- 17.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
М. Мәһдиев «Без 41нче ел балалары» дип язган бит әле, шуның кебек минем дә, язмама баш исем итеп, «Без 37нче ел балалары» дип язасым килеп китте. Мин үзем Балтач районы Борбаш авылы кызы. Еш кына газетагыздан әтиләре сугышта үлеп калган ятим «балаларның» зарланып язуын укырга туры килә. Әйе, аларга да тормышта җиңел булмагандыр, ләкин безгә әтиле килеш тә бик җиңел булды дип әйтә алмыйм.
Әти сугышка киткәндә, без әнигә 3 бала калганбыз. Олысы – мин. Тагын энем һәм 15 көнлек сеңлем Җәмилә дә бар. Әтиебез шул чыгып китүдән 6 ел йөреп кайтты. Ул кайтканда мин 2нче сыйныфта идем. Ул чактагы сөенүләрне әйтеп бетереп булмый. Әле дә күз алдымда. Аның каршына бар классыбыз белән йөгердек.
Кайтуын кайтты, аны 3 көннән инде бригадир итеп куйдылар. Күп еллар эшләде ул анда. Чабата киеп, өйдән-өйгә йөреп кешене эшкә чакырды. Ярый әле кешелеккә кияргә күн итеге бар иде… Төн җиттеме, аны районга сорау алуга алып китәләр. Пленда булган кеше, имеш. Анда ниләр күргәнен безгә сөйләмәде, курыккандыр. «Чалбар каешын суырган чаклар күп булды», дигәнен генә хәтерлим.
Әтиле булдык, ләкин рәхәт тордыкмы соң? Зур чана тартып, әти безне, 9-10 яшьлек балаларны, төнлә урманга агач кисәргә алып китә. Кайткач, агачның әйбәт урынын әни белән такта итеп яралар да, сыерны җигеп, Янил базарына төшәләр. Әле аннан соң, мин дә җиләк кебек чагымда 2 ел хат тараттым, 1 ел умартачылыкта эшләдем. Почтаны ат белән алып кайта идем. Безгә норма – 8-9 чакрым. Рәхәт тордыкмы? Шул күргәннәреннән әти – 63, әни 57 яшьтә дөнья куйдылар. Хөкүмәтнең 1 тиен дә ярдәмен күрмәделәр һәм күрмәдек тә.
Һәр йортта биш-алты бала үстек. Кышын чана-чаңгы шуабыз, киемнәр бозланып ката, өйгә керергә куркабыз. Әни чыгып алса, ул ачуланмасын, дип елыйбыз. Яз җитеп көннәр җәйгә авышса, чабаталарны салып басуга кереп китәбез. Черек бәрәңге җыярга. Һай ул бәрәңгенең тәмлелекләре. Хәзер андый ачлык булса… Алла сакласын! Төнлә белән салам урларга йөрүләр, чабата ясаулар… Әтиебез бик кызу иде. Чабатаны тиз-тиз үреп ата, безгә тезеп кенә барасы. Тезеп бетермәсәң, уенга чыгу юк. Ярыша-ярыша тезәсең дә, аннары уенга. Уйнап та карадык саф һавада, авыртуны белмәдек, шуңа таза-сау булганбыздыр.
Шулкадәр күп чабатаны кая куйдыгыз димәгез, без аны Шәмәрдәнгә алып менеп сатабыз да, ипигә чиратка йөгерәбез. Безне изәләр-сыталар. 1-2 ипи аласың да, шуның башын әз генә тешләп, сөенә-сөенә 15 чакрым җәяү кайтасың.
Янил базарына да чабата сатарга йөрдек. Барганда бер-беребезнең тәрәзәләрен шакып, тезелешеп бергә төшеп китәбез. Кая анда әнине уятып чәй эчүләр. Базар зур, халык кайнап тора. Андагы кечкенә күмәчләргә кызыгып, сатудан кергән акчаны киметмәскә кирәклеген уйлап, учка кысып кына йөрисең.
Без кайтышка әни зур чуен табак белән ак бәрәңге пешерә. Ул шундый ярмалы, тәмле! Аны ашауның да үз җае бар: чынаякка тозлы су салып, шуңа манып ашыйбыз. Аннары энем белән бәрәңге кырабыз, куллар суелып бетә. Аны әни бераз гына онда әвәләп мич төбенә сала! Әй тәмле дә соң ул! Безнең бәхеткә бәрәңге күп булгандыр инде. Озын тәнәфесләрдә, мәктәп белән өй арасы шактый булса да, шул бәрәңгене ашар өчен өйгә йөгерә идек.
Өй дә кечкенә генә бит әле. Почмакта – бозау, аралыкта – бәрәннәр, мич артында – таракан, диварда – кандала. Бер агач карават астында каз утыра. Абзарда яшибез күрәсең. Ул вакытта барыбер күңелле иде. Күршеләр дә кунакка керә иделәр. Бияләйләрен урындыкка куеп, дога кылганнары хәтердә калган.
Минем бабай – Габдрахман, әби Галимә – бик дини кешеләр. Биш вакыт намаз гына түгел, алар төнлә дә торып укыйлар, безгә догалар өйрәтәләр иде. Аларның кызлары Сәгадәтбану – минем әнием, ел саен бала алып кайтса да ураза тотты.
Шулай без дә үсеп җиттек, читләргә таралыштык. Өч сеңелем Чаллыда гаиләләре белән балалар үстерәләр. Бер сеңлем Асбестта яши. Туган нигезне ташламый, һәрдаим ерак араларны якын итеп кайталар. Туган кадерен белеп яшиләр.
