Татар мохиты кайда?

Дөньялар бик тиз үзгәрә икән ул. Әле былтыр бу вакытта короновирус дигән афәт килеп чыгар дип беркем дә уйламаган иде бит. Хәзер шул вакытларны, рәхәт чаклар булган икән дип, сагынып искә алырга гына калды. Бернәрсәдән курыкмыйча теләгән җиребезгә бара, бернинди каршылыксыз илебезгә кайта
ала идек. Әле менә балаларның көзге каникулында Мәскәү күрергә киткән балалар-оныкларымнан ватсабыма фотолар килүдән туктагач, шунда ук чирләп китмәделәр микән дип, курка калдым. Әйтерсең ул чир Мәскәүдә генә, ә бездә бөтенләй дә юк. Юкса ул бөтен дөньяга бердәй таралды бит инде. Хәтта әнә беткән авылда әле бик нык булып (3әр сыер асрап) бер ялгызы яшәп яткан 82 яшьлек бабайны да эзләп тапкан икән бу зәхмәт. Шулай ук колорадо коңгызы булмаган чакларда бәрәңге үстерүнең дә ничек
җиңел булганын да сагынып сөйләргә генә калды. Аннары бу күңелсезлекләр рәтенә мин, һич икеләнмичә, рекламаны да кертер
идем. Без яшь чакта әле аның да ни икәнен белми идек. Ниндидер бер мәҗлестә иремнең туганының: «Ажгырып капитализм килә!» –дип утырганы истә. Шушы ук мәҗлестә: «Алар анда хәтта лампочканы да, түбәләргә менә-менә мактыйлар икән!» – дип, реклама турында да сөйләгәннәр иде. Шуннан соң реклама безнең
тормышка ажгырып килеп тә керде, ныклап урнашып, кире китәргә уйламый да. Бу вакытларда мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшли идем. Һәр группада да 1-2 тыңлаусыз бала була инде ул. Минем группада да бар иде Тимур исемле тиктормас. Карамыйчарак торсаң, шкаф башларыннан табып ала торган бу
шаян бала йокы сәгатьләрендә йокламыйча җанга тия иде. Кыбырсып, боргаланып чыш-пыш туктаусыз нәрсәдер пышылдап ята иде. Нәрсә сөйли икән соң бу, дип тыңлап карасам, телевизорда бара торган бөтен рекламаны ятлап, шуларны сөйләп ята икән! Аның ул вакытта рекламасы да хатын-кызларның гигиена
кирәк-яраклары, теш пастасы һәм сыра рекламасы гына иде бит әле. Шуннан күз алдына китерәсез инде бу баланың нәрсәләр пышылдап ятканын. Ә хәзер инде менә шул дәрәҗәгә килеп җиттек: рәхәтләнеп үзебезнең җырларыбызны тыңлармын дип Болгар радиосын ачуың була, ул урысча реклама кычкыра
башлый. Көне буе шулай: бер юньле җыр тыңлар өчен ярты сәгать урысча реклама тыңлыйсың да: «И-и кайдан булсын инде ул татарның киләчәге, хәтта чиста татар телле бер радиоң да булмагач!» – дип күңелсезләнеп каласың шул. Президентыбыз авызыннан да: «Телебезне сакларга кирәк!» – дигән сүзләр
ишетелә башлагач, күңелдә ниндидер яхшылыкка өмет барлыкка килгән иде килүен… Тик менә урта баскыч түрәләрнең (район башлыкларының ) кайберсенең бу чакыруга бик исләре китмәде бугай. Әнә бит берсе үзенең туган телен белмәвен: «Мин Әлмәттә урыс мохитында үстем!» – дип аңлата. Искиткеч бит! Хәтерем
ялгышмаса, 75% халкы татар булган Әлмәт урыс мохите булып чыга аныңча. Алай булгач, татар мохите кайда була инде, Тверь, Кострома, Рязаньдамы әллә?

Әнә бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә дә Болгар радиосыннан татарларга (башка милләт вәкиле үзе аңламаган радионы тыңларга юләр түгел) чираттагы котлау яңгырый: «Глава Кайбицкого муниципального образования поздравляет…» Нәкъ Зөлфәт Хәким җырындагыча: «Боектырып татар күңелен», – дип әйтәсе генә килә.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим-Чаллы

Комментарии