- 19.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(22 ел элек 15 февральдә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды)
Августның соңгы көннәре, кояшлы матур көн. Мин Казанга Ульяновск ягыннан поездда кайтып киләм. Күршедә җыйнак кына, чәчләренә чал кергән ханым кайта. Сөйләшеп киттек.
– Мин Саратов өлкәсе, Хвалынск районыннан кайтып киләм. Менә анда нинди помидорлар үсә, – диеп, ике куш уч кадәрле кып-кызыл помидорларны юл сумкасыннан чыгарып күрсәтте ул. Волжск шәһәрендә тора икән үзе. – Бездә дә үсә, әмма өлгереп җиткәнче, исерек бәндәләр җыеп, таптап китәләр. Көн дә анда торырга, сакларга ирем белән икебезнең хәлдән килми, – дип сүзен дәвам итте ул.
– Балаларыгыз юкмыни?
Ханым тынып туктап калды, озак кына вагон тәрәзәсеннән карап торды. Аннары авыр сулап алды да:
– Улыбыз бар иде, Василий, аны Әфганстанда үтерделәр. Мин шуннан соң 8 ел дөньяны күрә алмый, кеше белән аралашмый яшәдем, чак кына үлемнән калдым. Каһәр суксын аларны!
– Сез улыгызның үлемендә кемне гаеплисез?
– Кемне булсын – аларны, әфган кешеләрен.
– Ә ни өчен алар гаепле? Әфган халкы Советлар Союзына бәреп кермәде, җирләрен басып алмады. Ә Совет армиясе сезнең улларыгыз кебек яшьләр белән Әфганстан җирен басып алды. Анда аларга бихисап зарар китерде, миллионлаган кешене юк итте, йорт-җирсез калдырды. Менә шуңа күрә андагы халык басып алучыларга каршы көрәшкә күтәрелде.
– Минем улыма ул чакта 18 яшь иде, без аны бөтен туганнар зур мәҗлес җыеп, туган илне сакларга дип озаттык. Ул минем бердәнбер улым иде. Алар күрмиләрме яшь солдатларны?! Алар яшьләр, нәрсә беләләр соң? Командирлары нәрсә әйтте, шуны эшлиләр!
– Бәлкем, чит җирдә яшерен сугышта күп ата-аналарның баласыз калуында, меңләгән баланың гарипләнүендә, йөзләгән солдатның әсирлектә җәфа чигүендә Совет иле җитәкчеләре гаепледер?
– Юк, баламның анда үлеп калуында мин Әфганстан дошманнарын гына гаеплим. Ул анда танкист булган, ниндидер кышлакта һөҗүм вакытында танкка снаряд эләккән. Бөтен экипажлары белән танкта янып үлгәннәр. Соңыннан Хәрби комиссариатка килеп, аңа медаль тапшырдылар. Мин аны кадерләп саклыйм. Безгә аның өчен пенсия бирәләр. Баштагы елларда бик аз иде. Бервакыт улымның мәктәптә бергә укыган иптәше хәл белергә керде. Хәзер ул юрист икән. Ул документларны карады да: “Сезне алдаганнар, бу дөрес сумма түгел, мин моның очына чыгармын”,– диде. Һәм, ярты еллар чамасы вакыт үткәч, пенсия шактый зур суммага артып килә башлады.
Гади генә күренгән бу ханымның ерак җирдәге мәңге күрмәгән әфган халкына бу кадәр нәфрәтенә, бердәнбер улын үтерүдә аларны гаепле санап яшәвенә гаҗәпләнеп уйга калдым. Тарихтан белгәнебезчә, рус халкы, гомумән, славян халыклары үзләрен озын буйлы, зәңгәр күзле, киң күкрәкле, сары (русые) чәчле, ап-ак тәнле итеп сурәтли. Ә бу ханымга игътибар белән карагач, бу типларның берсе дә булмавына инандым. Димәк, ул мари милләтеннән. Мәскәү Казанны алгач, аларны да буйсындырды. Телләрен, диннәрен юк итте. Марилар (икенче төрле черемеслар) татарлар белән иңгә-иң куеп, Мәскәү илбасарларына каршы күпме генә көрәшмәсеннәр, үз җирләрен, милләтләрен, диннәрен саклап кала алмады. Һәм менә шул кешеләрнең балалары бүген үзләрен “мин – рус”, дип, Русия империясенең басып алу сәясәтен үткәрүдә актив катнаша. Ә кем аларга чит җирләрне басып алуга комачаулый – кан дошманы! Һәм бу хәл инде кайчандыр үзләре кол булган халыкның канына сеңеп өлгергән!
Бүгенге Русиянең әйдәп баручы шовинист-сәясәтчеләренең берсе Жириновский: “Рус солдаты итеген Һинд океанында юар әле”, – диеп, күптән хыялланып яши. Әгәр Русия әфган халкын җиңеп, җирләрен басып ала алган булса, Жириновскийның хыялын тормышка ашыру өчен бер тау гына кичәргә калган булыр иде. Инде аннан соң бүтән аналар һинд халкын “дошманнар” дип атаячак. Монда шуны искәртеп үтәргә кирәк: Русиягә Урта Азия, Һиндстанны кушу хәзерге заман сәясәтчеләренең генә фантазиясе түгел, ә атаклы шовинист Петр I васыяте!
Расих ҖӘЛӘЛ,
Әфган сугышы ветераны.
Казан шәһәре.
Комментарии