Вәлиәхмәтовлар гаиләсе кабат йортсыз калды

Вәлиәхмәтовлар гаиләсе кабат йортсыз калды

Салкын кышка кергәндә, Арча районының Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә кара кайгы килә – йортлары янып бетә. Иң аянычлысы – янгын бу гаилә ишеген икенче тапкыр шакый инде.

40 яшьлек гаилә башлыгы Динар Вәлиәхмәтов хатыны Фәридә белән алты бала үстерә: 5 яшьтән 11 яшькә кадәрге биш малай һәм 11 яшьлек кыз. Балаларының үскәненә куанып, тормыштан ямь табар урынга, бүген гаилә икенче кабат йортларыннан калган көлгә карап көенә.

– 29нчы ноябрь көнне сарайдан кердем һәм хатыным белән утырып ашадык та, урамга чыгып киттем. Шул арада күрше апа: «Энем, сараегыздан төтен чыга, янасыз», – дип йөгереп килде. Мин утны сүндерергә дип, мунчадан су ташый башладым. Аннары ут печәнлеккә үрмәләде. Үз көчебездән генә утны җиңә алмаячагыбызны аңлагач, янгын сүндерүчеләргә шалтыраттык. Әмма алар тоткарланды, йорт янганын карап торырга мәҗбүр булдык, – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Вәлиәхмәтовлар элек Фәридәнең әти-әнисе төзегән зур йортта яши. Тик 2019нчы елның җәендә мунчаларында янгын чыгып, ут ялкыны тиз арада йортка күчә һәм аны да көлгә әйләндерә.

– Ул чакта без биш ел күп балалы гаилә буларак, фатирга чиратта тордык. Район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Анда: «Чират зур, һәр теләгәнгә торак бирә алмыйбыз, көтегез», – диделәр. Аннары без хатынымның әнисе янына, йортка күчендек. Бу йорт аңа кайнанасыннан калган иде. Янган йорт урынында битараф булмаганнар ярдәме белән җыелган акчага яңа йорт сала башладык, тик әле аның фундаментын гына төзергә ирештек. Аңлыйсыздыр, төзелеш өчен акча күп кирәк бит. Ә мин – сакчы, Фәридә Казанда заводта оператор булып эшли. Хезмәт хакыбыз артык зур түгел, гаиләне дә туендырырга кирәк.

Менә бу елның ноябрендә ут дигәне аларның икенче йортларын да камап ала. Бәла үзе генә йөрми, диләр бит. Ут сүндерүчеләр дә тиз генә килеп җитә алмый, чөнки Вәлиәхмәтовлар йортына килеп җитү өчен, тимер юл аркылы үтәргә кирәк. Ә нәкъ шушы вакытта тимер юл аркылы хәрәкәтне 20 минутка ябып куялар. Салкын булса да, ут ялкыны тиз арада йортны да камап ала. Кыска ялганыш нәтиҗәсендә, диләр. Вәлиәхмәтовлар өйләреннән документларыннан кала берни дә алып чыгарга өлгерми, барысы ут эчендә кала. Шул ук көнне Динар Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

– Гаиләбезгә кабат бәла килгәнен хәбәр иттем. Без инде сигез ел буе торакка чират торабыз, хәзер ул безгә бик кирәк, яшәргә урын юк, дидем. Вакытлыча яшәү урыны табарга булыша алсагыз иде, дидем. Ә ул җилкәсен генә селкеде: «Торак юк. 10 мең сумга берәр бүлмәле фатирны арендалый аласыз», – диде. Мин шул 10 мең сумны бер ай эшлим. Балаларны да үстерәсе бар бит! Торакны арендалау түгел, яшәр өчен дә акча җитмәгән чак дип аңлатырга тырыштым, тик авылга яхшы хәбәр белән кайта алмадым. Ярый әле күршеләребез, авылдашларыбыз яхшы. Бик булышалар, кемдер җылы сүз, кемдер кием, кемдер акча белән ярдәм итә. Әлегә бабайның (Фәридәнең әтисе. – Авт.иск.) апасында яшибез. Аларга бик зур рәхмәт.

Авыр хәлгә тарыган гаиләләргә халык ярдәм кулы сузмый калмый анысы. Әмма район хакимиятеннән ярдәм көтәргәме? Сорауларга җавап эзләп, Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев белән элемтәгә чыктык.

– Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәбез. Авыл халкы берсен-берсе белә, бер гаилә булып яши. Алар кайгысы – безнең кайгы. Илшат Нуриев янына кердек, Татарстан Президентына да хат яздык. Район 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күчерде. Моннан тыш, аларга ике фатир да тәкъдим ителде. Берсе – Кенәр авылында, икенчесе – станциядә. Әмма балаларның мәктәп алыштырасы, бер ияләнгән урыннан күчәселәре килми, – диде ул.– Материаллары булса, бушка өй салып бирүчеләр дә табылыр. Республикадан матди ярдәм кирәк.

Арча районы хакимиятенә дә шалтыраттык. Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова сүзләренчә, гаилә үзләренә тиешле муниципаль торакка сигез ел чират тора.

– Торак мәсьәләсе катлаулы. Янгыннан соң, аларга торак чиратсыз гына да тапшырылырга мөмкин, ләкин муниципаль фондта торак юк. Әмма без бу гаиләне калдырмаячакбыз. Шуңа күрә аларга дип, торак вариантлары тәкъдим иткән идек. Бу торакны аренда хокукларында гына алырга мөмкин, аңа түләргә кирәк булачак, тик гаилә бу варианттан баш тартты, – диде ул.

Ил төкерсә – күл булыр, диләр халыкта. «Безнең гәҗит» укучылары арасында да Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылыр. Кеше кайгысына битараф булмыйк, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик! Матди ярдәмне Фәридә Вәлиәхмәтованың Сбербанк картасына юлларга мөмкин. Карта номеры: 4276 6200 4184 7793 (ул 8-939-365-40-31 номерына беркетелгән).

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии