Кызганам – бетте-китте!

Кызганам – бетте-китте!

«Нәни принц» әсәренең авторы Антуан де Сент-Экзюпери язганча, без барыбыз да балачактан. Инде ничә яшьтә булуыбызга карамастан, юк-юк та шул балачак башын калкытып куя. Кызык инде бер уйласаң. Әйтик, кибеттән алган пластик каймак яисә туңдырма савыты бушагач, ташлыйсым килми шуларны, берәр эшкә ярап куяр дим. Бала чакта булса, без андыйны кызлар белән савыт-саба итеп уйнар идек. Югыйсә, бәрәңге бакчасы артына түгелгән көл өемнәрен актарып, ватык чәшке-чынаяк кыйпылчыкларын күпме җыйдык. Андый керәч ватыкларын әнкәйләр шунда түккән бит инде. Чәйнек борыны, чәшке тоткасы кебеге табылса, алары, гомумән, «затлы» савыт-саба була. Кукуруз чәкәннәренең чәчләрен үреп, шул «балаларыбыз» белән, бер-беребезгә кунакка барабыз. Тапкан керәчләребезне тезеп, табын корабыз.

Ии, ташлыйсы килмәгән әйберләр күп инде ул. Менә ничә ел инде җәйләрен бакчада әнкәемнең иске күлмәген киям. Чыдам үзе, җөйләреннән генә киткәли. Тегәм дә яңадан киям. Ничек ташлыйм, әнкәйнеке ләбаса! Шулай ук ташлыйсым килмәгән иске футболкаларым да бар анысы. Берничәсен кызыма биреп җибәрдем әле, ул аларны тасма-тасма итеп кискәләп, ыргак белән бакчасына идән җәймәсе бәйләде. Алай да ярый, әрәм булмады.

Әрәм итмәскә дигән фикер канга сеңгән ахрысы. Үземне Шәриф Хөсәеновның «Генераль уборка» телеспектаклендәге Вера Минкина урынында күреп, елмаеп куям: «Ташлааама, кирәк бит ул!»

Кайчакта тотылган киемнәрне җыя торган пунктларга да илтештерәм тузып өлгермәгән киемнәрне. Тик ташламыйм!

Ул почта әрҗәсенә салынган реклама кәгазьләрен кызганып үләм инде. Әле кайчан гына (90нчы елларда) журнал чыгарырга кәгазь булмыйча («Ялкын» редакциясендә эшләдем), ике айга бер генә сан чыгарган чаклар булды. Ул чакта дәүләт бөтен газет-журналларны шулай үз иркенә «йөзәргә» җибәрде. Редакторыбыз Җәүдәт абый Дәрзаман кәгазь өчен дә, хезмәт хакына да акча эзләп спонсорлар юллап чаба иде. Аннары уены-чыны белән: «Дәүләт кесәсе түгел, Җәүдәт кесәсе!» – дип искәртә иде.

Искә төшерә башласаааң… Менә хәзер дөньяны бер кулланылышлы пластик әйберләр, полиэтилен пакетлар басты. Аларны салыр өчен, ярый әле, соңгы вакытта аерым контейнерлар булдырдылар. Тик мин андый әйберләрнең нибары 5 кенә проценты кабат эшкәртелә икән дип укыдым кайдандыр. Андый пакетлар бик күп диңгез-океан хайваннарының ашказанына утырып, аларны үлемгә дучар итә икән. Хәтта үз сыерларыбызның да ашказанына тыгылган пакетлар турында ишетеп торам. Нишләргә соң? Теләсә кайсы кибеттә үзең үлчәп алырга теләгән азык-төлек (конфет, җиләк-җимеш) өчен пакетлар элеп куелган. Җайлы, әлбәттә. Андый чакта мин сумкама үз пакетларымны салып чыгам. Артыгы кирәкми, болай да өйдә пакет күп җыела. Әлеге дә баягы, редакциядә эшләгән чакта, рәссамыбыз Зифа Мөхәммәтҗанова еш кына Лондонга, шунда кияүгә чыгып яшәүче кызы янына бара иде. Анда кибетләргә үз пакетың белән килсәң, алган товарың бәясенә беркадәр ташлама ясыйлар, дип сөйли иде. Бу бит эврика (кайсыдыр галим әйткән сүз: ачыш)! Лондон – кеше аягы басмаган утрау түгелдер ләбаса, ник, шул үрнәкне күреп, башка җирләрдә дә кулланмаска? Ул ташлама ат бәясе түгелдер бит инде, ә экологиягә никадәр файда!

Менә шулай, шәхси «саранлыгым»нан башлап, иҗтимагый проблемаларга килеп чыкканымны сизми дә калганмын. Холкым шундый күрәсең: кызганам – бетте-китте!

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,

Казан шәһәре

Комментарии