Күңелле балачак тормышын калдырып, үсмер чакка барып тоташам. 1955-1956нчы елларда Бөгелмәдә сөт комбинатында эшләү өчен укырга киттем. Элек анда 24 сәгать поезд белән барасы иде. Әти авылдан бензовозга утыртып җибәрде. Камилә апа юлга бәрәңге боламыгы бирде. Сеңлем: «Бер генә кабып карыйм әле», – дип ашый башлады. Ипи-тоздан башка бер авыз сүз русча белмим. Ничекләр поездга утырып киткәнмендер. Бөгелмәдә вокзалга кереп, буфетның киң тәрәзәсе төбендә, хыялларым чынга ашсын дип, бик озак еладым, теләкләр теләдем. Буфеттагы каймакларны эх, бер туйганчы ашасаң иде дип уйладым.
Укый башладык. Ике рус кызы белән яшәдем. Кесәл бик очсыз иде, гел кесәл алдык. Җәй көне Азнакайда, практикада эшләгән акчага, кырык ямаулы эчке күлмәкне салып, бик шәп итеп киенеп, өйгә күчтәнәчләр, бүләкләр, ә иң мөһиме таныклык алып, авылга кайттым.
Ядегәр авылында лаборантка булып эшкә кердем. Бик тырыш, уңган авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды. Балалар бакчасы юк, балаларны алмаш-тилмәш карап үстердек. Икенче кызыбыз 11 яшендә Бөрбаш суына төшеп вафат булды. Кичтән җиләккә дип киткән идек…
Үзебез бай булмасак та, бик мул яшәдек. Өй җиткердек, умарта тоттык, мал асрадык. Иптәшем белән иңгә-иң куеп эшләдек. Колхозның почет тактасында сурәтләребез бик озак эленеп торды.
Мин «бытовой»да эшләдем. Икебезнең дә эш авыр, бер көн эштән каласы түгел, миңа ай саен план үтисе. Өйдән-өйгә кереп телевизор, суыткыч ремонтларга, итек олтаны салырга заказлар кабул итәсе бар.
Ирем дә үз эшендә сынатмады. Миңа да бик булышты. Үз эше бетсә, өр-яңа зәңгәр тракторы белән килеп туктар иде. Аның җиңе һәрчак сызганулы, чисталыгына күрә, аны беркем дә тракторчы дип әйтә алмас иде, мөгаен.
Бүген исә, ике кызым да тормышлы, балалар үстерәләр. Алар өчен җаныбыз тыныч, Аллага шөкер. Ике кияү дә – авылныкы. Гомер буена картлык хакында уйламыйбыз да, ә ул безне ишек төбендә көтеп торган икән. 50 еллык юбилейны барча туганнар белән зурлап үткәрдек. 1 ел узуга, гомер буе тракторчы булып эшләгән ирем «Хезмәттәге батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнде. Тик тормыш рәхәтен күрергә дигәндә генә аяклары авырта башлап, аны РКБга озаттык. Айгиз Камилович – хирург, аны дәвалауда бик тырышты, ихтирамлы, шәфкатьле булды. Аякны кисәргә кирәклеген белгәч, елап та алдык, бик читен, бик авыр иде, тик нишлисең бит – тормышның үз кануннары?! Оныгыбыз Фәнзил бабасын бик әйбәтләп карады, кырындырды. Авыр көннәрендә кызыбыз Гөлшат: «Әти, оялма, мин үз кеше бит», – дип тәрбия кылды. Оныгыбыз Илзия, Айгөл – медицина университеты студентлары. Алар да килеп җитте. Улыбыз Илфат, кечкенәсе Дилә, Иделия, Алсу, керү белән еларга торалар, аларга кушылып без елыйбыз. Кызыбыз Эльмира төнге 1 димәде, секунд саен әтисе яныннан китмәде. Уколлар кадап торды. Хирург Илһам Гарифуллович башта яхшы уколлар бирде, аннары иремә операция булды, кан салдылар, яныннан да китмәделәр, рәхмәт яусын. Шәфкать туташлары да бик игътибарлы булдылар. Кияүләребез дә карады, якын иттеләр. Гаеткә өйгә кайтабыз дип торганда, йөрәгенә инфаркт булды, күтәрә алмады.
16нчы октябрь көнне сәгать 4тә гомере өзелде, «җаным» дип кенә әйтә алдым. Ул китте, кояшым сүнде, канатым каерылды, 52 яше туларга 2 ай гына калып бара иде юкса.
Шундый авыр вакытта күршеләр, туганнар, дуслар терәк булды. Төн саклаучыларын әйтеп кенә бетерерлек түгел, күп иде. Авылның имамы – Фаязга, Нургаяз белән Фәниягә, Мөдәрис белән Мәдинәгә һәм Салават белән Фәниягә, кодагыйларым Разыя, Нәфигага зур рәхмәт. Баҗа Фидаям Свердлауда яздырып зиннәтле такта куйдырды.
Хуш, җаным! Сине без генә түгел, умарталар да, ишегалды да, хәтта ачкычларың да сагына.
Нәкъ җырдагыча икән…
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Күңелләр генә, һаман да
Нәрсәдер көтә икән…
Шулай итеп, зур бер түрәне күмгән кебек, тормыш иптәшемне җирләргә бөтен авыл халкы җыелды…
«Соцярышта җиңүче», ТАССРның атказанган, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре, тормыш иптәше
Тәнзилә ХӘСӘНОВА.
Фотоны оныгыбыз Илфатның истәлек дәфтәре арасыннан таптым.

Комментарии