Без укыткан чакларда

Сугыш арты еллары. Без – укытучылар, укучыларга белем һәм тәрбия бирү белән генә чикләнмичә, колхоз тормышының бөтен тармакларында да тырышып хезмәт куйдык.

Беркөнне икенче сменаны укытып бетергәннән соң, китап-дәфтәр тулы сумкаларны күтәреп, идарә утырышына кердек. Утырыш шактый озак барды. Бервакыт өлкәнебез Сара апа безгә шыпырт кына шырпы суза. Карасак, күз кабакларын шырпы белән терәтеп куйган. Бәлки, без йокымсырап киткәнбездер дә, бездән көлүе булгандыр инде. Түзмәдек, аны күрүгә, кычкырып көлеп җибәрдек. Директорыбыз Гаяз абый бер үк вакытта партия оешмасы секретаре да иде. Ачулы кыяфәт белән: «Бас, Әмирова!» – дип, Сара апаны бастырды. Аннан соң берәм-берәм безне. Һәм хурлыклы төстә куып чыгарды. Чыгып бастык инде аптырап. Хурлыгына гына түзәрсең инде, чоры авыр заман бит, әз генә гаебең булса, эштән куалар. Әкрен генә өйгә таралыштык. Вакыт ун тулып үткән икән. Өйдәге балаларны ашатып, йокларга салып, дәрес планы төзеп, төн уртасы җитте. Икенче көнне иртән мәктәпкә киттек. Сара апа: «Курыкмагыз, балалар, бер нәрсә дә булмас», – дип, безне тынычландырды. Шунда Гаяз абый Габдулла Тукайның «Таз» шигыреннән «казый абзый, син безне кызган, димез, явызлык башы шул «таз»дан димез», дигән юлларын укый-укый яныбызга килде дә: «Балалар, гаеп сездә булмаган, гафу итегез», – диде. И безнең шатланган!

Мин тумышым белән Самара ягыннан. Камышлы районы Иске Ярмәк авылы кызы. Хезмәт юлымны Чирмешән районы (ул вакытта Беренче Май районы) Бәркәтә авылына килеп, уку-укыту өлкәсендә ярдәмчел, кирәк вакытта әнә шулай гафу да үтенә торган Гаяз абый кул астында башлап җибәрдем. Җәмәгате Сара апа да без яшьләргә бик ярдәм итә торган иде. Аларга мин гомерем буе рәхмәтле булдым.

Ветеран укытучы Рәхилә МӘГЪСУМОВА,

Чирмешән районы, Бәркәтә авылы

Комментарии