Дөньяны музыка ярдәмендә «күрүче» Тимур: «Мин бәхетле, сез дә бәхетле булыгыз!»

Дөньяны музыка ярдәмендә «күрүче» Тимур: «Мин бәхетле, сез дә бәхетле булыгыз!»

Казанда яшәүче 13 яшьлек Тимур Фазлыевның ике күзе дә күрми. ДЦП диагнозы аякка басып йөреп китәргә дә ирек бирми, малай коляскада гына хәрәкәтләнә. Шул ук диагноз аркасында Брайль шрифты буенча да укый алмый – бармакларының сизгерлеге юк. Шулай булса да, ул гадәти урта мәктәптә белем ала, музыка белән шөгыльләнә, Русиякүләм, хәтта халыкара конкурсларда гран-прилар, югары урыннар яулый. Күп кенә сәламәт кешеләргә караганда да тулы канлырак тормыш белән яши Тимур.

Инстаграмда утыручылар Тимур Фазлыевны белә торгандыр. Татар эстрадасы артистлары белән бик дус ул. Әле күптән түгел генә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертында катнашты. Ел башында «Татар сүзе» республика бәйгесендә шигырь сөйләп беренче урынны алган иде. Әле бу соңгы вакытта булган уңышлары гына. 20нче апрельдә Тимур әнисе Светлана белән бергәләп «Орленок» лагерына китәргә җыена – җырчы Диана Гурцкая фонды оештырган халыкара «Белая трость» фестиваленең финалисты булган! «Командировка»га чыгып киткәнче, Фазлыевлар гаиләсе белән якыннан танышып кайттык.

БАЛА ЯТЫП КЫНА ТОРАЧАК, ДИГӘННӘР

Тимур матур итеп татарча сөйләшеп каршы алды. «Әбием өйрәтте (әнисе Светлананың әтисе ягыннан әбисе. – Авт.). Ул инде дөньяда юк. Аның киткәнен белгәч, мин үз эчемә йомылдым, ике ай буе җырламадым да, «TMTV» телеканалын да тыңламадым», – ди малай. Ә аның өчен музыка – бар нәрсә. Дөньяны музыка, тавышлар ярдәмендә «күрә» ул. Әнисе әйтүенчә, теле дә җырлап ачылган Тимурның. Мәсәлән, «Минем ашыйсым килә», – дигәнне дә көйләп әйтә торган булган. Анысына ирешкәнче шактый тырышырга туры килгән әле. Табиблар, Тимурны бөтенләй сөйләшмәячәк, ятып кына торачак, дигән булган бит. Ә иң беренче куелган диагнозы күзләре белән бәйле булган.

– Безгә: «Авыру балалар эчкече һәм наркоманнардан туа», – дигән фикерне тагарга тырышалар. Мин эчкече дә, наркоман да түгел. Тәмәкене авызыма да алганым булмады. Шулай килеп чыкты инде: кан басымым бик югары күтәрелеп китте дә балам вакытыннан алда туды. Башта күрә иде. Дүрт айлык чагында баш очындагы уенчык артыннан күзләрен йөртмәвенә игътибар иттем. Вакытында ясалган операция күз күрүенең 90 процентын саклап каласы булган да бит… Беренче операциясен Тимур 6 айлык чагында кичерде. Күзләргә барлыгы биш операция ясалды. Хәзер күзләр әгъза буларак кына тора, Тимур бернәрсә дә күрми, – дип сөйли Светлана.

Баласының беркайчан да күзе күрмәячәген аңлап бетерергә дә өлгермәгән, өч яшендә икенче куркыныч диагноз – ДЦП куелган. Анысы белән хәзергәчә көрәшәләр. Тимурны аякка бастыру өмете бар. Хәзер аның утырып торуы да зур җиңү, чөнки уңышсыз узган бер операциядән соң малай ятып торуга калган булган. Германиянең бер клиникасында гына бу хатаны төзәтергә, Тимурның оча-бот буынына операция ясарга алынганнар.

Акчаны халык һәм хәйрия фондлары ярдәмендә җыйганнар. Үзе өчен оештырылган хәйрия концертында Тимур да җырлаган. «Җырлап кергәч, сәхнә артында яткызып торгыза, аркасын ял иттерә идек. Аннары кабат коляскага утыртып сәхнәгә алып чыгабыз. Артистлар Тимурның ихтыяр көченә шаккатты! 2018нче елда ул операцияне ясатмаган булсак, Тимур хәзер утыра да алмас иде», – ди Светлана. Германиядә Тимурга ике операция ясаганнар. Беренчесендә ярты тәне гипста булгач, самолетта ятып кына кайта алган. «Ялгышмасам, Мәскәүгә кадәр самолет 120 мең сум иде. Билет үзе әллә ни кыйммәт түгел, менә Тимур өчен носилка арендалау 80-90 мең тора. Чит ил кешесе булса бер хәл, үз кешесен алып кайту өчен Русиядә шундый бәяләр… «БлагоДарение» фонды ике сәгать эчендә җитмәгән сумманы табып җибәрде. Ә Мәскәүдән Казанга машинада ятып кайтты», – дип искә ала ана.

Икенче операциядән Тимур инде утырып кайткан. Операциядә сөякләр киселә. Хәзер Тимурның бер аягы икенчесеннән 3,8 сантиметрга кыскарак. Әле ул тагын да үсә. Русиядә аякны яңадан кисәргә, Илизаров аппараты куярга тәкъдим иткәннәр. Аны куйгач, елга якын ятып кына торырга кирәк, аннары да сөяк дөрес ялганамы әле. Ә Германия клиникасында озынрак аягының тезенә ике микроболтик куеп, анысының үсешен тез турысында туктатып торырга тәкъдим иткәннәр. Ул арада икенче аяк үсә тора, икесе тигезләшкәч, болтларны алалар. Һәм иң мөһиме: мондый операциядән соң икенче көнгә үк Тимур аякка баса алачак дип өметләндергәннәр. Ләкин әлегә Тимурның организмы актив үсештә, шуңа күрә операцияне кичектереп торганнар. Фазлыевлар хәзер шул өмет белән яши.

«БОЛАЙ ДА ЯШӘП БУЛА!»

Атап сорамасаң, Светлана боларның берсен дә сөйлисе түгел. Ике сәгатьтән артык сөйләшеп утыру вакытында ник бер тапкыр зарлансын! Тимур да, ул да диагнозлар белән килешкәннәр, аларны кабул иткәннәр инде. «Болай да яшәп була, моңаймыйбыз», – дип елмаялар икесе дә.

Светлананың сорамасаң да бик теләп сөйли торган темасы – улының уңышлары. Ана белән улныкы, дисәк, дөресрәк булыр. Сөйләшә алмаячак, ятып кына торачак, памперста гына йөртергә туры киләчәк, ягъни үсемлек хәлендә булачак дигән бала бүген Казанның Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбендә белем ала. «11 яше тулганчы, мин кич йокларга ятып, иртән генә торуның нәрсә икәнен белмәдем. Төнлә торып борырга кирәк иде. Хәзер йоклыйм! Памперсның да нәрсә икәнен оныттык! Үзе кашык тотып ашый! Хәзер бармакларны фортепиано уйнарга өйрәтәләр!» – дип санап китә Светлана. Музыка укытучысы Венера Тимерхан кызы Шәйдуллинаны Тимурның икенче әнисе дип атый. Үзенчәлекле балага педагог табу да җиңел булмаган. Беренчеләрдән булып Тимурның сәләтен Мәскәү продюсеры Валерий Чамрин күреп алган. Малай белән шөгыльләнгән, дөрес итеп суларга өйрәткән. Ә хәзер менә 18нче музыка мәктәбе. Әле узган ел Тимур Игорь Крутой академиясенә кергән, анда педагог Мария Семенова белән шөгыльләнә.

