«Барыгыз да үз туганым кебек якын»

«Барыгыз да үз туганым кебек якын»

«Былтырмы икән, Тәлгать исемле егетнең бик каты пешүе турында язган идегез. Ул аякка бастымы, шуны беләсем килә иде. Мин үзем ярдәм буларак аңа акча җибәрә алмадым, чөнки безнең авылда почта юк. Ә телефон интернетсыз, төймәле генә. Шуңа һәрчак рәсеменә карап, Аллаһтан сәламәтлек, түземлек сорап дога кылдым». Күптән түгел редакция телефонына Алексеевск районы, Әшнәк авылында яшәүче Фәнзия апа Насыйбуллинадан әнә шундый эчтәлектәге шалтырату килеп иреште. Укучыбызның соравын җавапсыз калдырмас өчен, Тәлгатьнең әнисе Фәнзия апа Каюмова белән аралашып алдык. Дөресрәге, аның белән элемтәне өзмәдек тә, чөнки Каюмовлар гаиләсенең хәле белән кызыксынучылар байтак.

Хәтерегездә булса, Тәлгать Каюмов турында 2020нче елда язган идек. Исегезгә төшерәбез, 2019нчы елда шашлык пешергәндә ут кабып, аның тәненең 80 проценты зыян күргән. «Безнең гәҗит»тә басылып чыккан язмадан соң укучыларыбыз егетнең язмышына битараф калмады, Тәлгатьнең гаиләсенә ярдәм итте. Әле дә ярдәм кулы сузарга ашкынып торалар.

– Аллаһка шөкер, хәзер бар да әйбәт. Тәлгать үз аягында йөри. Җәй айларында велосипедта да йөрде. Аны күреп шатланам инде. Бер дә сызланмый түгелдер, күрсәтми һәм сиздерми генә. Иптәшләре белән һәрчак күрешеп, урамга чыккалап йөри инде, – дип шатланып сөйләде Фәнзия апа.

Ике ел элек улының йөзендәге елмаюны күрермен дип уйлап та карый алмаган Фәнзия апаның шатлыгы бүген эченә сыймый. Тазарачак, аягына басачак, дип табиблар да өмет бирмәгәндә, үз өметен өзмәгән ана бүген бик бәхетле.

– Биш операция ясап, тире күчереп утырттылар бит аңа. Тик тире яраклашып китә алмады, яралары төзәлмәде. Табиблар бу хәлне аның гемоглобины түбән булу белән аңлатты. Тиресе тәнендә үк үлекли башлаган иде. Җитмәсә, пандемия дип бөтен җирне ябып куйдылар. Мине больницага кертми башладылар. Караучысыз калгач, Тәлгатьнең хәле начарланды. Аптырагач, бар җаваплылыкны үз өстемә алып, аны өйгә алып кайттым. Шуннан Вишневский исемендәге больницаның бер табибы белән элемтәгә кердек. Ул безгә хәзер дә үзенең киңәшләрен биреп тора. Тәлгать тә үз хәлен үзе генә белде, әмма зарланганы булмады. Бары тик больницадан чыкканда гына: «Өйнең бер почмагында булса да үләргә иде», – диде. Елады, кайгырды. Ул чакта аңа 26 яшь иде. 26 яшьлек егет, күрсәтеп еламаса да, ана күңеле сизә шул, – дип авыр вакыйгаларны искә алды ана.

Хәзер исә Тәлгать мондый начар фикерләрне үзеннән куа. Тормышына һәм үзенә ярдәм иткәннәргә чын йөрәктән рәхмәт укый. Фәнзия апа да һәркемгә рәхмәтен җиткерә:

– Бик авыр хәлгә калган идек. Ярдәмгә мохтаҗ икәнебезне сиздермәскә тырыштык. Кешедән теләнеп акча алу бик яхшы әйбер түгел, үзем моңа һәрчак каршы булдым. Тик улымның дуслары, классташлары бик булышты. Алар безнең хакта интернетка мәгълүмат куйдылар, ярдәм җыя башладылар. Күп тапкырлар кабатладым: үз гомеремдә кешедән бер тиен акча алганым булмады. Ә Тәлгатькә, безнең гаиләгә бөтен республика, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр ярдәм кулы сузды. Әле дә ярдәм итеп торалар, шөкер. Җылы сүзләре, укыган догалары өчен дә күп рәхмәтләр, – ди Фәнзия апа. – Миңа әле дә гел шалтыратып торалар. Бер белмәгән кешеләр шалтыратып, Тәлгатьнең хәлен сораша. Туганнар кебек әллә ничә минут сөйләшәбез. Һәрберегез якын, һәрберегезне үз туганым итеп күрәм. Барыгызга рәхмәт!

Дуслары Тәлгатькә инвалидлык рәсмиләштерергә дә булышкан. Хәзер барысы да җайланып килә. Фәнзия апа да эш эзләү белән мәшгуль. Соңгы өч ел эчендә сәламәтлеге бераз какшаса да, күңел тынычлыгы өчен сөенә ул. Хәер, анысын да бозып торалар икән.

– Әле октябрь аенда Тәлгатькә повестка килде. Военкоматка чакырганнар. «Чистый» терелгән икән, – дип көлде ана. – Башта военкоматка барып, тиешле документларны күрсәтеп кайттык. Берничә көнгә онытып тордылар да, янә чакырдылар. Аптырагач, табиблардан әллә ничә пичәт сугылган кәгазьләр алып барып бирдек. «Хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз», дип язып бирделәр. Бу вакыйгалар да бераз дулкынланырга мәҗбүр итте. Инде елларыбыз тыныч, күгебез аяз, һәрбер кешенең баласы сәламәт булсын!

Тәлгать үзен яхшы хис итсә дә, сызланулары бар. Алар турында үзе ачылып сөйләми, әмма ана йөрәген алдалап буламыни! Больницага барып кайтыйк, дип үгетләүгә дә, егет кулын гына селти. Хәер, ничә елын больница сукмагын таптап, урын өстендә ятып үткәргән Тәлгатьнең ул якка борылып та карыйсы килмидер шул.

– Барысы да яхшы. Шулай булыр да дип ышанам. Безгә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт әйтәм, – ди Фәнзия апа кабат. – Гаиләбезгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии