Кавышырга язса язмышыңа…

Кавышырга язса язмышыңа…

Әлфия белән Рәүф икесе дә бер авылда туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшүсмер чорында саф мәхәббәткә бөреләнеп, үсеп җиткәч, чәчәк ата алмый кала. Бу дөньяда әти-әни назыннан мәхрүм, яшьли ятим калып үскән егеткә, хәлле ата-ана кызын бирергә атлыгып тормый. Егетнең йорт-җиренә баш булып абый-җиңги кайтып утыра. Рәүфкә ишек янындагы кечкенә генә бүлмә кала. Почмакка килен төшереп була димени инде?!

Әлфиягә икенче урам егете, тракторчы Даяр да гашыйк була һәм, эшне озакка сузмыйча, ата-анасы белән кызны сорарга килә. Күңеле түрендә Рәүф булуга карамастан, дини тәрбия алган кыз ата-ана киңәшенә каршы барырга базмый, ризалыгын бирергә мәҗбүр була.

Әлфия белән Даяр туеннан соң, Рәүф үз эченә бикләнә, тик мәрхүм әтисе истәлеге – сердәше булып калган тальян гармун телләреннән генә моң-сагышын җилләргә тарата.

Беркөнне авылга Рәүфне эзләп бер ят кеше килә. Егет белән озаклап ни турындадыр сөйләшәләр һәм, иртәгесен, бердәнбер шакмаклы кәчтүмен киеп, тальян гармунын җилкәсенә асып, Рәүф авылдан чыгып китә. Кая киткәнен, ни өчен юлга кузгалганын беркем дә белми кала. Авылда аны егет белән кызның беренче укытучылары Гадилә апа һәм сөйгәне Әлфия генә сагына.

Ел арты ел уза, авырып, бер-бер артлы Әлфиянең әти-әнисе үлеп китә. Хатыны белән яңа туган кызчыгын ятим калдырып, тракторы белән капланып, Даяр да дөнья белән хушлаша. Әлфия кечкенә кызы – Зөһрәсе белән әти-әнисе йортына кайта. Нинди генә кайгылар килмәсен, тормыш дәвам итә. Күңел юаткычы – Зөһрәсе, киңәш-табышка сабыр, йомшак күңелле Гадилә апасы бар.

Күршеләрендә ут чыгып, Гадилә апасының кечкенә генә өе янып беткәч, Әлфия, ике сөйләшергә урын калдырмыйча, яраткан укытучысын йортының түренә алып кайтып утырта. Гадилә апа кечкенә Зөһрәгә – әби, Әлфиягә әни була. Шулай тормыш агымына буйсынып, тыныч кына яшиләр. Әлфиянең туган көнендә иртән акрын гына ишек каккан тавышка чыккан хатынны таң калдырып, ниндидер таныш булмаган егет февраль аенда сирень чәчәкләрен һәм зур гына конвертны аның кулына тоттырып, берни дә аңлатмыйча юкка чыга. Тик бу бүләкләрнең ниндидер Рудольфтан икәнен генә әйтергә онытмый. Зирәк Гадилә апа киңәше белән алар конверттагы долларларны тотмыйлар, табышмак бер чишелми калмас, дигән уй белән яшереп куялар. Яраткан чәчкәләр исеннән башы әйләнгән Әлфия өчен икенче серле дөнья барлыкка килә, үзен ниндидер сихри, якты киләчәк көткәнен күңеле сизә. Икенче туган көн иртәсе дә беренчесен кабатлый…

Ямьле язлар җитте. Май аеның иртәсендә авылга җәяүләп Рәүф кайтып керде. Өстендә шул киеп киткән шакмаклы кәчтүме, җилкәсендә – тальяны, кулында җыйнак кына биштәре. Туры туган-үскән нигезенә юл тотты егет. Ләкин җиңгәсе түргә уздырмады. Егет капка төпләрендәге эскәмиядә уйларына батып утырганда, судан кайтып килүче яшьлегенең саф мәхәббәте Әлфияне күреп алды. Күңелгә шундый якын, аз гына да үзгәрмәгән, йөрәк кылларын тибрәтеп, хисләрне нечкәртеп, ягымлы елмаеп исәнләшкән яшь хатынның үзе өчен бердәнбер икәненә янә бер кат ышанды.

