35 ел йөрткән үкенеч

1960нчы елның декабрь аенда Буа районы Исәк авылына китапханәче булып эшкә килдем. Өйдән чыгып киткәндә әни миңа: «Шул авылда кияүгә калсаң, мин еласам яшь белән, син еларсың кан белән, җиде төрле әремем генә бар», – диде. Безнең авыл урман, елга-күлләргә бай. Ә бу авыл бездән 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның соңгы авылы, аннары Чуашстан башлана. Монда килергә юл да, транспорт та юк. Бу авылда бабайның бертуган сеңлесе яши, әни елга бер барып, әбинең хәлен белеп кайта иде. Мин килеп ике атна үткәч, әби үлде. Мин теге сүзе өчен әнигә үпкәләмәдем, оныттым.

Әнинең әтисе 1915нче елда сугышка китеп, хәбәрсез югала. Әнинең энесе 3 айлык булып бишектә кала. Ул да 1942нче елны сугышта һәлак була. Замкомандир булып, Мурманск өлкәсе, Куэрк күле янында күмелә. Бертуган абыйсы Фин сугышыннан кайтып, 1941нче елны сугышта хәбәрсез югала. Минем әти дә Фин сугышыннан кайтып, 1941нче елны сугышта югала. Апасы Ленинградта блокадада кала. Минем абый – бердәнбер улы яшьли үлеп китә. 30 яше дә тулмаган 4 ир-егетне әни алты тапкыр сугышка озата. Бер өй бусагасын атлап чыгып китә алар. Инде соңгы өмете булган мине – карап торган 19 яшьлек кызын да билгесезлеккә чыгарып җибәргән ялгыз, ятим, авыру ананы гаепләп булмый.

Мин ул авылда 4 елда 3 ай эшләдем. Әнинең күзләре авырта башлагач, аның янына кайттым. Аннары үзем дә гаиләле булдым. Ләкин тормыш җилләре безне аерды, ирем командировкага барган җирдән башкага өйләнде, мин бала белән ялгызым калдым.

Еллар үтте, кызым үсеп, институтка укырга керде. Шул вакытта миңа бер ир күз салды. Хатыны белән аерылган, үзе миннән 7 яшькә яшь. Ул миңа кирәкми иде, безнең районнан да түгел, мин риза булмадым. Бер көнне бу ир кызымның ялга кайтканын туры китереп, тагын килде. Кызга сорау бирә: «Миңа нинди бәя бирер идең?» – ди. Шунда кызым: «Мин яхшы бәя бирәм. Мин сиңа әти дип әйтер идем», – диде. Баскан урынымда тораташ кебек калдым. Аның, әти диеп әйтәм, дигән сүзе тормышымны үзгәртте. Бала хакына риза булдым. Үз әтисе күрше шәһәрдә генә, аны 11 яшендә барып күрде.

Бу ир белән без 14 ел яшәдек. Шуның 11 елын авырды. Казан белән район больницасының ишеге ябылып тормады. Минем аның өстендә никахым булган һәм җеназасы да минем йорттан чыгасы булган, ул үлде. Кызымның үз әтисе дә күптән түгел үлде. Авырганда берничә тапкыр әйттем, кызым, бар, балаларың бабайларын күреп калсын, дидем. Өч баласы бар кызымның, алып бара алмый калды.

Бер көнне әни миңа гомерендә беренче мәртәбә: «Кызым, син мине гафу ит инде», – диде. Аптырап киттем. Нәрсә булды, дип сорадым. Әни миңа теге вакытта Исәккә чыгып киткәндә әйткән сүзен искә төшерде. «Мондый заман килер, машиналар булыр дип уйламадым», – диде. Шул сүзләрне әйткәч, ике генә ай торды. Әни шуны 35 ел буе онытмаган, гомере буе үкенеп яшәгән.

Мин бу хатны 13нче февраль санындагы «Онытылмый беренче саф мәхәббәт» дигән язманы укыганнан соң яздым («БГ», №6, 2019 ел). Анда да бер-берсен сөйгән ике йөрәк Сак белән Сок кебек тилмереп яши. Үз атасы исән килеш, баласы да кешеләрнең әтиләренә кызыгып, әти дигән сүзне әйтә алмый. Андагы ана үз горурлыгы аркасында баласының бәхетен юк иткән.

Соңгы сүз итеп, әнидән ишеткән өч мәкаль язам: «Ир – Алланың рәхмәте», – ди иде ул. Икенчесе: «Ир-егетнең ярлысы юк», аннары: «Ир-егет баемас ил малы кермәсә».

Суфия апагыз,

Буа шәһәре

Комментарии