БАЛАЛАРНЫ ГАЕПЛӘМИК

БАЛАЛАРНЫ ГАЕПЛӘМИК

Газетаның 36 санында (14 сентябрь, 2011 ел) Мәдинә Нурулланың « ТАШ АТКАНГА – АШ АТ!!» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Анда Галия һәм Халисә ханымнарның башларыннан үткәннәре язылган.

Нишлисең, гомер-гомергә тынгысыз, сугыш, революция, үзгәртеп корулардан башы чыкмаган илдә яшибез. Биш ел буена сугышып Гитлер да җиңә алмаган илне, бөтен җир шарына тиңе булмаган СССРны җимереп ташладылар. Беркемгә дә билгеле булмаган кешеләр, түрәләр ил байлыгын, Хак Тәгалә халыкларга яшәү өчен биргән табигый байлыкларны үз кулларына алдылар. Чубайс әфәнде биргән кәгазь кисәгенә егерме ел үтеп китсә дә, ике уенчык машина да күрә алмадык. Гади халыктан ничек мыскыл итеп көлделәр, мәсхәрәләделәр. Вәгъдә ителгән байлыклар урынына кыргый базар хасил булды. Гөрләп яшәгән күмәк хуҗалыкларны таратып ташладылар. Барлык нәрсә, закон да акчага гына кайтып калды. Илдә тәртип калмады. Илфат Фәйзрахманов язганча, телевизор «тилевизор»га әйләнде. Дөньяда нинди әшәкелек бар, бары да күрсәтелеп тора. Телевизор яшьләрне юлдан яздыру өстендә күп эшләде һәм эшләвен дәвам итә. Яшьләрнең бер кулына сыра, икенчесенә тәмәке тоттырган рекламалар күрсәтелеп тора. Менә «җимешләрен» татып торабыз.

Хак Тәгалә адәм баласына әйбәт яшәр өчен өч нәрсә биргән: акыл, намус һәм иман. «Төрекмәнстанда газ, электр, бензин бушлай, оҗмахта яшибез», – дигән Зөһрә ханым («БГ» 1 сентябрь, 2011 ел). Ә бездә илне талаганнан соң халык җиде юл чатында калды. Шәһәрләрдә күпме бала ясле-бакчаларга чиратта тора, күпме бала ташландык хәлдә. Авылларда мәктәпләр бетә, балалар үз телләрендә имтихан бирә алмый.

Хөрмәтле Галия һәм Халисә ханымнар! «Кыямәткә якынлашу галәмәтендә, замана ахыры килгәндә, акыллы, намуслы, иманлы кешеләрне санга сукмаслар» диелгән. Хәзер шул чорда яшибез, ахрысы. Илдә кемнең ничек яшәгәнен сабыйлар да белә. Шуның өчен гаепләмик балаларны. Болар барысы да илдә гаделлек булмау аркасында.

Әдәл БӘДРЕТДИНОВ.

Минзәлә районы, Урус авылы.

Комментарии