шушы мәгърифәтле кавемгә лаек кияү булып яшәргә тырыштым. Шәт, сынатмаганмындыр, мәрхүм бабай белән серләребез бик килешә иде.

– Өнсә авылы көен ишеткәнем бар. Бүген авылыгыз ни хәлдә?

– Авылыбыз тирән картлык кичерә. Мин укыганда сигез еллык мәктәп булып, 130 бала укыдык. Хәзер анда мәктәп ябылу алдында. Яшьләр эшсезлектән Казанга китеп бара, ара да 30 гына чакрым бит.

– Димәк, Байлар Сабасын ошаттың?

– Монда туып үскәннәр аңлап та бетермидер. Әмма без яхшы беләбез – монда яшәү кайсы яктан карасаң да уңайлы. Соңгы егерме елда бу җирлектә гаҗәеп алгарыш күзәтелә. Иң мөһиме: монда татар мохите саклана әлегә...

– Кәрим, безнең районда сезнең гаиләдән дә күбрәк газета-журнал алдыручылар юк икәнен беләм. Инде күп еллар «Безнең гәҗиткә» языласың. Узган ел «Татмедиа» призына – кар чистарткыч машинага лаек булдыгыз.

– Без көндәлек матбугаттан башка яши алмыйбыз. Мәгълүмат сулар һава кебек кирәк гаиләбезгә. Күп еллар инде аларның һәрберсен төпләп, саклап барам. Кайбер номерларын китапханәдә таба алмагач, бездән килеп алучылар да булгалый.

– Лаеклы ялга чыкканчы шактый оешмаларда төрле вазыйфа башкардың. Шулар арасыннан аеруча яратканы булдымы?

– Район «Сельхозхимия»сендә җитештерү буенча урынбасар булып эшләгән, аннары СПТУда укыткан чорларым күңелдә аеруча нык саклана.

– Кайсы ягы белән ошый аларда узган хезмәт елларың?

– Һәр икесендә дә башлангыч профсоюз оешмасын җитәкләп, эшчеләр ихтыяҗын яклап, коллектив тормышының эчендә кайнап яшәү ләззәт бирә иде миңа. Җитәкчеләр белән каршылыкка керүләр дә еш булды. Хәзерге вакытта әлеге оешмалар почмакка куып кертелгән җәнлек кебек тоела.

– Демографик вәзгыять сине дә борчыйдыр?

– Ничек кенә әле. Күптән түгел «Безнең гәҗит»тә дөнья күргән (№8, 1 март, 2023 ел) Камил абый Галимҗанов бәян иткән фикерләр белән тулысынча килешәм. Тирәнгәрәк кереп уйлансак, бәлки илдәге тотрыксызлык халәте дә кайбер яшьләрнең киләчәккә өметен кисәдер.

– Профсоюзларга карата фикереңне әйттең. Башка җәмәгать оешмалары турында ни уйлыйсың? Пенсиягә чыккач Ветераннар советында эшләвең, Өлкәннәр клубын оештыруда активлыгың хәтердә.

– Аларның санын белеп бетерә торган түгел. Телевизорда, интернетта һәм башка мәгълүмат чараларында эшчәнлекләре кайнап торган кебек. Әллә барысы да дәүләт йогынтысында оештырылып, аның күзәтүендә булгангамы, аларның нәтиҗәлелеге ташка үлчим генә. Чөнки урыннардагы башлангыч оешмалары отчет өчен генә җан асрап, халык белән тыгыз бәйлелектә эшләмиләр кебек тоела. Югыйсә алар югарыдагыларының тамырлары бит. Ә тамырлары булмаса, агач үсми, булып та корыса, һәлак була. Әгәр район дәрәҗәсендә җәмәгать оешмалары белән якыннан шөгыльләнүче, вәкаләтле кеше булмаса, алардан илгә бер файда да булмас. Хәтта гражданнар җәмгыятен үзенең таянычы итәргә тырышкан КПСС та таркалды. Сайлау чорында гына калкынып алу белән чикләнсә, «Бердәм Русия» партиясен дә шул ук язмыш көтә, минемчә.

– Без бит авыл хуҗалыгы белгечләре, шул тармак турында сөйләшик.

– Гомумән алганда, эшләр бик яхшы бара. Күр син басуларның уңышы артуын, терлекчелек комплексларының гөрләп эшләп торуын. Могҗиза бит! Хезмәт җитештерүчәнлеге кара исәп белән дә ике-өч тапкырга артты. Көнбатыштан алдынгы технологияләр ургылып килеп керү нәтиҗәсе бу. Ләкин алды барның арты да бар шул. Бу алгарышның тискәре якларын – авылларның картаеп, кайберләренең бетеп баруын, экология начараюын, читкә йөреп эшләүнең гаилә өчен уңайсызлыкларын исәпкә алсыннар иде өстәгеләр.

