Кычыткан авырттыра ул

Оныгымны орышам: «Тыңламасагыз, хәзер кычыткан алам да…», – дим. «Юк, – ди оныгым, – кычыткан авырттыра ул»…

Ә минем күңелдә балачак хатирәләре. Кечкенәдән такмаклар, шигырьләр чыгарырга ярата идем. Тыңлаучысы гына булсын, ялындырып тормыйм, хәзер сөйләп бирәм. Безнең авылда сарык фермасы бар иде. Андагы тамаша – төрле яшьтәге бәрәннәр, зур мөгезле усал тәкәләр хәзер дә күз алдымда тора.

Мин, җай чыгу белән, елга аша салынган басмадан чыгып, фермадагы абый-апалар янына килергә ярата идем. Алар да мине үсендереп, хуплап каршы алалар һәм, әлбәттә, сөйләндерәләр иде. Бу көнне дә яңа такмак өйрәнеп килдем. Абыем Әсгать өйрәтте:

Гарәф абый, агачыңны

Ник утынга кисмисең?

София апа, карт керәшен,

Ник кияүгә китмисең?

Ферманың «кызыл почмак» дип аталган җиренә җыелганнар гөр килеп көлеп җибәрделәр. Бу такмактан соң Гарәф абый капка төбендә 7-8 ел яткан агачын утынга турап бәргәнме, анысын әйтә алмыйм. Ә менә София апа мине, әйдә әле, дип чакырып алды. Мин, балалыгым белән, яңа туган бәрән күрсәтә яки Мәскәүдәге туганнары посылка белән җибәргән бик тәмле конфет бирәдер, дип, аңа иярдем. Ә ул минем йомшак җиремә берничә тапкыр кычыткан белән эләктереп алды да, бу такмагыңны минем исемне әйтеп тагын кемгә дә булса сөйләсәң, болай гына калдырмам, дип тә кисәтте.

Күз яшьләремә буылып, өйгә таба табан ялтыраттым. Әнигә сөйләп биргәч, көлде генә, икенче анда барып йөрмәскә кушты. Ә миннән, бик авырттымы, дип сораучы да булмады. Ник җыен юк-барны өйрәтәсең, дип, Әсгать абыйны нык кына орыштылар.

Әсгать абыем да, насыйп ярын таба алмаган София апа да бу дөньядан бик вакытсыз киттеләр. Аларның исемен искә алуым рухларына дога булып барып ирешсен.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Комментарии