- 19.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авыл зираты. Зират капкасын ачып, атлап керәм. Кабердәшләр рухына дога кылгач, каберләр арасындагы сукмактан алга атлыйм. Зиратта үзенә бертөрле – моңсу да, бераз шомлы да сихри тынлык. Йөрәкне яндырып, күңелне айкап, “Без дә шушы мәңгелек йортка киләсе бит”, – дигән уй уза баштан.
Әйе, барлык адәм баласы яшенә, белеменә, дәрәҗәсенә карамастан, барысын калдырып, шушы Җир-ана туфрагына иңдереләчәк. Ә моның кемгә кайчан икәнен бер Ходай белә. Шундый моңсу уйлар белән әти-әни, туганнар каберләре янында булып, алар рухына дога кылып, үзебезгә саулык, бәхет, уңышлар теләп, көзге зиратның төрле төсләргә кергән манзарасына сокланып, кайтыр якка борылам. Капкага якынлашам. Шулчак зират капкасы янына елкылдап торган кара төстәге чит ил машинасы килеп туктады. Кемнәр бу? Туктап көтәм. Машинадан төз гәүдәле яхшы костюм-чалбар, үзенә бик килешеп торган түбәтәй, күзлек кигән, матур ак сакаллы кеше төште. Аның артыннан әле гәүдә, йөз матурлыгын югалтмаган, килешле ак күлмәк, яшел жилет кигән, озын ак яулык бәйләгән хатын-кыз чыкты. Алардан соң яшьләре 50 тирәсендә булган матур килеш-кыяфәтле, күркәм йөзле, мәһабәт гәүдәле ир-ат күренде. Танырга тырышып, хәтер сандыгын барлыйм. Менә алар килеп җитте. “Әссәләмәгаләйкүм”, – дип кул сузды, көр тавыш белән өлкән яшьтәге абзый кинәт әйтә куйды: “Чү, авылдаш, Бәдамша, син түгелме?”. “Әйе, мин”, – дип куйдым, уй-хатирәләрдән арынмаган халәттә. Кем соң бу? Әрмән борын, калын иреннәр, колакка җиткән елмаю.
– Әстәгъфирулла, Гәрәй синме?
Хәтерем уянып, аңым яктырып китте.
– Нәкъ үзе, – дип шатланып елмайды ярты елга якын күрешмәгән авылдаш.
– Таныдың бит, рәхмәт төшкере, – дип аркадан сөеп куйды. – Таныш бул, хатыным Рауза, улым Муса.
Аларның зиратка Битайныкылар нәселе булган әби-бабайлары, әти-әниләренең каберләрен чистартып, мәрхүмнәр рухына дога кылырга кайтышлары икән. Тиз генә фикерләшкәч, барыбыз бергә алар якыннарының каберенә барып, дога кылдык, кабер тирәсен чистарттык. Аннан соң мин аларны йортыбызга дога кылып чыгарга, чәй-ризыктан авыз итәргә үзебезгә чакырдым.
Чәй өстәле янында узган гомерләрне искә алдык. Гәрәйнең гомер юлын искә төшердек, ә ул болай иде.
Нәсел тамырлары нык хөрмәткә лаек, кешелекле, эшчән була Гәрәйнең бабалары. Үз көчләре белән көн күрәләр. Гәрәйнең әтисе әти-әнигә бер бала була. Тыныч кына яшәгән авылда колхозлашу кампаниясе башлангач, авыл куштаннары Закирҗан абзыйлар гаиләсенә “кулак” тамгасы тагып, барлык мал-мөлкәтен тартып ала. Өлкән яшенә карамастан, Гәрәйнең бабасын Ерак Себергә озаттыралар. Авыру һәм өлкән яшьтә булуын искә алып, әбисен авылда калдыралар. Әти-әнисе колхозга керә һәм алар көн-төн эштә. Аларга эштән калырга ярамый, авыл халкы, ул чактагы җитәкчеләр гел “кулак калдыгы” дип тора. Гәрәй апасы Зөләйха белән күбрәк әбисе янында була, әбисеннән догалар өйрәнә. 1941 елда аларның бабалары бик авыру хәлдә сөргеннән кайта һәм шул авырудан терелә алмый вафат була. Бабаларын җирләп бер атна үтүгә, сугыш башланып, әтиләре беренче көннәрдә үк фронтка алына һәм сугыш тәмамланганчы аннан бер хәбәр дә булмый. 1942 елда Гәрәй укырга керә, апасы 4 еллык башлангыч классны тәмамлап, күрше авылга йөреп укый башлый. Тормыш көннән-көн авырая. Гәрәй 4 сыйныфны тәмамлагач, хуҗалык эшләре күбрәк апасы һәм аңа кала. Кырдан чүп үләне, чирәм йолку, елга буйларыннан кыяк җыю, аны “уфалла” арбасы белән ташу, малларга азык хәзерләү һәм башкаларның барысын да үзләренә эшлисе. Ә кыш көне кул чанасы тартып, Авыл урманыннан чи куак тартып ташып, өйне җылытасы да бар…