– Совет чорында әрәм-шәрәмне күреп, чит илләрдәге кебек, җиргә хуҗа кирәк, дип сөйләнә идек. Килешәсеңме?

– Чын хуҗалар дип туган туфрактан үсеп чыккан фермерларны саныйм мин. Инвестор дип аталучы, шул җирлектә яши торган халык күреп белмәгән әһелләрне хуҗа дияргә телем бармый. 90нчы елларда «авылны инвестор коткара» дигән шигарь күтәрелеп, күп колхозлар бөтен мөлкәтләре белән алар кулына күчте. «Вамин»ның үкенечле тарихы, авыл кешесенең кесәсенә сугуы гына да ни тора. Чыннан да, күпчелеге коткарды авыл хуҗалыгын, әмма авылны түгел.

– Татар бетә, милли мәгарифне кайтарырга кирәк, гаиләгә генә таянып булмый, дип күп языла. Халкыбызның саклап торучы тагын бер терәге – ислам дине дә бар бит.

– Мәгарифкә кагылып өстим әле: борынгы байларыбыздан үрнәк алып, татар байлары ник шәхси татар мәктәпләре булдыру турында уйламыйлар икән, диясем килә. Халык алдында нинди зур абруй казанып, тарихка кереп калырлар иде. Мәчетләр салдыралар бит. Шуны әйтми кала алмыйм: тора-бара динебезгә дә басым арта башламас микән дип куркам. Ислам террорлыгы турында сөйләнүләр күпертелә кебек тоела. Телне белмәгән татарлар хокукын яклауны күздә тотып, дини тапшыруларны русча алып бару бәхәсле тема, әлбәттә, әмма уйланырлык урын бар.

– Ни генә булса да, кызыклы заманда яшибез, дисәм, килешерсеңме?

– Бер уйласаң, кызык та, як-якка сугылуны исәпкә алсаң, кызганыч та тоела. Сталин чорында – сугыштан соңгы хәерчелек чорында үстем. Яшермим, гаиләбез үтә мохтаҗлыкта яшәде. Хрущев заманында бераз иркенлек килеп, «җепшеклек» елларында белгечлек алгач, алдагы тормышка өмет белән карап эшләдем. Брежнев вакытында колхозларда акчалата хезмәт хакы бирә башлау зур казаныш дип, күтәренкелек шартларында яшәдем. Тормыш сизелерлек яхшыргач, коммунизм да килер кебек иде. Шуңа күрәдер, политбюроның картлык чорына керүе эчне пошырса да, партия сафларына да ихластан бастым. Ә инде Горбачев Генсек булгач, бөтен халык белән бергә җиңел сулыш алдым. Өмет дигән хиснең тагын да олысы пәйда булды. Үзгәртеп корулар барып чыкмагач, СССР таркалуны да, КПСС бетүне дә яхшыга юрадым. Аягына гер итеп бәйләнгән тугандаш республикалардан котылгач, Русия ыргылып алга китәчәк, имеш. Татарстанның бәйсез дәүләт булуына ышанычым беткәч, социализм утопия икән, безгә демократия алып килә дип, Ельцин сәясәтен дә хупладым. Инде тәмам дуслаштык, капитализмга күчү чатаклыклары вакытлы күренеш, Көнбатыш илләре безне ташламас дип уйладым...

Йончып, Брежнев рәвешенә кергән Ельцин урынына Путин килеп утыргач, тагын шатландым. Яшь, сәламәт кеше бит. Чечен сугышы бетеп, бәхетебезгә нефть бәяләре дә күтәрелеп, тормыш күзгә күренеп яхшыргач, мин дә халык белән бергә күкрәгемне тутырып сулый башладым. Аннары чираттагы кризис башланып китте. Калганын сөйләп тормыйм, чөнки миңа аңлашылмый торган, сикәлтәле юлда әле туктап, әле бераз кузгалган машина сыман барабыз. Әлегә, башкалар кебек, миңа да телемне тешләп, гаиләмә йомылып, ахыры хәерле бетсен дип, Аллаһка ялварып яшәргә кала.

Үткән юлыбызда үкенечләр, югалтулар күп булса да, әле без исән. Милләт буларак югалмас өчен җаныбыз, тәнебез белән тырышырга кирәк. Әнә Израиль ике мең елдан соң да үз дәүләтен яңадан торгызды бит.

*Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган оешма.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии