Милләтең кем, татар туганым?

Паспортларда милләт язылмый шул,
Белеп булмый татар булганың.
Сорау бирсәм, җавап бирерсеңме
Туган телдә, татар туганым?!
Исемең татар, фамилияң урыс –
Җайлыдыр шул шулай яшәргә.
Юк, сөйләшә алмабыздыр инде,
Тылмач кирәк сиңа дәшәргә.
Беләсеңме икән, олыгайгач,
Ислам дөньясында син ятим.
Балаларың синең, оныкларың
Арттырдылар кемнең милләтен?
Мин татар авылында туып үстем, бар гомерем шунда үтә. Безнең авыл саф татар авылы иде... Иде дим, чөнки соңгы елларда Ана капиталына башка милләт кешеләре дә йорт сатып ала башладылар. Безнең авыл яшәргә бик җайлы бит ул. М 7 трассасы авыл эченнән үтә, район үзәгенә тугыз чакрым гына. Колхоз тузса да, сыер фермасы бар әле. Кырлар да бүленеп бетмәгән.

Инде Алла сакласын, башка милләт кешеләре күбәеп, чиркәү төзибез дисәләр, тәүбә, тәүбә. Авылыбызда алты мәчет, барысы да төзек. Гөрләп торган авыл иде ул. 700-800 бала укыган өч катлы мәктәптә йөздән артык бала укый. Законнарны уйлап чыгаручылар халык турында уйламый шул. Элек бала урта мәктәпне авылда тәмамлап, институтка керергә тырыша иде. Хәзер БДИдан куркып, тугыздан ук китәләр. Аларга татар теле кирәкми шул инде, мәктәптә дә күбесе рус телендә укый. Авыл балаларын хәзер телефон «укыта», бишектән үк шуңа ябышалар. Урамда ул балаларның урысча сөйләшүен ишетсәң, күңел сыкрап куя – кая барабыз?

Җәен капка төбендә бәбкәләр саклап утырам. Ул чакта без күп итеп такталар алган идек. Әнисенә ияреп дүрт яшьлек бала узып бара. «Мама, – ди, – зачем им так много досок?» – ди. «Өй төзибез, улым», – дигәнгә каршы: «И так у вас такой большой дом», – ди. Әнисенә әйтәм: «Ник улың белән татарча сөйләшмисең?» – дим. «Ул садикка йөри, өйрәнергә кирәк», – дип, урысча сөйләшә-сөйләшә узып киттеләр. Безнең яныбызга уйнарга балалар җыела. Үзара гел урысча сөйләшәләр шул. Мин үзем урысча бик начар беләм. Оныгым беренчегә укырга кергәч, математика урысча иде. Анда мисал «обведи жирной чертой» дип саннар язылган. Әти кеше командировкада, без белмибез. Мин тәрҗемә иттем: «обведи» – алып бар, «жирной» – майлы, «черт» – шайтан. Ахырдан Казанда укучы күрше кызына телефонга төшереп җибәрдек, ул җавап язды. Ул оныгым хәзер Ульянда фармацевт булырга укый. Аллага шөкер, тырыша, анда урыс теле кирәк шул. Тик эшләгәндә татар теле кирәк булачак, Алла теләсә.

Алар балалар инде. Минем дәүләт эшлеклеләренең татарча сөйләмәүләренә исем китә. Алар бит 20 минутлык «Хәбәрләр» тапшыруында да урыс телендә сөйлиләр, алып баручы алар өчен сөйли, тәрҗемә итә. Күрәсең, татар телендә сөйләп, югары урынга утырырга ярамыйдыр. Владимир Жаворонков кына гел матур итеп татарча сөйли. Ул да зур урындагы кеше бит, тик татар телен хөрмәт итә.

Ничек инде ул үзең татар булып, Татарстанда яшәп, үз ана телеңдә сөйләшергә теләмисең? Үз телеңне, әби-бабаң телен хөрмәт итмәү була бит инде бу. Хәзер татар телендә бара торган тапшыруларда аска урыс телендә языла. Бу кемгә кирәк булды икән тагын? Урыслар өчен кирәктер, дип, уйламыйм.

Хәзер генә түгел инде татар телен кыскарту, электән үк килә. Без укыганда әле урыс теленнән калган барлык фәннәр татар телендә иде. Ә 49-52нче елгыларга башлангычтан соң татар теленнән калганнары барысы да урыс телендә булды.

Аннары безнең татар галимнәребез, фән докторларыбыз бик күп, дип сөйлиләр. Ә ник соң мәктәп дәреслекләренең берсен дә татар галимнәре язмый? Әлифбадан, татар теленнән башкасын?

Әлифба да элеккесе әйбәтрәк иде. Тарих, физика, математикадан, географиядән ник башка милләт галимнәре генә яза? Татарча булган дәреслекләр дә тәрҗемә генә. Татар мәктәпләре өчен татар галимнәре чыгарган дәреслекләр булса, яхшырак булмас идеме икән?

Безнең балаларга уңай булсын диюче юктыр шул. Ә бит безнең тугандаш башка милләтләр үз телләрен саклый беләләр. Гади генә куертылган сөт алсаң да анда казах телендә, тагын шундый телдә язылган. Сөт үзе Мари-Эльда гына ясалган. Ә татарча беркая да язылмый. Безнең мишәр халкына болай да кыенга туры килә әле. Телебез мишәр, әдәби телдә укырга, урысча эшләргә, гарәпчә гамәл кылырга, тагын чит тел өйрәнергә кирәк. Мин университетка кергәндә билетымда «Моабит дәфтәре» чыкты, һәр шигырьне белә идем. Гомәр абый Саттаров: «Тукта, Камалова, әле башкалардан сорыйсы бар», – дип туктатты да «дүрт»ле куйды. «Абый, яхшы белдем бит, нәстә өцен «дүрт» кенә?» – дигәч, башта көлде, аннары «өцен»ең өцен», диде. Тел каты шул безнең.

Оныгым сорый беркөнне: «Әби, ник соң безгә мишәр диләр?» «Милләтебез татар инде безнең, мишәр диалект кына», – дим.
 Югарыда утыручылар үз телләрен хөрмәт итәргә тиештер бит инде. Тылмач белән аралашу кешеләрнең үзләренә дә уңайсыз түгел микән?

Үз телең ул – нәселеңнең теле,

Бик кадерле, һәркем уйласа.

Мин – татар, дип әйтә алмассың шул,

Оныкларың татар булмаса.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии