Гомерем буе «Миңа әти кирәк!» дип яшәдем

Гомерем буе «Миңа әти кирәк!» дип яшәдем

Мин Бөек Ватан сугышында һәлак булган, үзем беркайчан да күрмәгән әтием Рафыйк улы Фарси турында язарга булдым. Әтием 1911нче елны хәзерге Минзәлә районы, Аю авылында туа. Соңыннан алар гаиләсе Алабуга шәһәренә күчә. 1930нчы елларда белем һәм һөнәр алып, Питрәч районындагы Сәләнгеш МТС башлыгы булып эшли, өйләнә. Хатыны баладан үлә. Шулай ялгызлыктан кайгырып, бөтен игътибарын эшкә генә биреп йөргән көннәрнең берсендә Факиһә Муллахмәт кызын очрата. Әнием Арча педучилищесын тәмамлап, Күн җидееллык мәктәбенә эшкә килгән була. Ул әниемнең бик матур биегәненә игътибар итә. Алар 1940нчы елда өйләнешеп, ел ахырында Алабугага күченәләр. Анда әтиемнең әнисе, сеңлесе Суфия яши. Сугышның беренче көнендә үк әтигә повестка килә. Минзәләдә курслар үткәннән соң, фронтка китә. Никадәр дөрестер, әнием әтиемне Минзәләдә Муса Җәлил белән бергә укыганнар дип әйткән иде.

Мин 1941нче елның 22нче августында туганмын. Әти сугышта, сеңлесе Суфия апа безне яратмады. Ә әнине якларлык кеше юк. Ул Менделеевск районы, Бәзәкә авылында туып, өч яшеннән әнисез, җиде яшеннән әтисез калган кеше. Бәрәзкәдә аны карашкан Рәхимә түтәен бик яратып искә ала иде.

Үземне белә башлаганнан бирле Мөрит авылында яшәдек. Әни конторада, исәп-хисап эшендә. Мин урамда. Бер авыз татарча сүз белмим. Олырак малайлар миңа оятсыз такмаклар өйрәтәләр, мин шуларны җырлыйм икән. 1945нче елда Мөрит район булды, ярым ач яшәдек. Әнигә Александра исемле урыс хатыны Мөриткә күченеп килергә әйткән. Ул чакта Мөрит район үзәге булып исәпләнгән. Анда урта мәктәп, больница, МТС, башка оешмалар була. Әтием Польшада, Нейсе елгасында бомбежка вакытында 1945нче елның 25нче февралендә һәлак була. Саперлар батальоны командиры кабере билгеле. Польшаның Цыбинка шәһәрендә җирләнгән. Польша язучысы Януш Пшемановский әтинең каберен эзләп табарга булышты. Ни аяныч, сугыш бетәргә нибары ике ай калганда, әтием һәлак була. Аның үлемен ишеткәннән соң, әни кияүгә чыкты. Татарчаны һаман да белмим, кайбер сүзләрне әни өйрәткәндер инде. Бер шулай чәй эчеп утырганда теге иргә: «Сезгә әти дип әйтсәм буламы?» – дигәч, йөземә китереп сукты, борынымнан кан китте. Әни аңардан аерылды. Икенче ире ярыйсы иде, әти дип әйттем, ә ул бер тапкыр да кызым дип әйтмәде. Бары үлгән чакта гына: «Рәхмәт, кызым», – диде.

Луиза ХӘБИБУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии