«ЧАК КЫНА ҮЛМИ КАЛДЫМ» КОНКУРСЫНА ЙОМГАК

«ЧАК КЫНА ҮЛМИ КАЛДЫМ» КОНКУРСЫНА ЙОМГАК

ШУЛАЙ ҮЛСӘҢ ИДЕ ДӨНЬЯДА…

Мәктәп дәреслекләрендә сугыш чоры әсәрләре шактый. Бу чор шигырьләрендә Яшәү белән Үлемне янәшә күрдек, әмма кешенең үлемнән куркуын тасвирлау юк дәрәҗәсендә иде. Әсәрләрдә Ватан өчен гомереңне бирү изге эш итеп күрсәтелде. М. Җәлилнең «Үлем» диеп әйтеп буламы соң, җиңеп үлгән мондый үлемне?», «…Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, шулай үлсәң иде дөньяда!», «Яшьнәп үткән кыска яшьлегемне, зур көрәшкә бирдем шатланып» дигән шигъри юллары, Ф. Кәримнең «Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен, сугыш кырларында үлүе» «…Илең турында уйласаң, гомерең озын була», — дигән гыйбрәтле сүзләре күңелебезгә уелып калган. Малайлар белән «Сугыш-сугыш» уеннары уйнаганда «батырларча һәлак булучылар» бәхетле иде. Без андый үлемне батырлык эшләү дип кенә кабул иткәнбез. Ә чынлыкта үлем куркыныч. Якыннарыңны югалтканда, үлем куркынычы килеп басканда моңа кат-кат инанасың.

ӘҖӘЛГӘ ДАРУ БАР ДИЛӘР

«» дигән конкурсыбызның исеме үк кешенең үлемнән никадәр куркуын күрсәтеп тора. «Әҗәлгә дару бар диләр, мәхәббәткә бар микән?» дип җырлыйлар да, ләкин «диләр» сүзе өстәп өметләндермәгәннәр шул. Әгәр андый дару булса, яшәү шундый кадерле булыр иде микән?! Ләкин әҗәлдән котылып булмаса да, чигереп була диләр бит. Әҗәлне чигергән табибларыбыз хакында да аз язмадык. Ләкин, кызганычка каршы, араларында әҗәлне якынайта язучылары да очрап куя шул.

Дистә еллар элек сеңлем Казанның бер хастаханәсендә ятып чыкты. Хәле авыр иде. Бер килүемдә табибының битарафлыгыннан чарасыз булып елап та алды. Бу хакта Илфатка әйтмәвемне сорады. Мондый очракта Илфатның нәрсә эшләячәген ул белә иде. «Әҗәлең җитсә, бер чара да булмас иде, әнә кичә бер дәү кешенең хатыны үлде. Барлык табиблар аның янында булды. Саклап кала алмадылар, Аллаһыга шөкер тазарып киләм бит», – диде ул.

Кеше һаман каядыр ашыга, ашкына, чаба. Ә барып җитәсе урыныбыз барыбызның да бер бит югыйсә.

Нигә шулкадәр яшәп калырга омтыла соң адәм баласы?

Кешеләрдәге бу яшәү теләгенә Т. Миңнуллинның данлыклы «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әҗәл булып Әҗәл таң кала. Әлмәндәр белән очрашкач, Әҗәл үзе дә аптырап кала. Картның тормышны яратуы, яшәүдән чын мәгънәсендә тәм табуы таң калдыра аны. Ә шулай да без үлемнән куркабыз. Югыйсә, аның кайчан да булса киләсен беләбез бит.

БҮРЕЛӘРГӘ ТОРТ АШАТА АЛМАДЫМ

Конкурска туры килердәй вакыйга минем хәтер йомгагында да бар икән бит.

Институтны тәмамлагач Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылына эшкә җибәрделәр. Ул туган авылымнан 25 чакрымнар тирәсе булыр. Атна саен диярлек авылыма кайтып йөрим. Юлдан авылга кадәр 5 чакрым тирәсе тәпиләргә кирәк. Урман полосасы да янәшә генә булгач, кичкә калып йөргәнем булмады.

1984нче елның ноябрь аенда авылыма кайтмыйча Казанга бардым. Апаларда кунак булганнан соң, бик соңга калмыйча, юлга чыктым. Исәпләвем буенча, караңгы төшкәнче Яңа Арышка кайтып җитәргә тиеш идем. Бер кулымда җиңелчә сумка, икенчесендә зур гына торт. Иртәгесе көнне туган көнем бит, укытучы кызлар белән чәй эчәсебез бар. Тортларның бик тә дефицит вакыты.

Бер җиңел машина яныма килеп туктады. Кабинада бер абый белән апа икән, шатланып кереп утырдым. Ул көнге юл!!! Юл боз өсте кебек. Ике сәгатьлек араны 5-6 сәгать кайтканбыздыр. Яңа Арыш турысына җиткәндә инде караңгы төшкән иде. Курыксам да төшеп калдым, иртән дәрескә өлгерәсем бар бит. Юлның өчтән берен үттем микән, ерактан каршыма ике эт чабып килгәнне күрдем. Башта мин аларны чыннан да этләр дип уйладым. Ләкин тавышларына караганда бер дә эткә охшамаганнар иде шул. Нишләргә белмичә урынымда басып калдым. Бияләйләремне салып тортны чишеп караргамы, дип уйлап куйдым. Имеш, тортны бүреләр алдына ыргытам. Чарасызлыктан артыма борылып карадым. Күземә генә күренәме, ерактан бер машина килгәнен күреп каршына йөгердем. Сулуым кабып кабинага кереп утыруым булды, егетләрнең алдына сыгылып та төштем. Куркуым шулкадәр көчле булды бугай, егетләрнең: «Кара, кычкырткач та китми тора болар», – диюләренә тәрәзә аша да күтәрелеп карамадым. Ә егетләр сөт тапшырып кайтып килә икән. Минем бәхеттән, ноябрь аенда сөтләре әчеп соңга калганнар.

Иртән директорыбыз Александр Михайлович (урыны җәннәттә булсын) кабинетына чакырды. Авылда хәбәр тиз тарала бит. «Сеңлем, син алай соңга калып йөрмә башка», – дип киңәшләрен биреп чыгарды. Авыл зур булганлыктан яшьләр күп иде, егетләрнең исемнәрен дә белми калдым, рәхмәт төшкереләр.

Билгеле, бу хакта әти-әниемә сөйләмәдем. Икенче елны Арчага кияүгә чыгып киттем. Әни Казаннан бер кайтуында Яңа Арыш турысыннан үткәндә шул авылның бер апасына: «Минем кызым бу авылда укытучы булып эшләгән иде», – дигән. Ә ул апа: «Ә, теге бүреләр очраган кызмы?», – дип сорап әнинең котын алган. Бүреләре шулай куркытса да, ул авылны бик сагынып яшим.

КОНКУРСКА ЙОМГАК

«Безнең гәҗит» үткәргән конкурсларның һәрберсе кабатланмас дияр идем. Һәм анда җиңүчеләр генә бар, җиңелүчеләр юк. Инде шактый зур тиражлы газетабызда язмасын күрү автор өчен җиңү түгелмени? Бу юлы да хатлар күп килде. Әле басылмаганнары да бар. Алда яңа кызыклы конкурслар булганлыктан, монысына йомгак ясарга булдык.

2012 елның 19 сентябрь санында игълан ителде. Конкурсның сәбәпчесе Азнакай шәһәреннән Чәчкә Гәрәева булды дисәк тә була. «Аллаһ ярдәменнән ташламады» дигән язмасы башка конкурслар тәмамланганны көтеп редакция өстәлендә шактый ятты. Салкын буранлы көндә юлда калып Аллаһы Тәгаләгә ялвара ул. Шушы вакыйгадан соң илаһи көчнең барлыгына ышана башлый, Аңа сыенып яшәвен дәвам итә авторыбыз. Тәнзилә Дәүлива да Шарик кушаматлы этләренең әнисен үлемнән алып калуын язып таң калдырды. Ә Роза апа Меньшекова хатында урманда адашкан кызны бүреләр харап итүен укып тетрәндек. Казаннан Фәрдия Җиһаншина юлда күргән аянычлы хәлләр турында язса, Сөләйман абый Шакировны сабан калаклары чак кына кискәләп атмаган. Икенче язмасында печән астында калып сәнәк белән казып чыгарганнары хакында да яза Сөләйман абыебыз. Безне мәхәббәт язмалары, гыйбрәтле хәлләр хакында язып сөендерүче Фәризә апа Гәләүтдинова «Мәхәббәттән – нәфрәткә» язмасында ике тапкыр үзен үлем кочагына ыргытуы хакында яза. Язмалары аша яхшы беләсез, ул көчле рухлы кеше. Хыянәт газабын аның нечкә күңеле күтәрә алмаган күрәсең. Ә менә Тәнзилә Дәүлиеваны кечкенә вакытында дуңгыз үтерә язган. Алтын куллы, мең дә бер һөнәр иясе, тирән фикерләүгә ия Нурислам абый Галиевны малай чак шуклыгы прицеп өстендә чак кына якты дөньядан алып китми кала. Дистә еллар буе тәрбияви язмалары белән таң калдырган Рафаэль абый Сальмушевның үзе язганча «шайтан суы» аркасында поезд астында калуына бер дә ышанасы килми. Тирән эчтәлекле язмалар авторы Роберт абый Зарипов балачакта өч тапкыр үлемнән калып «кереш-малай» исеменә ия булып кына калмаган, һәр нәрсәне уйлап, ашыкмыйча хәл итәргә гомерлек сабак та алган. Питрәчтән Кадрия Кадири «Мәлгунь аракы» язмасында бала үстерүчеләргә үтемле сабак бирде. Балалар начармы, яхшымы безнең эш-гамәлләребезне кабатлый бит. Ә бу сабыйлар аракы эчеп чак кына үлми калганнар. Авторның «Фаҗига – аяк астында» язмасы да боз өстендә шуарга яратучы балаларга яхшы сабак. Мөслим районыннан Мөҗәһидан абый Мортазин янып та исән калуын бөтен нечкәлекләре белән язып җибәргән. 7 ай буе газапланган авторыбызның язмасын укыгач, уттан никадәр сак булырга кирәклегенә тагын бер кат инанасың. Мари Иленнән Халидә Мөхетдинова әтисенең немецлар коллыгыннан исән-сау котылуы хакында яза. Ә коткаручы кеше немец офицеры була. «Әшәке кешеләр була, әшәке халык булмый», дип әтисе язып калдырган юллар белән ничек килешмисең. Чаллыдан Рәис Якупов без кат-кат язган гөмбә темасын күтәргән. Җанны тетрәндерерлек вакыйгалар аша авторыбыз бу ризыкны кулланганда бик сак булырга өнди. Арчадан Венера Шакирова суга төшеп тә, яшен астында да исән-сау кала. Мамадыштан Ләмига Җикшембаева гап-гади туңдырма ашап үзенә дә, баласына да нинди авырлыклар кичерергә туры килә. Казаннан Роза апабыз Әблиева дулкыннар белән көрәшеп исән-сау кала. Ә Фәүзия апабыз өч тапкыр үлемнән калып, 4 операция кичереп, тормыштан тәм табып яши бирә. Актаныш районыннан Зәйнәп Зәкиева сабый чагында коймага да эленеп кала, капка астында да кала, үсеп җиткәч мотоциклда да әйләнә. Өч тапкыр үлемнән калган укучыбызга тормыш кадерен белеп яшәргә, иҗат итәргә язсын.

Калган авторларыбыз исемнәре күренмәгәнгә үпкәләләмәсен. Чөнки барысын да биредә санап чыгу мөмкин түгел. Әле газетада урын алырга өлегрмәгән эшләр дә шактый. Чөнки сорак алындылар. Алар һичшиксез урын алачак. Укучыларыбыз да конкурс төгәлләнде, дип туктамаслар, теманы дәвам итәрләр, дип уйлыйм.

ҖИҢҮЧЕНЕ САЙЛАП КАРА

Язмамның иң авыр өлешенә җиттем. Менә шундый язмалар арасыннан сайлап кара әле иң-иңнәрен. Кайсы авторыбыз язган вакыйга бик тә гыйбрәтле, җан тетрәткеч булса, икенчеләрнең сурәтләү осталыгына, вакыйгаларны мавыктыргыч итеп тасвирлый белүенә сокланасың. Никадәр сабак бирде бу конкурсыбыз. Язмаларны кат-кат карап чыгып та урыннар билгели алмый интектек. Уйлый торгач бер фикергә килдек тагын. Югарыда атап үткән авторларыбызның барысын да 2013 елның икенче яртыеллыгына «Безнең гәҗит» газетасына подписка белән бүләклибез. Ә Нурислам Галиев, Мөҗәһидән Мортазин, Рәис Якуповларга редакциянең махсус бүләген юлларга булдык.

ӨР-ЯҢА КОНКУРС

Нинди генә конкурсны алмыйк, аларның ачылышына укучылардан килгән хат, алар белән булган вакыйгалар сәбәпче була.

Түбән Орыга һәр кайтуыбызда күрше-күләннең хәлен белеп сөйләшеп алырга җай чыга. Күршеләребез Әлфия апа белән Резеда бергә туры килсәләр, нинди генә вакыйгаларны искә төшермиләр. Авырлыкларны бергә җиңеп бик күңелле яши күршеләребез. Яңа конкурсны Әлфия апа ачып җибәрә булып чыга инде.

Бер елны кара тавыклары 7-8 чеби чыгара. Чебиләрнең барысы да кап-каралар, тик берсе генә ак. Яратмый гына бит кара тавыклары шул ак чебине. Ризыкка да якын китерми, канат астына да кертми, җай чыккан саен чукып алырга гына тора. Тавык, тавык инде, кешеләр арасында да бар бит әле шундыйлар.

Ярар, тапкыр Әлфия апабыз әмәлен таба бит. Ак чебине ала да морҗа тишегенә тыгып корымга буяп җибәрә кара чебиләр арасына. Корымы бетә башласа, тагын буяп куя. Кара тавык ара-тирә теге чебигә шикле караш ташласа да, алай рәнҗетми нарасыен.

Әлфия апа сөйләгән бу вакыйгадан соң яңа конкурс игълан итәргә булдык. Конкурсны «Әмәлен таптым» дип исемләдек. Конкурсыбызны бу яртыеллыкта төгәлләрбез. Хәтер йомгакларын сүтеп үзегезнең тапкырлыгыгызны исбатлар вакыт җитте. Бу конкурс кызыклы гына түгел файдалы да булыр дип уйлыйбыз. Алар безгә тормыш сабагы да бирер, күп нәрсәгә өйрәтер дә, бер-беребезнең зирәклегенә сокланырга да ярдәм итәр. Хатларыгызны көтәбез.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Комментарии