Рәүф үзенең авылга Әлфия янына, аның өчен генә кайтуын, тик торыр урыны булмавын сиздерде. Әлфия, берни булмагандай, егеткә сулы чиләкләрен тоттырып, үзе гармунны кочагына алып, сүзсез генә өенә юнәлде, Рәүф тә, мөлдерәмә тулы чиләкләренә күз төшереп, хатын артыннан атлады.

Аларны тәрәзәдән күзәтеп, йөгереп каршыларына чыккан Гадилә апа, елый-елый, егетне кочагына алды, җылы итеп өйгә чакырды һәм, кеше сүзеннән куркып, аны беркая да җибәрмәячәген ачык итеп әйтте.

Яңа гына кайнап чыккан самавыр артында Рәүфнең кайларда йөргәнен сорамадылар, гомумән, үткәннәр турында да сүз кузгатмадылар. Чөнки егет бик ярлы хәлдә иде, нәрсә киеп чыгып киткән, кайтканда да шул киемнәреннән булгач, сүзсез дә аңладылар.

Авылда Мөхәммәт Рәүфе зимагурлыктан бер тиен акчасыз кайтып төшкән икән дип, шау-гөр килделәр. Сөйгәне янәшәдә булгач, Рәүфнең гайбәтләргә бик исе китмәде. Авылдашлары, абыйсы белән бик йомшак мөгамәләдә булды, тик җиңгәсе үз сүзендә торды, өйгә кертмәде. Әлфия белән Гадилә апа егеткә аерым бүлмә әзерләделәр, аларда торып калды.

Күршедә буш утырган өч нигезне бер итеп, бик зур коттедж салдыра башладылар. Хуҗасы кем булуын, кем төзеттерүен авылда беркем белмәде. Хуҗа күренмәде, төзүчеләр сүзсез генә эшләделәр. Бу төзелештә Рәүфкә дә эш табылды, эшләгән акчасын тиененә кадәр Гадилә апасына кайтарып бирде. Бераз вакыттан соң, булдырганын күреп, эш хакын арттырып, хуҗалык эшләре буенча шәһәргә йөртә башладылар. Һәр баруында Рәүф Зөһрәне матур кием-салым, уенчыклар, тәм-том белән сөендерде. Гадилә апа белән Әлфиядән бәхетле кеше юк иде.

Йорт, сарай төзелеп бетте, әйләнә-тирәсен бик матур коймалар белән әйләндереп, затлы биек капка корганнан соң, Рәүф суга төшкән кебек юк булды. Коттеджның эчтәге эшләре белән мәшгуль төзүчеләр дә дәшмәде. Әлфия белән Гадилә апа сабыр гына көттеләр, эчләрендә ут-ялкын булса да, кешегә сиздермәделәр. Тик Зөһрә генә Рәүф абыйсын сагынып елады.

* * *

Юксынуларга чик-чама калмаган көннәрнең берсендә тәрәзә каршыларына бик затлы джип килеп туктады, руль артында туган көннәрне котлап бүләк тапшырып йөргән егет иде. Ул аларның өчесенә дә җыенырга, үзләре белән паспортларын алырга боерды. Егет әйткәннәрне үтәп, машинага чыгып утырдылар. Никадәр тырышсалар да, егеттән бернәрсә дә белә алмадылар, ул гүя телсез иде.

Шәһәргә җитәрәк, егет кәрәзле телефоныннан кем беләндер ят телдә сөйләште. Шәһәргә кергәч, «Хәзер безне Рудольф каршы алачак», – дигән сүзгә Әлфиянең йөрәге урыныннан кузгалды, менә табышмакка җавап тиздән табылачак. Ләкин аны Рәүф язмышы күбрәк борчый. Кайларда йөри икән ул? Кунар урыны бар микән? Аллаһы Тәгалә алар юлына ни өчен һаман киртә куя? Хатынның егеткә гөнаһлы күз белән дә караганы юк, бер өйдә яшәсәләр дә, Рәүф тә чикне узмый… Уйларына чумып барганда, шофер егет: «Каршыгызда – Рудольф», – дип дәште. Машинадан төшеп, каршы якка күз төшерү белән, өчесе дә шаккатты: өр-яңа «Тайота» маркалы чит ил машинасы янында кочагы белән чәчәк күтәргән, икенче кулына зур йомшак уенчык тоткан, киенгән-ясанган Рәүф елмаеп басып тора иде.

Рәүф юлны аркылы чыгып, өчесен дә янәшәдәге кафега чакырды. Өстәл артында ул барысын да ничек бар, шулай сөйләп бирде.

…Мөхәммәт бабасының энесе Икрам сугыш вакытында әсирлеккә төшеп, Америка ягында кала. Сугышка кадәр үк радиолар белән җенләнгән егет Америкада кибернетика белгече, зур галим дәрәҗәсенә җитә. Тик өйләнми, ялгыз яши. Туган якларын сагынып гомер кичерә. Демократия җилләре исә башлауга, Икрам агага да туган яклары, туганнары турында мәгълүмат алырга җай чыга.

Абыйсының оныгы Рәүфнең начар шартларда яшәвен ишетеп, яшерен юллар белән энесен Америкага алдыра, бар мал-мөлкәтен Рәүф исеменә васыять итә. Туксанны тутырып килгән галим бер елдан үлем түшәгенә ята. Рәүф аны, кечкенә баланы караган кебек, бик кадерләп тәрбияли, соңгы юлга озата…

Егет чит-ят илдә берүзе яшәп кала. Туган яклар белән элемтәгә керә, ышанычлы кешеләр аркылы авылдагы хәлләрне, Әлфиянең тормышын белеп тора. Аның тол калуы, ата-анасының йортына кайтуы да аңа мәгълүм була. Рәүф Рудольф исеменнән ел саен аның туган көнендә яраткан чәчәкләрен һәм долларлата бүләк тапшыруга ирешә. Шулай итеп ул сөйгәненең тормышын җиңеләйтергә тели. Рәүф туган якларына кайтып, абзасы Икрам мәрхүмнең истәлеген мәңгеләштереп, аның Америкадагы йортының күчермәсен туган авылында тергезергә уйлый. Нияте тормышка аша. Ә нигә киткән киеме белән кайта соң? Нәкъ менә шул киеме белән, бер тиенсез кайтып, Әлфиясен, авылдашларын сыный.

Рәүф Гадилә апа рөхсәте белән, сөйгәненең күзенә туры карап: «Әлфиям, мин сине хәзер беркемгә бирмим, безгә бергә булу өчен бернинди дә каршылыклар юк. Бүген үк бергә булабыз. Безне мәчеттә һәм ЗАГСта көтәләр. Авылда да яңа йортта туйга әзерләнәләр, бары тик синең ризалыгың гына кирәк», – ди. Әлфия бит аның белән кайда яшәргә дә риза. Сөенеченнән аккан күз яшьләре ризалык билгесе булып янып торган бит алмалары буйлап тәгәрәде.

Чәчтарашлар Әлфияне үз-үзен дә танымаслык итеп үзгәрттеләр, Кием-салым салоны барысын да мөселманча туй киемнәренә төрде һәм алар мәчеткә юл тоттылар. Иман йортында никах укытып, ЗАГСка кузгалдылар. Аннан соң ирле-хатынлы Мөхәммәтовлар туган авылларына юл тотты. Яңа йортның капкасы төбенә кадәр киереп ачып куелган. Алдан кайтып киткән Гадилә апаның кулында бал-май, Зөһрә ап-ак мендәр тоткан. «Төкле аягыгыз белән, кияү-кәләш! Сез бу бәхеткә лаек, алдагы тормышыгыз тигезлектә, муллыкта үтсен!»

Халыкта: «Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар», – дигән әйтем бар. Алар бу тормышта бәхетләрен үз куллары белән төзеделәр, үзләре сайлаган сукмактан тайпылмый алга таба барып, күпләрне сокландырырлык тормыш насыйп итсен Ходай.

Гомер түренә җитәкләшеп атлардай кешең булу – олы бәхет!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Кавышырга язса язмышыңа..., 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии