Без дә диктант яздык

Без дә диктант яздык

26нчы сентябрьдә Кукмараның үзәк китапханәсендә «Татарча диктант – 2020» Бөтендөнья акциясе узды. Татарча диктант – халыкның язма телен камилләштерүнең бер кызыктыру чарасы гына. Әлбәттә, аның белән генә чикләнеп булмый. Татар теле белән кызыксынуны арттыруга, дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән чара быел инде барыбыз да күнегеп өлгергән онлайн форматта узды. Шулай да диктантны махсус мәйданчыкларга килеп язу мөмкинлеге дә каралган иде. Без, мәсәлән, Кукмара үзәк китапханәсенә җыелдык. Диктант тексты өчен Ибраһим Газинең «Сыерчыклар» әсәреннән өзек сайлаганнар. Аны безгә балалар бүлегендә эшләүче хезмәттәшебез Баһавиева Алсу укыды.

Үзем мондый чараларда бик теләп катнашам, чөнки туган телемне, мәдәниятемне яратам. Татарча нәшер ителүче газета-журналларны һәрдаим укып барам. Мондый чараларда катнашып, халкыбызның иҗатына, туган телгә мәхәббәтебезне исбатлыйбыз.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы Фәния РӘХИМОВА

Комментарии