Авырлык белән еллар уза. 1945 елның язы – сугыш бетә. Исән авылдашлар кайсы яраланып булса да авылга кайта башлый. Гәрәйләрнең әтиләреннән генә бер хәбәр дә юк. Өметсез шайтан гына, ди халык. Көтә Гәрәйләр. Әбисе, әнисе, апасы… Алар гаиләсенә дә шатлыклы язмыш елмая. 1945 елның көзендә Караганда шәһәреннән әтисенең хаты һәм бер иптәше белән төшкән фотосурәте килеп төшә. Әтиләре 1941 елда әсирлеккә эләгеп, Германиягә озатыла. Алар 1945 елда азат ителеп, хәрби әсир тамгасы белән Караганда шәһәренә кайтарылып, шахтада эшләргә мәҗбүр ителәләр. Әтиләренең исән хәбәре гаиләнең яшәү дәртен, тормышка өметен уята. 1946 елның көзендә әтиләре кайта. Аларда сөенеч, ләкин тормыш, язмышның үз кырыс кануннары. Әтиләре кайтып, озак та үтми әбиләре дөнья куя. Шуның өстенә аларга “кулак калдыгы” дигән тамгага “әсир балалары” дигән тамга өстәлә. Бик кимсенә, гарьләнә Гәрәй бу сүзләргә. Әсирлектә, шахтада алган үпкә-тын юллары авыруы әтиләрен еш борчый, шуның өстенә авыл халкының төртмәле сүзләре җанын телгәли. Ә яшәргә кирәк, инде гәүдәгә шактый зураеп баручы үсмер булган Гәрәй белән әтисе, хуҗалык эшләренә, печән, утын хәзерләүдә файдалану өчен, үзләренең бер яшьлек үгезләрен җигәргә өйрәтәләр. Шул үгезне җигеп, көзге җилле, яңгырлы көннәрдә әтисе кырдагы ригаларга барып каравыл тора. Моңа да кытыгы килә халыкның, көнчелек корты кимерә. Ә беркөнне “Сугылмаган көлтә алып кайта”, – дип, милициягә хәбәр итәләр. Аларга тентү керә, башаклы салам табалар. “Әсир, кулак калдыгы” дип сорау алучыларга шул җитә: авыру дип тормыйлар, әтиләрен төрмәгә ябалар. Нишлисең, “Чи ит янмый”, – ди халык, түзә Гәрәйләр. 7 сыйныфны тәмамлагач, апасы Казанга китеп, медицина училищесына укырга керә, тулай торакта тора башлый.
Үзенең язган хатларында Гәрәйгә укырга куша әтисе. Әнисе һәм апасы бик авырлык белән булса да, уку өчен түләргә 150 сум акча юнәтә (ул чор өчен зур сумма). Яхшы укый, бигрәк тә тарих, физкультура дәресен ярата. Авыл халкы, иптәш малайларының төртмәле сүзләренә, мыскыллауларына бик нык рәнҗегән үсмер юрист булырга хыяллана. Ниһаять, урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, кулына аттестат ала. Нинди сөенеч… Ләкин тагын сынау, авырлык. Үлем хәленә җиткән әтисе төрмәдән кайта һәм озакламый гүр иясе була.
Хыялы Гәрәйне Казан дәүләт университетына алып килә. Юридик фәннәр факультетына имтиханнар тапшыра. Ниһаять, беренче шатлык елмая аңа, ул студент! Тырышып укый, һәрчак факультет данын яклап, спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Шулай итеп, 3 курс тәмам.
Җәйге каникул вакыты. Алар өчен тагын бер авыр хәл, кисәк кенә әниләре вафат була. Апасы, җизнәсе белән әниләрен хөрмәтләп, соңгы юлга – мәңгелек йортка озаталар. Ике туган бер фикердә булып, искергән йорт-кураларны сатып китәләр. Укуын уңышлы тәмамлап, югары белемле юрист, һөнәр алган белгечне юллама белән Мари Иле республикасына эшкә җибәрәләр. Пенсия яшенә җиткәнче, шушы юрист хезмәтен намус белән башкара Гәрәй. Өйләнә. Хатыны Рауза – югары белемле табиб. Бер теләк, уй-фикер белән яшәп, ике бала – бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызлары әнисе юлыннан киткән – балалар табибы. Ә уллары – әтисе һөнәрен дәвам итүче югары белемле юрист. Иң кызыгы шунда: Гәрәй әбисеннән өйрәнгән догаларны гомер буе укып йөри, хатыны Рауза да – динле нәсел баласы. Икесе дә бер сүздә булып, пенсия яшенә җитеп, 3 ай пенсия алгач, хезмәтләреннән китеп, тыныч күңел белән дин юлына басалар. Икесе дә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, дин белгече дипломы ала, инде күп еллар намазда. Яшьлек елларында күргән авырлыкларга бирешми, теләгәненә ирешкән, гомер юлын намуслы, чиста күңел белән узган Гәрәйнең сөйләгәннәрен тыңлагач хәйран каласың. Аларның тормыш юлы – күпләребез өчен үрнәк. Соңгы юлга, Аллаһ каршына барырга ныклап хәзерләнергә күпләребезгә бик вакыт. Һәрберебезгә Аллаһының рәхмәте, саулык-бәхет булсын.
Бәдамша ВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.
Комментарии