Ул һаман да безнең арада

Хатирәләр, хатирәләр… Әнә ул Чүриле районының яңа эшли башлаган бер төркем яшь укытучыларын, ягъни безне, авызына каратып, хәйләкәр елмаеп, ниндидер кызык сөйли.

…Конференциядә трибунадан эшлекле тәкъдимнәре белән бөтен залның игътибарын җәлеп итә.

…Бөтен тамашачыны әсир итеп, Чүриле (1946-1956нчы елларда район үзәге) клубында концерт алып бара.

…Әнә шул озын, очкын малайны барыбер үземә каратам дип йөргән, 1946нчы елда Гөберчәк башлангыч мәктәбендә укыткан Чистай кызы (РОНО мөдире Галия Шәйхетдинованың сеңлесе) Наҗия… Бөтенесе күңелдә яңарып, яшьлеккә алып кайта.

Искиткеч талантлы, яраткан язучыбыз, дустыбыз, чордашыбыз, фикердәшебез Мөхәммәт Мәһдиев безнең арабызда булмаса да, аның рухы безнең аңыбызда, җаныбызда, күңелебездә, йөрәгебездә зур урын били. Алай гына да түгел, 1953нче елда Р.Нәҗметдинов шахматчыларының Бөтендөнья ярышында катнашып, икенче урынны, мастер исемен дә ала ул. «Кайда әле ул татар малае?» – дип, Җәүдәт Фәйзи аны кочаклап, аркасыннан сөеп котлый.

«1948нче елда педучилищены тәмамлап, Сеҗе мәктәбендә пионервожатый булып эшләгәндә, Мөхәммәт Мәһдиев бездә фатирда торды, – дип искә ала Үзбәк Яхин (язучы Гөлчәчәк Галиеваның энесе, рәссам). – Җиде яшьлек энем аның тирәсендә мәш килә. Икесе бергә кыл итеп умарта тимерчыбыгы тарттырып, агачтан думбра ясаганнар. Мөхәммәт аңа шунда уйнарга көйләр өйрәткән».

Алабуга пединститутының физмат факультеты деканы Тәбриз Мөбарәков истәлекләреннән: «1948нче елда без укыган Сеҗе мәктәбенә яңа пионервожатый килде. Озын торыклы, чандыр гәүдәле, муенына галстук асып йөргән «ата пионер»га без – яңа гына комсомолга кабул ителгән 8нче класс малайлары өстәнрәк, кәпрәебрәк карыйбыз. Яңа командир исә эшлекле, тынгысыз булып чыкты. Иртәдән кичкә кадәр балалар арасында, тәнәфесләрдә төрле уеннар оештыра, тәртип бозучыларны шелтәли, хәтта безгә – комсомолларга шелтә ясарга батырчылык итә. Мәһдиев мәктәп стена газетасы «Яшен» чыгара башлады. Аның юмор-сатира белән язылган тәнкыйть-парчаларын укытучылар да елмаеп-көлеп укыйлар иде. Без классташларым Мидхәт, Ганга белән Мөрәле авылыннан килеп йөргәнгә, еш кына беренче дәрескә соңга калабыз. Шулай беркөнне мәктәпкә килеп керсәк, беренче дәрес бетеп, тәнәфескә чыгарга кыңгырау шалтырады. Класстан чыгучы укытучылар күзенә чалынмас өчен, коридордагы җыештыручылар чиләк-себерке куя торган шкаф эченә чумдык. Моны Мәһдиев күреп торган икән. Икенче көнне мәктәпкә килсәк, залда малайлар-кызлар этешә-төртешә, көлә-көлә «Яшен»не укыйлар. Безне күргәч: «Әнә әкияттәге өч баһадир килә!» – дип, кычкырып көләргә тотындылар. Мөхәммәт мәкалә астына безнең рәсемнәрне дә ясап куйган: ишекләре каерылып калган шкафтан гайрәтле өч малай атылып чыгып чаба, идәндә себеркеләр, чиләкләр тәгәрәп кала. Бу хәлгә бигрәк тә Мидхәт чәпчеде. Болай да буйга тәбәнәк малай рәсемдә юан, карсак юлбасар рәвешле иде. Ул Мәһдиевны авылына кайтканда сагалап торып, кыйнарга дигән тәкъдим кертте. Әмма бу планны тормышка ашырырга җай чыкмады. Ә икенче уку елында Мәһдиевны Керәнне мәктәбенә җибәрделәр». Бу вакыйга аларга күренекле кешеләр булып җиткәч тә рәхәтләнеп көләргә сәбәп булган.

Чүриле районы бетеп, алар – Арчада, без Сабада калсак та, ул безне – бергә эшли башлаган чордашларын якын итә иде. Казанга киткәч тә студентлардан Арчадагы, Сабадагы үзе белгән кешеләрнең хәлләрен сорашып, сәламнәр әйтеп җибәрә иде. Очрашканда сөйләшеп сүзе бетми иде.

Әйе, яшьтән үк табигатьтәге кечкенә генә һәр матурлыкка исе китеп, сокланып караучы нечкә күңелле Гөберчәк малаеның шашкын хисләре, күкрәгенә сыймыйча, әдәби жанрларга әверелеп, дөньяга аваз салган. Каләмен йөрәк канына манып язганча, язмыш күсәге аның баш очында кайчан орыйм икән дип сагалап торса да, чишмәләрдән барлыкка килгән елгалар ага-ага киңәйгән, тирәнәйгән кебек, аның иҗаты да киңәя, тирәнәя барып, кечкенә хикәяләрдән зур күләмле, бөтен буын вәкилләре таң калып укырлык романнарга әверелде. Күпме яшьләр күңеленә әдәп-әхлак кануннарын сеңдерде дә, күңел туфрагына күпме белем орлыклары чәчте!!!

Үзенең кыска гына язучылык, галимлек хезмәте белән үлемсезлек яулап алды, үзенә һәйкәл салды. Татарстан республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәренә лаек булды.

Бигрәк тә Арча-Саба төбәгендә яшәүчеләр өчен, ул сурәтләгән табигать гүзәллеген үз күзләре белән күреп белүчеләр өчен, ул йөргән сукмакларга басып йөрүчеләр өчен аның хезмәтләре аеруча якын, кадерле.

Халкыбызның даһи улы, татар авылының кабатланмас җырчысы Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган бай эчтәлекле бүлек Арчада ачылган әдәбият һәм сәнгать музеенда зур урын алып тора.

Аның исемен мәңгеләштерү өчен, Гөберчәктә, ул туган йорт янәшәсендә, бөтен шартын китереп, музей-йорт һәм китапханә төзеп бирүче, кече яшьтән әдәбиятка, сәнгатькә, табигатькә гашыйк Алмас Нәзировка рәхмәт. Алмас Нәзиров Эзмә авылында туып-үскән, җәмәгать эшләрен башлап йөрүче миһербанлы кеше. Мөхәммәтнең апасы Равия минем белән очрашкан саен, Алмасның әнисе Закирә апага күчтәнәчләр һәм сәламнәр җибәрә иде. Равиянең дә гомере кыска булды. Ә Закирә апа 99 яшендә узган җәй дөнья куйды.

Фәүзия ВАХИТОВА,

Казан шәһәре

Комментарии