- 17.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Түбәндә язылачак вакыйга күптән, моннан инде дистәләгән ел элек СССР дигән держава «киң колачлап социализм» төзегән чорда булды. Ул вакытта күп нәрсә бүгенгә караганда арзан, шул исәптән газета-журналларга, Татарстанда чыга торганнарга гына түгел, Русиядә чыга торганнарга да ярты елга гына түгел, тулы елга язылырга мөмкин иде.
Бервакыт мин «Советская Россия» газетасында В. И. Валюлас имзасы белән басылган минем өчен бик кызыклы мәкалә укыдым. Анда автор якынча болай дип язган иде: «Безнең кибетләргә бишекле мотоцикл алу өчен ераклардан киләләр. Кешеләрнең акчасын, вакытын экономияләү максатыннан, аны төбәкләрдә сатуны оештырып булмый микән?» – дип язган автор. Өч улым үсеп килә, иптәшләренең мотоциклда җилдерүләрен күреп, миннән дә шуны алуларын сорый иделәр. Яшьтиләренең транспортлары иске, ә монда Литваның үзендә өр-яңа мотоцикл сатып яталар икән.
Җавап язасына бик тә ышанып бетмичә, мин Литвага хат яздым. Янәсе, миңа мотоцикл алырга ярдәм итә алмассызмы? Ни гаҗәп, атна-ун көннән җавап хаты килеп төште. «Килегез, мотоциклны үзем карап, сайлап җибәрермен, тору урыны миндә булыр», – дигән.
Ул чакта сәфәр чыгып китәргә җаем юк иде. Өй өлгертә идек. Литвадан тагын бер хат килеп төште. Мотоциклларын үзем алып кайтам, сезнең район үзәге Аксубайда булам, акчаны шул фәлән кешегә алып кил, диелгән иде анда.
Кызык, вакыйгалар детектив киноларга әйләнеп бара түгелме? СССР заманында күпчелек кеше, шул исәптән мин дә, хакимияткә, кешеләргә ышана идек, беркатлы идек.
Район үзәгенә килеп, Аксубай урамнарында теге кешене эзләп йөрибез. Хәер, күп йөрергә туры килмәде, җилкәнле көймә рәсеме төшергән сумкалы адәмне тиз очраттым. Бер дә безнең як кешеләренә охшамаган: озын төз гәүдәле, аксыл чырайлы, чәче дә шундый ук. Сүз каттым, паспортымны күрсәттем.
Үзәк урамдагы Ленин һәйкәле янына кердек, якынрак таныштык. Мин сумманы, ул мотоцикл документларын бирде. Берничә көннән мин Нурлат тимер юл станциясенә килеп төштем, бер дигән матай алып кайттым. Өйдәгеләрнең шатлыкларының, авыл халкының гаҗәпләнүенең чик-чамасы булмады.
Малайлар үсеп таралгач, бәяләр дә күпкә күтәрелде. Тик Литвадан кайткан матай бер якты истәлек булып калды.
Кешеләр арасында элеккегечә дуслык хисләре, ихласлыкның юкка чыгуы кызганыч. Ул чорда бит беркатлы булуың да әйбәт иде, ә хәзер…
Сәлих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы Иске Ибрай авылы.
Комментарии