49нчы урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5нче класста укый да бит әле Тимур. Элек укыган мәктәбен яратмаган, дүшәмбе җитә башласа, авыруга сабыша торган булган. Ә монысында дәресләрне көтеп ала. Бу – укытучылар казанышы. Аларга рәхмәт әйтеп бетерә алмый Светлана. Белем алырга теләк уяттылар, ди. Тимурны өйгә килеп укыталар. Аның белән бергә 40 яшемдә 5нче класста мин дә укыйм, дип көлә әнисе. Кеше 90 процент мәгълүматны күз белән кабул иткәндә, күзе күрмәүче ничек белем ала соң? Бишләтә тырышырга туры килә, әлбәттә. Малайның искиткеч хәтере ярдәмгә килә.

– Тарих дәресеннән өй эше эшлибез. «Нәрсә ул материк» дигән тема. Савыт-саба белән аңлатам. Стаканнар – таулар, тәлинкәләр –материклар. Океанның материк ярларын юганын сүз белән ничек аңлатасың? Тарих укытучысы беркөнне сабан турында сөйләгән. Балада сорау туа – ә ничек ул сабан белән җир сөрү? Укытучы бармакларын тырпайтып, кулын сабан рәвешенә керткән, Тимур шуңа өстән баскан, шулай итеп «җир сөргәннәр». Һәм һәр укытучы шулай аңлатырга әзер. Алар да Тимур белән бергәләп өйрәнәләр. Урыс әдәбиятыннан «Кәрзиндә сирень» дигән картина буенча инша язарга кирәк иде. Башта, ничек язабыз инде, дип борчылдым. Укытучы Ирина Алексеевна поднос, ваза, чәчәкләр, җиләк-җимеш алып килергә кушты. Аннары шулардан натюрморт төзеде дә Тимурга капшап карый-карый сөйләргә кушты. Менә булды инша! Ә биологиядән өй эше эшләү өчен үзебез гөмбә үстереп карадык. Интернетта һәр үтелгән тема буенча кызыклы фактлар табабыз.

Мин аларны конспектлыйм, аннары бергәләп кабатлыйбыз да Тимур өй эше сөйләгәндә кушып җибәрә, – дип аңлата Светлана.

Әле Тимур атнага ике тапкыр «Ирек» мәчетенә дә йөри. Анда адашы Тимур хәзрәт белән башта татар телендә сөйләшеп алалар, аннары сүрәләр өйрәнәләр. Беренче булып малай янына Лаеш районының «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов килеп йөри башлаган, артистларны да ул алып килгән. Аңа да бик рәхмәтле Фазлыевлар. Әти кеше гаиләне калдырып киткәч, Тимур бу хәлне бик авыр кичергән. Аны үткәреп җибәрергә хәзрәт белән сөйләшүләр булышкан. «Хәзер элекке иремнең яңа гаиләсе бар, анда баласы үсә. Тимур янына киләләр, урамга йөрергә чыгалар. Әгәр Тимур кабул итмәсә, мәҗбүр итә алмас идем. Әтисенә үпкә сакламый», – ди Светлана.

«ФАЙДАСЫЗ» ДИГӘН ТАВЫШЛАРНЫ «СҮНДЕРДЕМ»

Ике сәгатьтән артык сөйләшеп утыру барышында мин Светлананың нәрсәгә бер дә зарланмавын аңладым. Тимурдан җылы энергия бөркелеп тора. Гел елмая, көлә ул, аңа карагач үзеңнең дә елмаясың килә башлый. Кочаклашырга ярата, кешеләр белән аралашудан тәм таба, көч ала. Дөньяда яхшы кешеләрнең күбрәк булуына ышана. Кош сайравын ишетсә дә, «Мин нинди бәхетле!» – дип куя. Әйе, физик яктан авыр Светланага. Ләкин авырлыгы пәрдә артында кала. Тыштан ул елмая, ихластан елмая. Чөнки Тимурның яхшы энергиясе аның янәшәсендәгеләргә дә күчә. Аның янында тормыштан зарланып булмый.

– Бер дә еламадыгызмыни? – дип сорыйм, гаҗәпләнеп.

– Беренче ике елны еладым, – ди Светлана. – Компьютер алдыннан көчкә куптарып алалар, хәтта интернетны сүндереп куялар иде. Чөнки мин Тимурга ничек ярдәм итеп булуы турында күзләрем авыртканчы укып утырдым. Ни өчен нәкъ менә минем белән шушындый хәл килеп чыкты, дип бәргәләндем. Беренче тапкыр хәйрия фонды операциягә акча җыя башлагач, өч айдан, туктатабыз, җыелган акчаны башкаларга таратыгыз, минем көчем калмады, дидем. Бер мизгелдә чынлап та көч бетә. Җитмәсә, барыбер аякка баса алмый бит инде, дип әйтүчеләр дә табыла. Ә аннары үземне кулга алдым. Аның каравы ул утыра, яши, иҗат белән шөгыльләнә. Бу акчалар нәкъ менә Тимурга атап бирелгән иде. Кешеләр аңа ярдәм итәргә теләде. Миңа шул көч бирде. «Файдасыз, кирәксез» дигән тавышларны башымда «сүндереп» куйдым. Миңа баланы утыртырга кирәк, дигән максат куйдым да шуңа бардым.

Светлананың олы кызы Диана да бар. Ананың 24 сәгате, әлбәттә инде, авыру балага киткән. Үсмер чорында Диананың: «Тимур тугач, мин әниемне югалттым», – дип әйткәләгәне дә булган. Шөкер, болар артта калган. Хәзер рәхмәт әйтә ди. «Синең Тимур өчен көрәшкәнеңне күреп, мин дә көчле булырга өйрәндем», – ди икән.

Дөрес, хәзер дә елап алган чаклары була Светлананың. Мәсәлән, Тимур: «Ә салют нинди ул, матурмы?», «Күк нинди ул?» дип сораганда. Яисә улы Зур концертлар залында дәүләт хоры белән җырлаганда һәм зал басып алкышлаганда. Яисә Тимур «Добрая волна» конкурсында җиңгән премия акчасына: «Әнием, мин сине Төркиягә алып барам!» – дип әйткәндә (алып та барган!). Күз яшенең дә төрлесе була бит.

– «БлагоДарение» фондының әниләргә ярдәм күрсәтү проекты барлыкка килде. Безнең белән анда психологлар, массажистлар эшли, тренинглар уздырыла, табигатькә чыгабыз. Менә шул да көч бирә миңа. Минем кәефем булса, аркам авыртмаса, әлбәттә, мин балам өчен бөтенесен дә эшләячәкмен. Безнең илдә ата-анага психологик ярдәм тулы көченә эшли башласын иде. Беренче ике-өч ел бик авыр, юл күрсәтүләре кирәк. Ә бездә социаль яклау бүлегенә барсаң, кул селтәп, өйдә генә бикләнеп утырасы килә башлый. Мәгълүмати ярдәм юк. Ябык ишекләр, кешеләрнең аңламавы аяктан ега. Мондый балалар бик ачык, яхшы күңелле. Безнең җәмгыять тә ярата, кабул итә башласын иде аларны. Әтиләргә, ирләргә әйтәсе сүзем дә бар: авырлыктан курыкмасыннар, гаиләне калдырып китмәсеннәр иде. Аларның ярдәме дә бик кирәк, – ди Светлана һәм өстәп куя: «Мин тормышка рәхмәтле. Аның бәясен, кадерен белә башладым. Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Һәр көнгә сөенәм, Аллаһка шөкер дип яшим!»

Хәзер Тимурга электр приводлы коляска китергәннәрен көтәләр. «Татар сүзе» бәйгесеннән соң бер депутат вәгъдә иткән, инде акчасын да түләп куйган. Ул коляска баскычтан да үзе менә ала торган. Елмая Тимур. Ул – бәхетле. «Башкаларның да барысы да яхшы булсын, безнеке кебек!» – дип озатып кала.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Дөньяны музыка ярдәмендә «күрүче» Тимур: «Мин бәхетле, сез дә бәхетле булыгыз!», 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии